Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • "Яңа тормыш" хуҗалыгы хәзер " Лесной" исемен йөртә

    Элеккеге "Яңа тормыш" хуҗалыгы хәзер "Лесной" исемен йөртә. Дөресрәге - "Сөт иле" җәмгыятенең "Лесной" филиалы ул. Кайчандыр республикада иң алдынгылар исәбендә йөргән төбәк халкы бүген ничек яши, ни белән шөгыльләнә? Шушы сорауларга җавап эзләп, ул яклардан әйләнеп кайттык. Теләк булса, эш табылыр Агрофирма җитәкчесе Радик Хуҗинны кабинетында очратырбыз дип уйлаган...

    Элеккеге "Яңа тормыш" хуҗалыгы хәзер "Лесной" исемен йөртә. Дөресрәге - "Сөт иле" җәмгыятенең "Лесной" филиалы ул. Кайчандыр республикада иң алдынгылар исәбендә йөргән төбәк халкы бүген ничек яши, ни белән шөгыльләнә? Шушы сорауларга җавап эзләп, ул яклардан әйләнеп кайттык.
    Теләк булса, эш табылыр
    Агрофирма җитәкчесе Радик Хуҗинны кабинетында очратырбыз дип уйлаган идек, ә ул безне Татар Толлысы фермасында көткән икән.
    -Бүген җитәкченең дә, белгечләрнең дә эш урыны бердәнбер акча кертүче чыганакта - фермада булырга тиеш, - диде ул. -Терлекчелек нык аякка басса, хәлебез дә тамырдан үзгәрер. Әлегә акча юклык чабудан тарта. Шулай да бер урында таптанмыйбыз, үзгәрергә тырышабыз.
    "Яңа тормыш" хуҗалыгы "ВАМИН" системасына иң соңгылардан булып керде. Шуңа аңа инвестицияләр башка агрофирмаларга караганда азрак салынды: машина-трактор паркы, кукуруз чәчкечләреннән тыш, башка техника белән яңартылмады диярлек, ферманы үзгәртеп кору да бер абзарга реконструкция ясау, иркен утарлар булдыру, юлларны рәтләү белән генә чикләнде. Ә Чарлы дуңгызчылык комплексы бөтенләй бушап калды. Заманында гөрләп эшләп торган, халыкны хезмәт урыннары белән тәэмин иткән ферманың бетерелүе авыл файдасына түгел, билгеле. Булганны бетерү җиңел, ә юкны булдыру бик кыен бит. Бу хакта борчуларын белдереп, редакциягә мөрәҗәгать итүчеләр дә булды. Агрофирма җитәкчесенә, билгеле, халык фикерен җиткерми калмадык.
    -"Сөт иле" җәмгыятенең исеме үк аның нинди тармакка өстенлек бирүен белдереп тора. Шуңа алар дуңгыз асрау белән кызыксынмый. Дуңгызчылык үзе дә тотрыклы табыш бирми, иткә бәя я күтәрелә, я төшә. Хәзер инде ул ферма кирәк идеме, юкмы дип сөйләү урынсыз - абзарлар буш, маллар юк. Ә эш урыны калмады дип әйтүчеләрне мин сыер фермасына чакырам - анда эш җитәрлек. Техниканы сафка бастыру өчен дә эшче куллар кирәк. Кыр эшләре вакытында да бер кешене икегә ярырдай булабыз. Ә Чарлы фермасында бушап калган абзарларны мөгезле эре терлек асрарлык итеп үзгәртергә әлегә мөмкинлегебез юк. Аларны, әгәр алучы булса, арендага бирер идек. Рәхәтләнеп терлек асрасыннар, - дип, үз фикерен белдерде ул.
    Авылларда, бигрәк тә Зур Сәрдек, Олыяз, Күкшел якларында күпләп терлек асрау хисабына яшәүчеләр аз түгел хәзер. 10-15шәр мөгезле эре терлек тотучылар бар. Ә Чарлы авыл җирлегендә каз асрау белән шөгыльләнүче бер фермер хуҗалыгыннан тыш, игенчелекне, терлекчелекне, яшелчә үстерүне кәсеп итүчеләр бөтенләй юк икән. Мал асраудан да бизеп баралар: 221 хуҗалыклы җирлектә нибары 77 сыер калган. Бу төбәк һөнәрчелекне дә үз итми, чөнки кызганычка каршы, биредә халык элек-электән күмәк хуҗалыкка карап яшәргә күнеккән. Кызганычка каршы, заман җилләре аны да аямады. Шуны аңлап, һәркемгә үзмәшгульлеге турында уйланырга, үзенә бер шөгыль табарга кирәк.
    Кайда сез, элеккеге потчылар?
    Апрель аенда "Лесной" филиалы буларак хуҗалык итә башлаганнан соң, терлекчелек тармагы 28 миллион сум табыш керткән.
    -Хәзерге вакытта көнгә 5 тоннадан күбрәк сөт савабыз, бу сыерга уртача 10,8 килограмм туры килә, - ди баш зоотехник Николай Харжавин.
    Өч еллык сенаж-силос запаслары, ел дәвамына җитәрлек печән, салам, фуражлары булуын исәпкә алсаң, бу күрсәткечне тагын да яхшыртырга мөмкинлек бар дигән сүз. Бары тик ашатуны көйләп бетерергә генә кирәк. Биредә элек берәр пот сөт сауган савымчылар да бар иде бит.
    -Бүген продукция җитештерү белән бергә, ферманың киләчәген дә кайгыртырга тиешбез. Малларны вакытында каплатып, сәламәт үрчем алып, тана бозауларны тиешенчә үстерә алсак, ферманы югары продуктлы сыерлар белән тәэмин итә алачакбыз. Шуңа көтү яңарту технологларына зур таләпләр куела. Киләсе елга күрсәткечләре күпкә югары була икән, хезмәт хакларын 30 мең сумга кадәр арттырырга вәгъдә бирәм, - ди агрофирма җитәкчесе.
    Вәгъдә - иман. "Рассвет"тагы кебек 100 сыерга 99 бозау алалар икән, нигә белгечләрдән акча кызганырга? Әлегә исә бу күрсәткеч биредә 100 сыерга 65 бозаудан артмый.
    Әлбәттә, уңай хезмәт шартлары булмый торып, күпкә өмет итү урынсыз. Шуны исәпкә алып, быел фермада шактый гына төзелеш-ремонт эшләре башкарылган. Бер сыер абзарын капиталь төзекләндереп, түбәсен калай белән япканнар, тәрәзә-ишекләрен яңартканнар, автосуэчергечләрне, тирес чыгаргычларны алыштырганнар. "Делаваль" җиһазларын урнаштыруга хәзерлек чаралары күргәннәр. Ремонт эшләре 3 миллион 300 мең сумга төшкән, дәүләт программасы кысаларында 975 мең сум субсидия бирелгән.
    Бер бозау абзарын да яңартканнар, анысы 1 миллион 300 мең сумга төшкән. Бозауларны салкын ысул белән үстерү өчен электән төзелә башлаган бер торакның эчке эшләрен дә ике атна эчендә башкарып чыкканнар.
    Сөт ташлаган сыерларга игътибар арткан, алардан аерым группа туплаганнар.
    -Кеше факторы сизелеп тора: бозаулату бүлеге Эльмира һәм Разиф Гусамовлар карамагына күчкәч, тәртип күзгә күренеп үзгәрде. Элек абзар тирескә чумган, ашату такы-токы иде. Хәзер исә иртәнге сәгать 6да азык кертелә. Абзар чиста, маллар тук, алларыннан су өзелми. Яңа туган бозауларга да тәрбия зур, шуңа соңгы айда бер үлем очрагы да булмады, - ди Радик Хуҗин.
    Хезмәт хаклары белән кызыксындык: савымчылар айга уртача 15-20 мең, бозау караучылар 15-18 мең сум алалар диделәр.
    Тимерче алачыгында ут сүнмәсен
    Яңа техникага кинәнмәсәләр дә, иске трактор-машиналар белән кыр эшләрен вакытында үз көчләре белән башкарып чыгалар биредә. Механизаторлар сыналган, күбесе кызу эш өстендә хәтта икешәр техника иярли. Бүген исә Чарлы паркында да, Татар Толлысында да тагылма машиналарны төзекләндерү бара.
    -Тырмаларның 95 проценты, ә культиваторлар, чәчкечләр тулысынча сафка бастырылды инде. Булганны саклап тотарга, ватылганны аз чыгымнар белән ремонтларга тырышабыз, - диде парк мөдире Рафаэль Ибраһимов.
    Терлекчелекне төп акча чыганагы дисәк тә, игенчелектә эш нәтиҗәле алып барылмаса, ит белән сөт муллыгына өмет итеп булмаячак. Ферманы мул азык белән тәэмин иткән механизаторларның хезмәтенә дә чәчелгән-урылган гектарлар гына түгел, җитештерелгән ит-сөт күләме бәя булып тора.

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: