Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • “Урал” белән “Рассвет” матур күрсәткечләре белән сөендерә

    Эш юк, эш булса да, хезмәт хаклары түбән - бу күп авылларга хас проблема. Ә Нырья һәм Олыяз авыл җирлекләрендә яшәүчеләрнең күпчелеген эш белән күмәк хуҗалык тәэмин итә. Хезмәт хаклары да начар түгел. Әлеге җирлекләрдә үткәрелгән хисап җыелышларында телгә алынган күрсәткечләр шул хакта сөйли. Район Башкарма комитетының һәм күмәк хуҗалыкларның...

    Эш юк, эш булса да, хезмәт хаклары түбән - бу күп авылларга хас проблема. Ә Нырья һәм Олыяз авыл җирлекләрендә яшәүчеләрнең күпчелеген эш белән күмәк хуҗалык тәэмин итә. Хезмәт хаклары да начар түгел. Әлеге җирлекләрдә үткәрелгән хисап җыелышларында телгә алынган күрсәткечләр шул хакта сөйли.

    Район Башкарма комитетының һәм күмәк хуҗалыкларның узган елгы эшчәнлеге буенча хисап җыелышларының бергә үткәрелүе юкка гына түгел: җирлекләрдәге тормыш-көнкүреш турыдан-туры "Урал", "Рассвет" хуҗалыкларының эшчәнлегенә бәйле.

    -Бездә халыкның күпчелеге "Рассвет" агрофирмасында хезмәт куя. Хезмәт хаклары вакытында түләнә. Терлек азыгы мулдан өләшенде, шуңа күп хуҗалыклар мал асрыйлар. Узган ел 3 миллион сумлык сөт саттылар, - дип сөйләде үз чыгышында Нырья җирлеге сәркатибе Наталья Васильева.

    Кышын Нырья җирлегендә 9 авылда, Олыяз җирлегендә 4 авылда урам юлларын кардан чистарту да күмәк хуҗалык өстендә. Мәктәпләргә, мәчетләргә ярдәм кирәк булганда да хуҗалык идарәсенә килмичә, тагын кая барсыннар?

    -Социаль-көнкүреш мәсьәләләрен хәл итү, халыкка матди ярдәм күрсәтү, сәламәтлекләрен торгызу һәм башка чараларга 7 миллион сум акча тотылды, - дип билгеләп үтте хуҗалык рәисе Газинур Хәбибрахманов.

    Ярдәм итү өчен мөмкинлегең булу кирәк бит әле. Елны 245 миллион сум керем белән төгәлләгән, ничә еллар республиканың иң яхшы 10 хуҗалыгы исемлегендә булган "Урал" күрше "Рассвет"ны да үз канаты астына алып, иң яхшылар исәбенә чыгарды. Хәзер кайбер күрсәткечләр буенча хәтта ураллыларның үзләрен дә узып киттеләр: бүген "Рассвет"та һәр сыердан уртача тәүлеклек савым 28 килограмм тәшкил итә. Малларның сакланышы буенча да нәтиҗәлерәк эшлиләр. Гомумән, хуҗалык кассасына кергән акчаларның 83 проценты терлекчелек тармагыннан алына. Ит-сөт бәяләренең артуы саф табыш күләменең ике тапкыр үсүенә китергән. Хәзерге вакытта сөтнең литрын 11 сумга җитештерсәләр, сату бәясе - 19 сум. Итнең килограммын 87 сумнан җитештереп, 100 сумга саталар. Элек зыянга эшләгән дуңгызчылык тармагы да 7 миллион сум табыш биргән.

    -Әмма азык өстәмәләренең, даруларның, запас детальләрнең бәясе дә бер урында таптанмый. Азык баланслау өчен кирәкле кукурузны читтән сатып алдык. Аны үзебездә игәргә мөмкин. "Рассвет"ның үз ындыр табагы булмагач, фураж ашлыгын Олыязда эшкәртеп алып кайталар. Юл чыгымнары үзкыйммәтне арттыра, - дип, җитешсезлекләрне әйтеп китте хуҗалыкның баш зоотехнигы Илдус Хәкимуллин.

    Реклама

    Узган елның яңгырлы, җылы җәе муллыгыннан файдаланып, терлек азыкларын запас белән хәзерли алганнар. Бөртеклеләр дә мул уңыш белән куандырган.

    -Хуҗалык рәисе булып 15 ел эшлим. Узган ел иң рекордлы - һәр гектардан уртача 40 центнердан артык икмәк җыелды. Табигать юмартлыгыннан тыш, моңа барлык белгечләрнең, механизация, игенчелек тармагында эшләүчеләрнең уртак көче керде, - ди хуҗалык рәисе.

    Җирне эшкәртүгә елдан-ел күбрәк чыгымнар сарыф ителә. Соңгы ике елда ягулык-майлау материаллары берүк күләмдә тотылса да, узган ел бәясе 2 миллион сумга күбрәк булган. Менә шундый шартларда хуҗалык итәргә кирәк. Ә биредә башкаларны көнләштерерлек итеп эшлиләр. Бәрәңге игүгә дә игътибар зур, бүген аның килограммын 20 сумнан саталар. Мәшәкатьле эш дип, аны үстерүдән баш тартсалар, бу акчалар хуҗалыкны әйләнеп узар иде. Акча булгач, техникаларын яңарталар - узган ел 27 миллион сумлык сатып алганнар. 10 миллион сумлык төзелеш эшләре башкарганнар. Ә быел төзелешнең саллысына керешәчәкләр: 1000 мал сыешлы мега-ферма төзү планлаштырыла. 200 миллион сумга төшәчәк дип исәпләнелгән объектны, кредит алмыйча, үз акчаларына төзергә җыеналар.

    Олыязда 13 кеше урта һәм кече бизнес белән шөгыльләнә, соңгы елларда ике гаилә фермасы барлыкка килде. Нырья авыл җирлегендә исә бер фермер хуҗалыгы бар. Читкә китеп эшләп йөрүчеләр дә аз түгел. Шөгыле булган кешенең күп вакыты эш-мәшәкать белән уза, билгеле. Әмма эчүчелек кебек начар гадәтләрне юлдаш итүчеләр дә бар.

    Узган ел җәмәгать урыннарында исерткеч эчемлекләр кулланган өчен 57 кешегә беркетмә төзелгән. Алты яшүсмернең эчке эшләр бүлегендә исәптә торуы да тәрбия мәсьәләсенә игътибарны көчәйтүне таләп итә. Олыяз авыл җирлегендә җинаять кылынуын да берничек аклап булмый.

    -Эше гөрләп барган җирлектә бернинди тәртип бозучы булырга тиеш түгел дип, узган елгы җыелышта чыгыш ясаган идем. Ә чынлыкта бер генә түгел, хәтта 5 җинаять очрагы теркәлде. Бу һич тә еракларга яхшы даны таралган төбәкне бизәми, - дип билгеләп үтте район прокуроры Миннемулла Нәҗипов.

    Җыелышларда булган проблемалар да күтәрелде. Нырьяда клуб, балалар бакчасы ремонт сорый, Куркино авылына суүткәргеч, Кызыл Чәчәк авылына яхшы юл кирәк. Мәктәпнең спорт залы тузган, хоккей мәйданчыклары да юк. Олыязның мәдәният йорты түбәсен дә төзекләндерер вакыт җиткән. Билгеле, кайбер проблемаларны хәл итүгә район, күмәк хуҗалык ярдәмгә килер, үзкертем акчаларына хәл ителгәннәре дә булыр. Шулар белән беррәттән, халыкның да актив булып, ярдәм күрсәтүе кирәк. Бүгенгә кадәр кайбер гаиләләр әле үзкертем акчаларын да түләмәгәннәр. Югыйсә, яхшы юл, су, урам утлары һәркемгә кирәк.

    фото: http://www.liveinternet.ru/users/real-estate-news/page4.html

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: