Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Утлар, сулар кичкән ветеран

    Без килгәндә, телевизор эченә керердәй булып, яңалыклар тыңлый иде Мидхәт ага. Кулында географик атлас. Кайсы ил турында сүз бара - ялт итеп таба ул аны - география укытучысы бит ул!

    Реклама


    Заманында өч тәрәзәле, авылда бер булган йортлары, авылга газ килгәч салынган өйләр янында кукыраеп утырмаса да, үзенең пөхтәлеге, чисталыгы белән балкып тора. Йомшак, пакь урын-җир янындагы өстәлгә дару савытлары тезелгән. Янәшәдә коляска - култыкса таягы арып китсә, өй буйлап шуның белән җилдерә Бөек Ватан сугышы инвалиды, ветеран-укытучы, дүрт бала атасы Мидхәт Абдулла улы Гайнетдинов. 90 яшьлек юбилеен каршылаучы аксакал алдындагы фотоальбом, орден-медальләр тагылган сугышка кадәрге чорның солдат гимнастеркасы, мактау кәгазьләре - һәрберсе үзе бер тарих.
    1921 елның 1 ноябрендә Мамадыш өязенең волосте булган Өлгедә туа Мидхәт. Әтисе Абдулла - законлы мулла, әнисе дә байлар нәселеннән. Балачагы бик матур буласы да, әмма ачлык елында әтисе тиф йоктырып вафат була. Исән-имин калып, мәдрәсәдә белем ала башлаганда гына колхозлашу башланып китә. Калай түбәле, өч подъездлы утыз метрга сузылган йорттан биш балалы гаилә мунчага куып төшерелә. Сөргенгә җибәрелергә хөкем ителгән гаиләне Себергә куылудан поезд булмавы гына коткара. Кире кайткач, авыл халкы да мулла гаиләсен кызгана, авыл Советы рәисе дә миһербанлык күрсәтә. Абыйсы Әнәс белән Сәлмә апалары Урта Азиягә китеп югалалар -ничек тә башны сакларга кирәк. Амбар, каралты-кура, йорт җиһазлары - бар да колхозныкы. Йортның бер өлеше мәктәп ителә, калган ике өлешен Кукмарага ук күчерәләр.
    ...Өлге башлангыч, Пычак җидееллык мәктәпләрен бишкә генә тәмамлаган Мидхәт 1936 елда Мамадыш педтехникумына укырга керә. Монда да бик яхшы укый. Әмма НКВД кулы тиз эзләп таба мулла малаен: куарга! Авылга кайтып, өч-дүрт ай җанны кая куярга белми тилмергәндә педтехникумнан хәбәр килә: кире укуга кайтарыла! Сталинның: "Ул ата өчен җавап бирми", - дигән "мәрхәмәтле" гыйбарәсе тормышка ашырыла.
    Күкшелдә укыту эшенә керешеп кенә килгәндә Кызыл Армиягә алалар егетне. Яңа гына СССРга "кушылган" Көнбатыш Украинада артиллерия гаскәрләрендә өйрәнү узып, җиде сыйныф белеме дә булгач - ул вакыт өчен искитмәле белем - офицер буласы егет! Әмма офицер погоннары көтеп ятканда дәһшәтле Бөек Ватан сугышы башлана. 4нче аерым укчылар бригадасының танкларга каршы дивизионында 45 мм.лы туп командиры булган өлкән сержант Гайнетдинов ут яңгыры астында кешеләрнең чебен урынына кырылуының, совет халкының фидакарь тырышлыгы белән черәшеп салынган биналар, күперләр, электростанцияләрнең җимерелүенең, шартлатылуларының шаһиты булып, җаннары әрнеп Кызыл Армия белән бергә Днепрга чигенә. Кулда Калашников автоматы да, ПШлар да, "Катюша"ларның дәһшәтле залплары да юк. Ә "бер адым да чигенмәскә!" дигән приказ бар. Биредә ветеран "Сугышчан батырлык өчен" медале белән бүләкләнә. Өч көн, өч төн бик хәтәр, канкойгыч сугышлардан соң "алдан әзерләп куйган" позицияләргә күчәләр (чигенәләр). Яу кыры тулы "коткарыгыз, атыгыз ичмасам" дип ялваручы яралылар... Чигенә-чигенә 1941 ел ахырына Донга килеп җитәләр. Ворошиловоград шәһәре берничә мәртәбә кулдан-кулга күчә. Мидхәт Гайнетдинов "Батырлык өчен" медаленә лаек була.
    -Америка автомашиналары бик көчле иде, кием-салым, ашамлык белән бик ярдәм итте, - дип искә ала ул. -Фашистлар СССРның нефть базасын тизрәк басып алу өчен Кавказга омтыла. Безне дә шунда күчерделәр. Анда фронт линиясе юк. Сугыш калкулыклар өчен бара. Суык. Ул безне дә кырды, фашистларны да. Шинель итәген кисеп фитиль ясап киемдәге бетне өтәли идек - чыдар әмәл юк! Моздок өчен сугышларда расчеттан икәү генә исән калдык. Яраларым вак-төяк кенә, догалар саклагандыр инде. Иптәш егет Румянцев белән өч танкны яндырдык, сугыш беткәч тә акча түләп килделәр аның өчен. Икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләндем. 1942 елның азагында фашистлар, башны күтәртмичә, утка тота башладылар. Орудиягә якынрак барыйм дип чак кына күтәрелгән идем... лазаретта аңга килдем. Ядрә ярчыгы сул яңакны җимереп, аңкау белән теш уртын ватып туктап калган. Ничек исән калганмын, әле дә аңлый алмыйм.
    Махачкала, Баку, Тбилиси, Ереван... Чәйнеккә салган җимеш суын көпшә аша эчеп җан асрый яралы егет. "Яшьлегең тота инде сине", - диләр. Умырылган аңкау аша борын юлына китеп интектерә эчкән ризык. Яралар тартыла башлагач, сине башкача дәвалый алмыйбыз дип, Кавказдан озаталар. Сталинградта канлы сугышлар бара - юл юк. Каспий диңгезе аша Урта Азиягә чыгып, Ташкентта Сәлмә апасын табып, 1943 елның язына Казанга кайтып ирешә Мидхәт ага.
    Әнисенең туганнары бай, нык нәсел дигән идек бит. Әнисенең буын туганнары Мирхәйдәр (драматург), Җәүдәт (композитор), Мидхәт (табиб-профессор), Фәйзиләр ярдәмен тоеп, госпитальдә дәвалана. Бер-бер артлы ясалган операцияләр яңакны ачыла-ябыла торган итә, протезлар куеп, массажлар ясап ризык кабул итәрлек авыз куышлыгы ясыйлар.
    Өч ай эчендә кеше рәвешендә Өлгегә кайтып җитә фронтовик. 1943 елның августы була ул.
    Икенче төркем сугыш инвалиды пенсиясе, орден-танклар өчен акча килеп тора. Яшәргә була! Ул чактагы авыл өчен ул бай егет була. Пычак мәктәбенә укытырга дәшеп киләләр, бер-ике ай сөйләм телен шомарта егет. Аннан инде атнага кырыгар сәгать укыту, агитатор, пропагандист булу, "Коминтерн" колхозы (Өлге авылы) партоешмасын җәмәгать тәртибендә җитәкләү кебек эшләр салына аның иңнәренә. Ел артыннан еллар үтә. Дүрт бала үсеп аякка баса. Ферма мөдире булып эшләгән Әсмасы белән бәхетле еллар кичерәләр.
    Мәктәптә аны ике тапкыр пенсиягә озаталар. Чөнки интернатта тәрбияче, мәктәп бакчасында өлкән яшелчәче булып та эшли әле ул. Соңгы директоры Каим Җиһаншинны бик хөрмәтләп искә ала ул. Таләпчән, эрудицияле, коллективны туплый да, аның турында кайгырта да белүче җитәкче дип саный. Кабинет системасында укытуларын район, республика мәктәпләре килеп өйрәнәләр. Татарстан Мәгариф министры Мирза Мәхмүтов кулыннан республика Почет грамотасын ала, РСФСРның мәгариф отличнигы исеменә лаек була. Иң зур горурлыгы - аның укучылары. Татарстанның атказанган хезмәткәре исемен йөртүче укучылары гына да байтак аның. Әнә, юбилее белән котларга җыйнаулашып килеп тә җиткәннәр.
    Эх, җәмәгате Әсма да исән булса... Шөкер, кызы Роза бик кадерли аны, әнә, нинди тәмле ризыклар хәстәрләгән.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: