Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Вакыт чаба алга таба...

    Кукмара почтамты начальнигы Фәхриев Райнур Мәгъсүм улы шушы көннәрдә үзенең 60 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтә. Узган гомер гүя вакыт елгасы - акрын гына үз көенә ага да ага... Райнур Мәгъсүм улының алтынчыны түгәрәкләвенә дә никтер ышанасы килми. Төз гәүдәле, тыйнак, салмак кына сөйләшә, йөзеңә күтәрелеп карамый гына ирен чите...

    Реклама

    -Ул яктан, Аллага шөкер, бик бәхетле мин, - ди ул. - Гомерем буе үзем яраткан эшләрдә халыкка хезмәт иттем, гаилә корып иптәшем белән ике ул, бер кыз үстердек, янәшәмдә якын туганнарым, дусларым, Уразай авылында төп йортта яшәүче газиз әнием бар.
    Фәхриевлар гаиләсендә биш бала үсә. Барысына да югары белем биргән, тиешенчә тәрбияләп олы тормыш юлына чыгарган әти-әниләренә рәхмәтләре чиксез аларның. Сәрдекбаш сигезъеллык, Зур Сәрдек урта мәктәпләрен тәмамлаган Райнур, күмәк хуҗалыкта бәрәңге җыюда булышканнан соң, бераз рус телен чарлау ниятеннән, Малмыж якларына юл ала - пыяла заводына слесарь булып эшкә урнаша.
    -Белемнең кирәген аңлый торган буын идек без. Ничек тә укырга, кеше булырга тырыштык. Мин дә производство өлкәсендә бераз хезмәт иткәч, Казан авыл хуҗалыгы институтының инженерлык факультетына укырга кердем. Ә инде диплом алганнан соң, юллама белән "Россия" колхозына эшкә кайттым. Мин - баш инженер, ә Рауил Шәйдәүләт улы баш зоотехник вазыйфаларын башкардык. Фермаларны комплекс итеп үзгәртеп коруда, механикалаштыруда, дуңгыз, сарык фермаларына яңалыклар кертүгә зур көч куйдык. Машина-трактор паркларының торышы буенча да беренчелекне бирми идек. Сарык үрчетү, бәрәңге игүдә дә республикада ел саен призлы урыннар алып килдек. 1982 елда КПСС райкомында авыл хуҗалыгы бүлеге ачылды. Мине анда мөдир итеп билгеләделәр. Биш елдан соң авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре профсоюз райкомы һәм бер үк вакытта профсоюзларның координацион советы рәисләре вазыйфаларын башкаруга алындым. Кайда гына эшләсәм дә, халык өчен, эшчеләрнең тормыш, хезмәт шартларын яхшырту, савымчыларга, терлекчеләргә махсус киемнәр кайтару, фермаларда юыну урыннары булдыру өчен тырыштык, - дип искә ала юбиляр тормыш биографиясенең авыл хуҗалыгы өлкәсе белән бәйле өлешен.
    1998 елда район элемтә үзәге ике өлешкә ( почта һәм элемтә) бүленгәннән соң, Райнур Мәгъсүм улы почта бүлеген оештырып җибәрү эшенә алына. Миллионнан артык бурыч белән кабул итеп алынса да, бер ел эчендә әҗәтләр капланып, бүлек табыш китерүгә эшли башлый. Ел саен 20-30 процент рентабельлелектән төшмиләр, инде дистә еллар республикада беренче бишлектә бара алар.
    -Планнар, алга куелган бурычлар үтәлә - шунысына сөенәм, - ди почтамт җитәкчесе. - "Россия почтасы" составына кертелеп, почтамт итеп үзгәртелгәннән соң, аеруча тырышып эшләргә кирәк, күрсәткечләрнең дә яхшы булуы мөһим. Хезмәтебез авыр һәм катлаулы. Әйтик, почтальоннарга пенсия, пособие, субсидияләрне таратудан тыш, барлык төр түләүләрне җыю, газета-журналларга яздыру, көнкүреш товарлары сату да йөкләнә. Бүгенге көндә почтамтта дистәләгән төрле хезмәт күрсәтелә. Исәп-хисап эшләрен дә тавык чүпләп бетерерлек түгел. Районда 52 мең халык яшәсә дә, бүлекчәләрнең саны аз - 29 гына. Аларны саклап калу өчен бар көчебезне куябыз. Район халкының барысы да диярлек пенсияләрне бездән ала, ә инде бүлекчәләр бетерелсә, ай саен Кукмарага килеп йөрүнең авыл җирлекләрендә яшәүче өлкәннәр өчен нинди авырлыклар тудырачагын әйтеп бетерерлек түгел.
    Газета-журналларга яздыру да - зур социаль хезмәтләрнең берсе. Күпләр үзләренә кирәкле мәгълүматны телевидение, интернет аша ала, әлбәттә. Әмма хат ташучы алып килгән, әле буяу исе дә бетмәгән газетаны кулга алып уку үзе ни тора бит ул!
    -"Хезмәт даны" газетасы коллективы белән инде дистә еллар дус-тату эшлибез, бергә хезмәттәшлек итәбез. Подписка буенча план итеп куелган 37-38 мең тиражның 9 меңен район газетасы алып тору - безнең өчен зур сөенеч. Алга таба да шулай эшләргә язсын, - ди юбиляр.
    Райнур Мәгъсүм улын кырыс, таләпчән, әмма шул ук вакытта үз эшен төгәл башкара торган, кешелекле җитәкче дип бәяли хезмәттәшләре.
    -Кайчан гына ярдәм сорап керсәк тә, үтенечебезне кире какмый, тормыш тәҗрибәсеннән чыгып, дөрес киңәшләр бирә. Үзенең канаты астында безне җил-яңгырлардан саклап торучы да әле ул. Коллективны бербөтен итеп туплап тота белә, - диләр алар.
    Гаиләсендә иминлек, тынычлык хөкем сөргәннәрнең генә эшләре һәрвакыт гөрләп баруын исбатлап торасы юк. Сине бер сүздән үк аңлый, иртән елмаеп эшкә озата, кичен җылы ашлар пешереп көтеп ала торган пар канатың булганда, чыннан да, шулайдыр ул. Райнур әфәнде бу яктан бик бәхетле. Әлфия ханым белән 32 ел тигез, матур тормыш алып баралар алар. Балаларының да инде үз юллары. Олы уллары Таһир Казанда "Таттелеком" җәмгыятендә бүлек начальнигы булып эшли, кызлары Зөһрә Казан финанс-икътисад институтыннан Хөкүмәт гранты белән җибәрелеп Мәскәү, Парижда укыганнан соң, Рәсәй башкаласында төпләнгән, төпчекләре Азат исә быел унынчы сыйныфны бетерә.
    -Өлкәнәябез инде, - ди юбиляр, бераз көрсенеп. -Тормыш башлап җибәргәндә үзебез өчен тырышсак, хәзер инде балалар өчен яшибез. Исән-имин генә була күрсеннәр. Ата-ана өчен иң мөһиме әнә шул.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: