Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Урманчы һәм эколог

    Тормышта үз тырышлыклары белән зур үрләр яулаган якташларыбызның һәр уңышы горурлык хисләре уята: үзеңнеке үз бит инде! Төркәш авылында туып-үскән, ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында бүлек җитәкчесе буларак хезмәт куючы Рифкат Хуҗиевның күптән түгел "Татарстанның атказанган экологы" исеменә лаек булуы да сөенечле хәбәр булып иреште. Рифкат Фоат улы белән...

    Тирә-юньне, яшеллекне саклау белән бәйле игелекле һөнәрне очраклы рәвештә генә сайламаган икән ул. Бердән, туган авылының урманнарга бай, ямьле табигате тәэсир итсә, икенчедән, бу эшне ярату нәселдән, гасырлар түреннән килә. Ерак бабасы, ягъни әтисенең бабасы Җамалый - гомере буе урман кистереп, Карпий бай өчен чәчүлек җирләр әзерләгән кеше. Шул ук вакытта ул табигатькә артык зыян китермәскә тырышкан. Авылда аның абруе зур булган, халыкның утынга, печәнгә, башка кирәк-яракка ихтыяҗын үтәргә омтылган, акча биреп торган. Үткән-барган урманчылар да аның янына керми китмәгәннәр. Җамалый бабай бер үк вакытта авыл старостасы, хөкемдар вазыйфаларын да үтәгән, һәрчак хаклыкны яклаган, шуңа күрә революциядән соң халык аны сөргенгә кудырудан саклап калган, милкенә кул тидерүдән баш тарткан. Шуңа авыл советы җитәкчеләре Җамалый бабайның мөлкәтен күрше Югары Арбаш халкына талаткан.
    -Бу хәлләр турында мин кечкенәдән үк ишетеп үстем, - ди Рифкат Фоат улы. - 5нче сыйныфта укыганда ук Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы питомнигында эшли башладым. Иптәшләрем Нурмөхәммәт Булатов, Мансур (мәрхүм Ныртыда озак еллар теш табибы булып эшләде) белән нарат, чыршы, каен, имән үсентеләрен үстерүгә үз өлешебезне керттек. Бу хезмәтебез өчен безгә утын, печән бирәләр иде, әти-әниләребез өчен моннан да зур шатлык булмагандыр: авылда тормыш алып бару өчен иң кирәк әйберләр бит. Питомникта эшләгән өчен аена 25 сумга кадәр хезмәт хакы да языла иде, тик алар безнең кулга эләкмәде...
    1968 елда Түбән Арбаш сигезьеллык мәктәбен тәмамлаганда Рифкат өчен нинди һөнәр сайларга дигән сорау тумый. Якын туганнары Мөдәрис Рәкыйпов, Наил Әсәдуллин, Шәргыя Рәкыйпова, Нурия Хуҗиеваларның урманчылыкта эшләве дә йогынты ясагандыр: язмышын шушы өлкә белән бәйләргә дигән ныклы фикергә килә ул һәм бу хезмәтенә гомере буе тугры кала.
    -Урманнар үстерү, халык белән аларны карап-тәрбияләп тоту, саклауга ул чакларда зур игътибар бирелде, шунлыктан анда эшләү, минемчә, зур бәхет иде, - дип дәвам итә әңгәмәбезне Рифкат Фоат улы. - Авыл җирендә урманга зыян салучылар булмады дисәм, ялгышмам. Чөнки урманчы авыл кешеләрен төрле эшләргә чакырып торды, көчеңне кызганмасаң, утын, печән, агач материалларын алу мөмкинлеге бар иде. Шәһәр яны яшел массивларында исә урманнардан файдалану кагыйдәләрен бозуларның исәбе юк. Рөхсәтсез йортлар салу, җирләрне басып алу, сораусыз эш башкарулар бихисап. Мондый авырлыклар белән Казан тирәсендәге урманнарда эшләгәндә бик еш очрашырга туры килде.
    Әңгәмәдәшем үзенең хезмәт юлын, Лубян урман хуҗалыгы техникумын тәмамлаганнан соң, Башкортостандагы Мишкә урманчылыгында башлап җибәрә. Урал тавы итәгендә күкрәп үскән иксез-чиксез "яшел океан" каршы ала аны. Бер урманчыга ун мең гектар мәйданны саклау бурычы йөкләнә. Биредәге хезмәткәрләр егетне җылы каршы алсалар да, озак эшләргә насыйп булмый аңа: армиягә алына. Хәрби бурычын үтәгәннән соң кабат анда әйләнеп кайтмый, Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгының Котлы-Бөкәш урманчылыгына урманчы ярдәмчесе булып урнаша. Сәләтле, тырыш егет карьера баскычыннан бик тиз күтәрелә: башта производство бүлеге җитәкчесе, аннары хуҗалыкның баш инженеры итеп билгеләнә. Бер үк вакытта читтән торып Мари политехника институтын да тәмамларга өлгерә. Яшь белгечләрне, шул исәптән үзен дә эшкә өйрәткән Россиянең атказанган урманчысы Тимерхан Габделхак улы Габделхаковка рәхмәтле ул. Аның акыллы киңәше егетне, министрның тәкъдимен кире кагып, ялгыш адым ясаудан - "кырын" эшләр башкарылган икенче бер урманчылыкка директор булып килүдән саклап кала. Шуннан соң ул "КамАЗ" берләшмәсенең тимер кою заводының агач эшкәртү цехына мастер булып урнаша.
    -Бирегә килергә нәрсә этәргәнен әлегәчә аңлап бетермим. Автомобильләр төзү гигантында үземне сынап, тәҗрибәмне кулланып карыйсым килгәндер, мөгаен, - ди Рифкат Фоат улы. Тиздән ул өлкән мастер, аннары участок начальнигы итеп билгеләнә. 1987 елда генераль дирекциянең социаль үсеш бүлеге ачылып, райондашыбызга шунда күчәргә тәкъдим ясала. 14 заводның 150 мең хезмәткәренә социаль хезмәт күрсәтү йөкләнә бу бүлеккә. Иң элек "КамАЗ" хезмәткәрләренең Болгария, Төркия илләрендә ял итүләрен оештыралар, көньякта балалар өчен ял лагерьлары булдыру белән шөгыльләнәләр.
    1994 елда Рифкат Хуҗиев ТР Урман хуҗалыгы министрлыгыннан Казан тирәсендәге урманнарның баш урманчысы итеп эшкә чакыру ала. Күңеленә якын агачлар шавы яңадан колагында яңгырап, кабат үзенә тарткандай була аны. 90нчы елларда урман Кодексының камил булмавы яшел зоналарга зур зыян салуга юл ача. Шуңа күрә мондый урыннардагы ял йортларыннан, балалар лагерьларыннан, газ, нефть, суүткәргечләреннән, электр тапшыру линияләреннән агачлыкларга зыян салмыйча файдалану кагыйдәләрен тиз арада булдырырга туры килә. Кешеләрне урман хозурында ял иттерү, янгыннарга юл куймау, урманнарны дөрес кистерү, чүп-чардан арындыру буенча бетмәс-төкәнмәс эшләр башкарырга туры килә. Шул ук вакытта урманчылыкта базар мөнәсәбәтләренә нигез салына.
    2000 елда Рифкат Фоат улы Казан дәүләт авыл хуҗалыгы университетында урман хуҗалыгы һәм экология факультетын булдыруга да үзеннән зур өлеш кертә, биш ел буе биредә студентларга "Урман һәм экология" темасына лекцияләр укый.
    2001 елда республикада Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы барлыкка килеп, Урман хуҗалыгы министрлыгын да үз кул астына ала. Райондашыбызга үсемлекләрне, хайваннар дөньясын саклау һәм тыюлыклар эшләре буенча бүлекне җитәкләүне ышанып тапшыралар. Ун ел буе шушы юнәлештә зур хезмәт куя ул. Хәзерге көндә Рифкат Фоат улы экологик тәрбия һәм агарту эшләре, ягъни экологик массакүләм чараларда актив катнашу, бу чараларны радио-телевидение аша яктырту белән мәшгуль.
    Фидакарь хезмәте өчен райондашыбыз, алда әйтелгән мактаулы исемнән тыш, әлеге министрлыкның, ТР профсоюзлары Федерациясенең, Казан башкарма комитетының мактау грамоталары, "Казанның 1000 еллыгы истәлегенә" медале, "РФ дәүләт урман сагында 10 ел хезмәте өчен" (2005 ел) һәм башка бүләкләргә лаек булган.
    Үзенең һөнәренә карата ул уртанчы кызы Ләйсәндә дә мәхәббәт уята алган. Олысы Айзилә - юрист, кечесе Алсу икътисадчы. Һәркайсы югары белемле, икесенең үз гаиләләре бар, балалар үстерәләр.
    Рифкат Хуҗиев туган төбәге хакына башкарган эшләре белән дә танылды. "КамАЗ"да эшләгәндә Төркәш мәчете манарасын шунда ясаткан, мәчетнең әйләнә-тирәсен яшелләндерүгә хезмәтен керткән. Югары Арбаш мәктәбе төзелешен башлап җибәрү артыннан йөргән шәхесләрнең берсе ул. Аның тырышлыгы белән үзәк район дәваханәсе тирәсенә утырту өчен зәңгәр чыршылар, башка агач үсентеләре бирелгән, 90нчы еллар азагында Кукмара урманчылыгы 500 мең нарат үсентесе белән тәэмин ителгән.
    Районыбызны тагын да ямьле итеп күрәсе килә райондашыбызның. Күпсанлы ерганакларны яшелләндерү буенча эшнең күбрәк алып барылуын тели. Авыл җирлекләрендә чүп-чар җыюны тиешле дәрәҗәдә оештыруга һәм урнаштыруга игътибарны арттыру, яндырмаска тырышу кирәклегенә басым ясый.
    -Безнең бурыч - халыкның саулыгы, киләчәге турында кайгырту. Экология ул - кешенең үзе яшәгән җирлегенә карашы, аннан дөрес файдалану, киләсе буыннар өчен саклау. Бу өзлексез алып барыла торган эш, - ди ул.

    Реклама
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: