Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Ветераннар борчыла

    Район ветераннар Советы президиумының чираттагы күчмә утырышы Починок Кучук авыл җирлегендә узды.

    Реклама

    Авыл җирлеге башлыгы Ф.Гайнетдинов, башлангыч ветераннар оешмасы рәисе Р.Кәримовның өлкәннәр белән эшләүнең торышы турында хисаплары тыңланды, РПФның район идарәсе җитәкчесе Ә.Сабитова сорауларга җавап бирде, пенсиягә кагылышлы яңалыклар белән таныштырды. Президиумның вафат булган әгъзасы Р.Туктамышевны искә алганнан соң, аның яңа әгъзасы итеп Нуретдин Фәләхов сайланды. Йомгаклау сүзе белән ветераннарның район Советы рәисе М.Мансуров чыгыш ясады.
    Җирлектә ветераннар белән эш уңай яктан бәяләнде. Әмма өлкәннәр ил-көндә булган бер генә вакыйгага да битараф түгелләр: уңай гамәлләрне, тискәре күренешләрне дә чатнатып әйтә беләләр. Аларны шәхси хуҗалыкларның җитәрлек күләмдә терлек азыгы белән тәэмин ителмәве, клуб түбәсеннән су үтүе, аны газ белән җылытуга көйләү мәсьәләсе, авыл юлларының начар хәлдә булуы борчый.
    Район газетасы турында да төрле фикерләр әйтелде. Тәнкыйтьнең аз булуы, белдерүләрнең күп урын алып торуы, кайбер реклама текстларының рус телендә бирелүе, телевидение программасында көн исемнәренең русча язылуына да битараф түгел өлкәннәребез.
    Сорауларга җавап бирелде. Поч.Кучук юлын быел төзекләндерә башлаячаклар икән. Фәнис Әсгать улы клуб түбәсе, газ кертү мәсьәләләренең дә контрольдә булуын әйтте. Равил Кәримов печән җирләренең узган ел начар булуын искәртеп, быел исә бу проблема өчен борчылмагыз диде.
    Хөкүмәт бюджет чыгымнарын киметү ниятеннән масштаблы оптимальләштерү алып бара: аз санлы балалы мәктәпләр кыскартыла, участок дәваханәләре бетерелә. Поч.Кучукта алты авыл өчен бер фельдшер юк. Бинасы менә дигән үзе. Тик хезмәт хакы 5 мең сумнан артмагач, бу эшкә берәү дә алынмый диләр. "Ашыгыч ярдәм кирәк булса, Кукмарадан махсус машина җибәрмиләр, ә без нишләргә тиеш?" - диләр өлкәннәр. Нәрсә дим, оптимальләштерүне чыгарган чиновниклар тәкъдимен Дәүләт Думасы депутатлары хуплыйлар, ә аларны без үзебез сайлап куйдык. Кемне гаепләргә белмәссең...
    Рекламага килгәндә, ансыз булмый хәзер, заманы шул. Башка язмаларга күбрәк урын калсын дип, нәкъ менә шул рекламадан кергән акчага программаны аерым өстәмә биткә бастырып, бушлай таратабыз, юкса ул акчаны хезмәт хакын арттыруга тотарга да булыр иде. Кайбер реклама бирүчеләр текстның бары рус телендә генә булуын таләп итә. Шуңа без аларның теләкләренә каршы килмибез. Ә программадагы көн исемнәренең русча бирелүенә килгәндә, аны ике телдә бастыру икеләтә чыгымнар сорый. Тәнкыйть, эшлекле киңәшләр нинди дә булса гамәлне яхшырту өчен әйтелә. Барысы да газетада басылмый икән, алар игътибарсыз кала дигән сүз түгел - тиешле даирәләргә җиткерелеп, үтәлеше тикшерелеп тора аның.
    Газетада даими рәвештә "Кемгә ачыйм күңелемне?", "Хатлардан юллар", "Редакция почтасы" рубрикалары чыгып килә. Языгыз, җәмәгать, эчегезне бушатыгыз, бер хат та игътибарсыз калмый һәм газетабызга киләсе ярты ел өчен язылырга онытмагыз - бергә булыйк!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: