Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Җәй хезмәт белән үтә

    Ч.Айтматов исемендәге Кукмара 1нче гимназиясе капкасыннан керүгә, безне аллы-гөлле чәчәк түтәлләре белән бизәлгән күңелле белем дөньясы каршы алды. Мәктәп елларын сагынудан күңелем сыкрап куйды шулчак. Дистә еллар аша сыйныфташларымның шат авазларын ишеткәндәй булдым.

    Реклама

    Без олыгаеп киләбез, ә җитмеш еллык тарихы булган гимназия вакыт узуга бирешми кебек. Берничә ел элек үткәрелгән тышкы ремонттан соң ул заманча төсмер алды. Быелгы яңа уку елына әзерлек эшләре дә төгәлләнеп килә. Сыйныф бүлмәләре агартылган, буялган: ялтырап калган идәннәренә басарга куркып торасың.
    -Бу эшләрне үз көчебез белән башкарып чыктык. Спорт залын, коридорны гына буйыйсы калды. Ягу сезонында гимназиядә җылы: тәрәзә-ишекләрне пластиктан ясалганнарына алыштыруның файдасы булды, - ди гимназия директоры Васыйл Касыймов. Бүгенге көндә электр чыбыкларын яңаларына алыштыру бара икән. Монысына финанс ярдәме район бюджетыннан бүлеп бирелгән.
    Каникуллар чоры булуга карамастан, биредә укучыларның чыр-чуы тынып тормый. Җәй башында башлангыч сыйныфларда белем алучы 60 бала мәктәп яны лагеренда ял иткән. Гимназиянең тәҗрибә участогында исә көн дә эш кайный.
    -Балалар түтәлләр арасында хезмәт чыныгуы алалар, яшелчә үстерү серләренә өйрәнәләр. Күпкатлы, бакчасыз йортларда яшәүчеләре дә бар бит. Бу күнекмәләр алдагы тормышларында кирәк булмый калмас. Участокта шулай ук район мәшгульлек үзәге аша килешү нигезендә 60 укучыны эшләтәбез. Хезмәт хаклары үзләренә дәфтәр-каләм ише уку әсбаплары сатып алырга ярап торыр, - дип сөйләвен дәвам итте Васыйл Габдрахман улы, безне мәктәп яны участогы белән таныштырып. 1,5 гектар җирне биләгән бакча белән инде сигез ел буе биология фәне укытучысы Зөлфия ханым Димиева җитәкчелек итә икән.
    -Яшелчәләр утыртканда мәктәп ашханәсенең ихтыяҗын күздә тотабыз, - дип башлады ул сүзен. - Шуңа карап, быел чөгендер түтәлләрен күбәйттек.
    Җәй коры килүгә карамастан, яшелчәләр уңышы начар булырга охшамаган. Иң элек кат-кат яфракка төренгән кәбестә рәтләре күзгә ташлана. Бер мең баштан артык утыртылган быел. Чип-чиста үзләре, бернинди корткычлар зарарламаган. Иртәнге сортларын инде җыеп алырлык. Ә соң өлгерә торганы - инде берничә ел буе сыналган "Амагер" сорты икән.
    -Аның башлары зур була, суны җитәрлек сипкәндә авырлыгы 3,5-4 килограммга кадәр җитә. Сакланышы да яхшы, үткән елгы уңышы февраль азагына кадәр әйбәт торды, - ди Зөлфия ханым. -Кәлшәләрен язын парникта үстерәбез. Утыртудан тыш сатарга да җитә. Үзебезнең укытучылар, укучылар ала. Кәлшәгез әйбәт дип, читтән даими килеп алучыларыбыз да бар. Хыялыбыз - зур, иркен парник булдыру. Ул чакта гимназия өчен акча эшләү мөмкинлекләре дә артыр иде.
    Суган уңышын инде җыеп алганнар. Кыягы белән киптерәләр, алай иткәндә суган череми. Үткән елда уңышы 500 килограммга якын булган. Әлегә үлчәмәсәләр дә, быел да шул чама күренә. Кишер, чөгендердән тыш, укучыларның аш-суын төрләндерү максатында кабак, ташкабак та үстерәләр биредә. Тәмләткеч буларак кулланылучы әнис, петрушка үләннәрен җыеп киптерәләр икән. Иң мөһиме - яшелчәләрне үстергәндә бернинди ашлама кулланылмый, димәк, экологик чиста продукция җитештерелә. Җирне ашлау өчен чүп үләннәрне, яшелчә сабакларын, корыган чәчәкләрне бер урынга өеп ясалган черемә - компост кулланыла. Уңышны арттыру өчен, бушап калган түтәлләргә быел арпа чәчеп, көздән аны егып калдыру нияте бар Зөлфия ханымның. Яшелчәләрнең ашханә өчен әзерләнгәннән артканын белем учреждениеләренең көзге күргәзмә-ярминкәләрендә, шул исәптән Өлкәннәр көненә багышланган ярминкәдә сатуга чыгаралар, ел саен мактауга лаек булалар. Быел исә Кукмара гимназиясе тәҗрибә участогы республика күләмендәге бәйгедә җиңүче дип табылды, җитәкчесе Зөлфия Димиева ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы грамотасы белән бүләкләнде.
    -Бу минем генә түгел, барлык коллективның уңышы, участоктагы эшкә һәркем үзеннән өлеш кертә, - ди 20 елдан артык гомуми педагогик стажга ия, химия-биология фәне укытучыларының методик берләшмәсен җитәкләүче мөгаллимә. -Хезмәтемне бик яратам, укучыларда үз фәнемә карата кызыксыну тәрбияләргә тырышам. Алар арасында биология белән бәйле һөнәр сайлаучылар байтак. Ә инде бакчачылыктан башка үземне күз алдына китерә дә алмыйм, ул минем тормышымда билгеле бер урын алып тора.
    Мәктәп яны бакчасына алтмыш төптән артык алмагач, егерме төп сырганак та утыртканнар. Киләчәктә аларның җимешләре да куандырыр.
    Гимназия директоры быелгы чыгарылыш укучыларының да уңышларыннан канәгать: барысы да БДИны тапшырып, өлгергәнлек аттестаты алганнар. Алдагы елларда да сынатмаслар, шәт.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: