Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Упкыннан күтәрелү авыр, әмма ярдәм итүчеләр булганда аннан менү юлы бар

    Наркоманиягә каршы район комиссиясенең чираттагы утырышы үткәрелде. Чыгышларда телгә алынган мәгълүматларга караганда, районда 30 кеше наркологта исәптә тора, шуларның 20се инде наркотик матдәләр кулланмыйча яши алмый икән. Соңгы вакытта шушы яман гадәт колына әверелгән тагын ике кеше ачыкланган. Соңгы биш елда артык доза кулланудан үлүчеләр булмаган, наркологта исәптә торучылар тарафыннан...

    Наркоманиягә каршы район комиссиясенең чираттагы утырышы үткәрелде. Чыгышларда телгә алынган мәгълүматларга караганда, районда 30 кеше наркологта исәптә тора, шуларның 20се инде наркотик матдәләр кулланмыйча яши алмый икән. Соңгы вакытта шушы яман гадәт колына әверелгән тагын ике кеше ачыкланган. Соңгы биш елда артык доза кулланудан үлүчеләр булмаган, наркологта исәптә торучылар тарафыннан җинаять кылу очраклары да теркәлмәгән. Әмма сөенергә җирлек юк. Кәгазьдә бер сан булса, чынбарлыкта наркотик матдәләр кулланучыларның икеләтә-өчләтә күбрәк булуы да ихтимал бит. Чын дөреслекне белү өчен, белгечләр рәсми мәгълүматларны өчкә тапкырларга кирәклеген искәртәләр. Составында кешедә бәйлелек тудыра торган матдәләр булган төрле кушылмалар белән "шаяручы" яшьләр дә сагаерга мәҗбүр итә. Бүген вак-төяктән башланган мавыгу аларны тора-бара наркотиклар тозагына китереп җиткермәс дип кем ышандыра ала?

    Кукмара полиция начальнигы Рамил Нургалиев:

    -Безнең районда тарту кушылмалары сату очракларының теркәлгәне юк, - дисә дә, аларны Казаннан яки Вятка Аланыннан "күчтәнәч"кә алып кайтучылар булуы да ихтимал.

    Наркоманнар арасында хатын-кызлар булуы да борчу тудыра.

    -Бездә ике хатын-кыз исәптә тора, шуларның берсе декрет ялында, икенчесе әни булырга җыена, - дип билгеләп үтте район үзәк дәваханә табибы Рөстәм Сабирҗанов үз чыгышында.

    Бу әниләр балаларына дөрес тәрбия бирә алырлармы, киләчәктә аларның саны тагын да артмасмы?

    -Наркотик матдәләр әзерләү, саклау, тарату очракларын ачыклау максатыннан даими рейдлар үткәрелә. Шулай ук корал, машина йөртү хокуклары алырга теләүчеләрнең, медицина тикшерүе узганда, наркотиклардан бәйлелеге дә тикшерелә, - ди полиция начальнигы.

    Кайберәүләрнең бер урында теркәлеп, икенче җирдә яшәүләре наркоманнарны контрольдә тотуда кыенлыклар тудыруы да телгә алынды. Шуңа полиция хезмәткәрләренә башка төбәкләр белән дә тыгыз элемтәдә булып эшләргә туры килә. Ләкин җәмгыятьнең бу төр чиренә каршы көрәштә бөтен җаваплылыкны бер аларга гына йөкләп калдыру урынлы булмас. Аңа каршы барыбыз да - урындагы җитәкчеләр, белем, тәрбия бирү оешмалары, мәдәни учаклар бергәләшеп эшләргә тиеш. Бу авыруларны күрмәмешкә салышып, битараф булу җәмгыятебезнең киләчәген куркыныч астына куя.

    Эчүчелек дигән афәт тә күпләрнең тормышын агулый. Район буенча эчкечелек белән шөгыльләнгән 636 кеше исәптә торса, шуларның сигезе - яшүсмерләр. Быел гына да исерек хәлдә вафат булуның дүрт очрагы теркәлгән. Ике айда бер кешегә исәпләгәндә 1,3 литр исерткеч эчемлекләр кулланганбыз, ә республика буенча бу күрсәткеч - 2,5 литр. Әмма моңа карап эчүчелек кимеде дип әйтергә җирлек юк. Суррогат исерткечләр, самогон, тышкы куллану өчен яраклы, составында спирт булган лосьоннар, төнәтмәләр эчүчеләр аз түгел бит. Күптән түгел Байкал арты краеның Красный Великан станицасында ялган аракы эчүдән 16 кешенең вафат булуы үзе үк чаң сугарга сәбәп булып тора. Мондый корбаннар бездә булмас дип кем ышандыра ала?

    Исерек хәлдә эшләнгән җинаятьләрнең 67 процентка артуы да уйланырга җирлек бирә. Ә инде шушы сәбәп аркасында таркалган гаиләләр, ятим калган балалар, тавыш-гаугага корылган тормыш - боларны бернинди күрсәткечләр белән бәяләү мөмкин түгел.

    фото: http://mysoulgarden.livejournal.com/498425.html

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: