Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Уңыш тәртиптән башлана

    "Яңа тормыш"ны без элек-электән алдынгылар сафында күреп гадәтләнгән. Арендачылар берлеге буларак эшчәнлек алып барганда ТРның атказанган агрономы, РФнең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Почет билгесе ордены кавалеры Рәфыйк ага Рәүфов аны республикада иң яхшы хуҗалыклар рәтенә чыгарды. Биредәге тәртип, хезмәтне оештыру, җиргә мөнәсәбәт, ирешелгән күрсәткечләр - кайсын гына алсаң да, сокланып...

    "Яңа тормыш"ны без элек-электән алдынгылар сафында күреп гадәтләнгән. Арендачылар берлеге буларак эшчәнлек алып барганда ТРның атказанган агрономы, РФнең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Почет билгесе ордены кавалеры Рәфыйк ага Рәүфов аны республикада иң яхшы хуҗалыклар рәтенә чыгарды. Биредәге тәртип, хезмәтне оештыру, җиргә мөнәсәбәт, ирешелгән күрсәткечләр - кайсын гына алсаң да, сокланып сөйләрлек иде. Үз тирәсенә яхшы команда - белгечләр, урта буын җитәкче кадрлар, механизаторлар, терлекчеләр туплый алды, аларның сәләтен, мөмкинлекләрен күрә белде.

    Реклама

    Шунысы сөенечле: Рәфыйк абыйның "мәктәбе", ул керткән тәртип әле дә җуелмаган. Аның кул астында тәрбияләнгән белгечләрнең берсе - Илшат Нәҗмиев хәзер үзе агрофирма белән уңышлы гына җитәкчелек итә. Баш белгечләр, урта буын җитәкчеләр, игенчелектә, терлекчелектә эшләүчеләрнең дә күбесе - шул "мәктәп"не узган кадрлар. Аларның сафы яшәрә төшкән - анысына бары сөенергә генә кирәк.
    Дөрес, бу авыл хуҗалыгы предприятиесе дә күп авырлыклар кичерде: хуҗалык итү рәвеше үзгәрде, җитәкчеләр алмашынды. Илдә бара торган вәзгыять аны да читләтеп үтмәде. Бәяләр гаделсезлеге дә, соңгы елларда кабатланып торган корылык та аяк чалды. Ләкин оешканлык, тәртип, җаваплылык кебек сыйфатлар сакланып калды. Быел, әнә, 2010 елның коры җәенә караганда да явым-төшем 13 миллиметрга азрак булган. Шулай да һәр гектарда уртача 17,5 центнер икмәк үстергәннәр. 5051 тонна сенаж, 7 мең 576 тонна силос, 722 тонна печән хәзерләнгән. Узган ел бер шартлы терлеккә исәпләгәндә 101,2 центнер азык берәмлеге тупланса, быел бу күрсәткеч 36,3 центнер тәшкил иткән. Өч елга җитәрлек мал азыгы бар - терлекчелек өчен бу зур байлык түгелмени? Инвестор ярдәме белән Татар Толлысы фермасында күләмле реконструкция эшләре башкарылган иде. Ике абзар төзелеп, "Делаваль" җиһазлары урнаштырылды, бозаулар өчен уңайлы тораклар, иркен утарлар булдырылды. Ремонт эшләре әле дә дәвам итә. Быел үгезләр сараена капиталь ремонт ясалган, җәйге бозаулату бүлеге, дуңгыз тораклары төзекләндерелгән. Ремонт-төзелеш өчен ике миллион сумнан күбрәк акча тотылган.
    Никадәр катлаулы, вакланып эшләүне таләп итә торган тармак булса да, дуңгызчылыкны да бетермәделәр биредә. Хәзерге вакытта агрофирма кассасына иң күп акчаны Чарлы дуңгызчылык комплексы бирә. Быелның 8 аенда агрофирмада 43,5 миллион сум акчалата керем алынса, шуның 26 миллион сумы дуңгыз ите сатудан кергән, бу узган елның шушы чорына караганда 6 миллион сумга күбрәк. Сөт сатудан 9 миллион сумнан күбрәк керем алынган. Бу тармакта мөмкинлекләр тагын да зуррак, чөнки күрсәткечләр үзләре теләгәнчә түгел һәм биредә булган терлек азыгына, хезмәт шартларына тәңгәл килми. Көзге айларга кергәч тә, савым бераз кими төшкән. Моны сыерларга бирелгән фураж күләменең кимүе белән аңлаталар. Мал саны, бозаулар, дуңгыз балалары алу, продукция сату буенча барлык күрсәткечләр дә узган ел белән чагыштырганда югарырак.
    Терлекчелекнең нәтиҗәле эшләве күп дәрәҗәдә игенчелек тармагына бәйле. Биредә җирнең кадере зур, иң мөһиме - шушы ташлы, чокыр-чакырлы басуларны тиешенчә эшкәртеп, чәчеп, мул уңыш үстерергә сәләтле механизаторлары бар. Машина-трактор паркының күп өлешен иске, берничә срок кулланышта булган техника тәшкил итсә дә, кыр эшләренең һәркайсы оешкан төстә, сыйфатлы башкарыла. Быел да булган уңыш вакытында җыеп алынган, җитәрлек күләмдә орлык хәзерләнгән, 525 гектарда көзге культуралар чәчелгән. Хәзерге вакытта тагылма машиналарны төзекләндерүгә керешкәннәр.
    Кызу эш арасында, юл читендәге посадкаларда 2010 елгы корылыктан соң кипкән каеннарны кисеп, утын, төзелеш материаллары хәзерләргә дә өлгергәннәр. Моның өчен башта республиканың урман хуҗалыгы министрлыгыннан рөхсәт алырга туры килгән. Әнә шулай бөртекләп эшләп табылганның гына бәрәкәте була. Биредә август ае өчен хезмәт хаклары түләнгән, салымнар һәм башка түләүләр буенча бурычлар юк. Эшкә түләү башка агрофирмалар белән чагыштырганда югарырак. Савымчыларның уртача айлык хезмәт хакы, мәсәлән, 9 мең 900 сум тәшкил итә. Кул хезмәте файдаланылган абзарда эшләүчеләргә 14әр мең сум исәпләнгән айлар да бар. Урып-җыю чорында механизаторларга да күбрәк акча эшләү мөмкинлеге арта. Август аенда көнгә 2 мең сумлык эш башкаручылар булган. Хезмәт кешесенә хөрмәт күрсәтелгәндә генә хуҗалыкның эше алга бара. "Яңа тормыш"ның үз көнен үзе күрә алырлык итеп яшәвенең бер сәбәбе шунда түгелме икән?

    Рәсемдә: савымчылар Зөлфия Ризванова, Гөлзада Нәҗипова, Зөлфия Гыйләҗетдинова, Айсылу Гаянова; механизаторлар Илгиз Даутов һәм Фәнил Гаянов.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: