Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • "Ут капкач", соң булмасмы?

    Федераль ташламалардан файдаланучылар өчен катгый карарга килергә - 2013 ел өчен социаль хезмәтләр җыелмасын (соц.пакет) калдыру яки аны акчалата алу турында гариза язу вакыты төгәлләнергә санаулы көннәр калып бара. Безнең районда барлыгы 8050 федераль ташламалардан файдаланучы булса, аларның 79,7 проценты социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тарткан. Әлбәттә, таякның ике башы булган...

    Реклама

    -Мин федераль ташламалардан файдаланып, социаль хезмәтләр җыелмасын сайлауны иминиятләү системасы белән чагыштырыр идем, - дип сүзен башлады үзәк дәваханәнең баш табиб урынбасары Р.Мортазин. - Кеше дә бит гомер-гомергә ел саен өен, хуҗалыгын, мал-мөлкәтен, транспортын, үзен иминиятләп тора. Еллар буе тыныч кына яшәгәннән соң, көннәрдән бер көнне күңелсезлек булырга, ягъни авырып китәргә мөмкинсең. Димәк, алдагы елларда башкаларга килгән күңелсезлек өчен түләгән акчалар сиңа бүген - чир аяктан еккач кирәк булачак. Соц.пакетны үзара ярдәмләшү кассасы дип тә атар идем мин. Башкалар өлешеннән җыелган ярдәм бүген сиңа булачак. Соц.пакеттан баш тартмаган кешеләр өчен даруларга заявка бирелгән, аларның бөтенесе даруханәгә кайта. Дарулардан баш тартучыларны үз сәламәтлекләренә салкын карап, уйлап бетермичә, акча мәсьәләсен беренче планга куючылар дип уйлыйм мин. Дөрес, дәваханәдә чират күп, һәрнәрсәне компьютерга кертергә кирәк, закон нигезендә рецептларда баш табиб урынбасарының кулы да булуы мөһим. Һәркемнең сабырлыгы җитмәскә дә мөмкин. Әмма бу уйлап эш итә торган мәсьәлә, соңыннан үкенерлек булмасын иде.
    Раиф Мөхәрләм улы фикерен мисаллар белән дә баетты:
    -Беркөнне яныма бер ханым кергән - федераль ташламалардан файдаланучы, әмма социаль хезмәтләр җыелмасын акчалата алучы ире авырып киткән. Казанга бер баруда дәвалану өчен 127 мең сум акча түләргә туры килгән. Алар хәзер район Пенсия идарәсенә барып, 2013 елга соц.пакетка гариза язганнар язуын, әмма киләсе елның гыйнварына кадәр аларга дәваханә бусагасын күпме таптарга, дәвалану өчен каяндыр акча табарга кирәк. Кукмарада яшәүче Н. ай саен ике ампула кыйммәтле дару кадата, ампулаларның берсе 20 мең сумнан артык тора. Әлеге авыру инде ничә еллардан бирле соц.пакеттан файдалана, дәүләттән ярдәм булмаса, ул шуның кадәр акча каян алыр иде? Шәмәрдәнгә гемадиализ, ягъни кан чистартырга йөрүчеләр өчен бер бару 7-10 мең сум тирәсенә төшә. Алар бу сумманы пенсия акчасыннан ничек чыгарырлар иде?
    Гадәттә бәла көтмәгәндә килә, диләр. Бүген исән-сау йөреп торган, саулыгы бер көе булган кешегә иртәгә кинәт нык авырып китү куркынычы янамый дип әйтеп булмый бит. Ташламалы рецептлар белән дарулар алу мөмкинлегеннән баш тартып, социаль ярдәмне акчалата алган (бу зур сумма түгел - 613 сум) инвалидка бу очракта ни хәл кылырга? Бәяләре тешли торган даруларга каян акча табарга? Әйтик, шикәр авыруыннан интегүчеләргә ай саен бәясе ике мең сумнан артык булган инсулин кирәк, яман чиргә дучар булучылар ай саен 40-100 мең сумлык дару кулланырга мәҗбүр. Бу елына 1 миллион сумнан артып китә.
    Авырып киткән очракта район Пенсия фондына 1 октябрьдән соң мөрәҗәгать итү файдасыз. РФ законнары нигезендә 1 октябрьдән соң соц. пакетны яңарту мөмкин түгел. Бары тик киләсе елга кергәч, 2014 ел өчен генә гариза язарга була. Шуңа күрә иртәгәне бүгеннән кайгыртсак иде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: