Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Укытучы – Ана

    Язмыш адәм баласын ничек кенә сынамый! Шул сынауларны кичерү, җиңеп чыгу өчен дә күпме көч, сәламәтлек кирәк. Мондый көчле рухлы кешеләр арабызда бик күп.

    Реклама


    А.М.Булатов исемендәге Кукмара 2нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең беренче татар теле укытучысы, бүгенге көндә лаеклы ялда булган Мостафина Роза Гәрәй кызы әнә шундый көчле рухлы кешеләрнең берсе. Үзенә карата үтә таләпчән, тыйнак, кешедән таләп итмичә, киресенчә, үзе тирә-ягындагыларга ярдәм кулы сузучы, җан җылысы өләшүче татар хатыны ул. Иң авыр елларда рус мәктәбендә татар теле фәнен җиң сызганып укыта башлаган, балалар күңеленә туган телгә карата мәхәббәт орлыклары салган игелекле хезмәт иясе - Укытучы ул.
    Роза апа - 1837 елның 8 июлендә Балтач районының Бөрбаш авылында дөньяга килә. Нәселләренең ике ягы да муллалар булган. Репрессия җилләре аларның гаиләсен дә читләтеп узмаган. Бабасы Җәлил Себергә куылган. (Ул бүгенге Бөрбаш авылы мулласы Җәлил хәзрәтнең әтисенең якын дусты булган. Җәлил хәзрәткә исемне дә әтисе дусты хөрмәтенә кушкан.) Роза Гәрәевнаның әти-әниләре дә, мулла балалары буларак, сөргенгә куылганнар. Алар исә Горький өлкәсенең Сарья шәһәрендә танышып, гаилә коралар. Шунда кызлары Роза туа. Бер бәхетсез гел бәхетсез дигәндәй, озак та үтми, сугыш башлана. Әтиләре Гәрәй абыйны фин сугышына алалар. Аңа Бөек Ватан сугышы ялганып китә. Роза апа әтисен күз алдына да китерә алмый. Сугыш гарасаты Гәрәй абыйны бөтереп ала да, үз упкынына йота. Гәрәй абый, исән калмасын сизгәндәй, гаиләсенә язган соңгы хатында аларга туган якларына кайтып төпләнергә куша. Шулай итеп, Мәгъфүрә апа кече кызы белән Бөрбашка юл тота. Әнисе Мәгъфүрә апа шул динсез елларда да кыйбласына тугры булып кала. Яшерен генә чакырган җирләргә барып Коръән укый торган була ул. Бөрбашта мулла бабасы яшәгән урам исә бүген дә Мулла урамы дип йөртелә икән.
    Роза Гәрәевна башта Бөрбашта укый, аннан соң Шәмәрдәнгә күчәләр. 1955 елда Шәмәрдән мәктәбен тәмамлагач, Казан дәүләт университетына укырга керә. Әнисеннән ярдәм көтми, стипендия акчасына көн күрә студент кыз. Атна саен кайтып, әнисенә булышып китә, җәйләрен Иштуган балалар бакчасында эшли, авыру әнисен карый. Укытучы дипломы алган яшь белгеч Саба районы завод Нырты мәктәбенә эшкә җибәрелә. Ядегәр, Иштуган мәктәпләрендә дә укытырга туры килә аңа. Аннан соң инде алар Иштуганда төпләнәләр. Уңган кызны егетләр дә тиз күреп ала. Роза апа кияүгә чыга, 1967 елда кызы Резедә туа. Кызын ялгыз үстерергә туры килә аңа. Иренең хыянәтен саф күңелле Роза апа күтәрә алмый. Гаилә таркала. Хатын-кыз намусы бар нәрсәдән дә өстен аның өчен. Менә шуннан соң ул бөтен гомерен мәктәпкә, әнисе белән кызына гына багышлый.
    1974 елдан Роза Гәрәевна 2нче Кукмара рус мәктәбендә татар теле һәм әдәбиятын укыта башлый. И, бу елларда күргән авырлыклар! Мәктәп укытучысы түзгән авырлыкларны кем үлчәгән?! Шул чорда 20 ел әлеге мәктәптә татар теле укыту - батырлыкка тиң. Татарча исәнләшсәң дә -кисәтү аласың. Татарча сөйләшү- иң зур гаепләрнең берсе. Рус мәктәбе бит. Сөйләшеп кара! Татар теле дә дәрес булып түгел, факультатив дәрес итеп кенә укытыла.Ул чорларда факультатив дәресләрнең нәрсә икәнен укыткан кеше генә белә! Ә татар баласына үз теленең аһәңен, матурлыгын, башка телләрдән ким булмавын аңлатырга кирәк. Аңлата да, күрсәтә дә Роза Гәрәевна. Ата-аналар белән берәм-берәм сөйләшә, балаларны сөйләргә, җырларга, биергә өйрәтә. Дәреслекләр юк дип тормый, әкиятләр укый, шигырьләр сөйләтә, предприятиеләргә барып концертлар куя. Күпме кимсетелүләр, эткәләү-төрткәләүләрне кичерә ул бу елларда. Әмма түзә. Чөнки укытуның нәтиҗәсе әкренләп күренә башлый. Татар балалары белән бергә рус балаларының да дәрескә керә башлаулары укытучыны канатландыра.
    Фатир алгач, Роза апа гаиләсе белән Кукмарага күченеп килә. Гомере буе авылда яшәгән әнисенең күңеле авылны, өендәге җылы мичнең җылысын сагына. Әнисенең сәламәтлеге һәм тынычлыгы өчен барын да эшләргә әзер булган Роза апа, әнисенең җан җылысына "мич җылысы" да кушылсын дип, (мондый хәлне мин гомеремдә бер генә тапкыр күрдем) икенче каттагы шәһәр фатирында мич башы булган, утын белән яга торган мич чыгарттыра. Алай гынамы, ялгыз хатын бер үзенә ике кеше тәрбияли, ике-өч җирдә эшләп, Иштуганда яңа йорт салып чыга! Кире Иштуганга кайтып яңа йортка күченгәч, әнисенең шатлыгын күрүдән дә зур куаныч булмый Роза апа өчен. Әни өчен, бала өчен дип тырыша ул. Акча санаулы, ә авыру әнисенә җиләк-җимеш ашатырга кирәк. Ул елларда кибетләрдә бармы соң әле ул. Үз авызына капмаса капмый, әнисенә, баласына ашата. Ничек чыдады икән ул шулкадәр авырлыкларга, дип уйлыйм мин ул сөйләгәндә. Бүгенге көндә анага мондый хөрмәт, кадер күрсәтүгә күпләр ышанмас та.
    Оясында ни күрсә, очканда шул булыр, ди халык. Кызы Резедә дә әнисе кебек тырыш, максатчан булып үсә. 80 елларда халык ит-майны Мәскәүдән ташый. Роза апа да ай саен Мәскәүгә сәфәр кыла. Үзе белән кызын да алгалый. Шулай бер баруларында МГУ яныннан үткән чакта кызы Резедә (8 класс укучысы), әнисеннән университет эченә кереп чыгарга рөхсәт сорый. Озак торган кызын эзләп кергән ана баласын чит телләр деканатыннан таба. Резедә, декан янына кереп, киләчәктә МГУда укырга теләвен әйтә. Ләкин аңа провинциядән килеп, бу факультетка кереп булмавын аңлатырга тырышалар. Ахыр чиктә, кызның теләген, үҗәтлеген күреп, бер укытучы репетиторлыкка алына. Башта каникулларда әнисе белән, соңрак үзе генә Мәскәүгә репетиторга йөри башлый Резедә.
    Урта мәктәпне алтын медальгә тәмамлагач, әнисе сүзен тыңлап, Резедә Казан дәүләт педагогия институтының физмат факультетына укырга керә. Ләкин бер елдан кире кайтып, әнисенә аның урыны МГУда икәнен аңлата. Укыр өчен әзрәк акча эшләп алу уе белән кирпеч заводының иң авыр цехларының берсенә эшкә керә. һәм теләгенә ирешә: имтиханнарын бик яхшы билгеләренә биреп, МГУның чит телләр факультетына укырга керә. Авылдан килгән кыз, шулай итеп, МГУ студенты. Районнан берәр студент укыды микән ул вакытта Мәскәүдә, җитмәсә чит телләр факультетында! Шушы урында гыйбрәт итеп алырлык тагын бер вакыйга турында сөйлисем килә. Кызы укырга документларын илтә киткәч, бер документның җитмәве ачыклана. Бер көннән имтиханнар башлана. Бу турыда кызыннан хәбәр алгач, Роза Гәрәевна документларны юллап ала да, китәргә рөхсәт сорап директорга керә. Ләкин җитәкче аны аңларга теләми, рөхсәт бирми, китсә, эштән куу белән яный. Ләкин ананы бу туктата алмый. Тиз генә (электричкада кайтып киләсе бит әле) Шәмәрдәнгә кайтып, әнисенә ашарга-эчәргә әзерләп калдыра да Мәскәүгә чыгып китә. Роза апа Мәскәү вокзалында кызы кулына документларны тапшырып, кире Кукмарага юл ала. Я, әйтегез, кайсыгыз бала өчен бер тәүлектә шулай йөреп кайта ала? Иманым камил, бик күпләр, булырлык эш түгел, ышанып булмый моңа, диярләр. Ә Роза Гәрәевна булдыра!
    Резедә бу уку йортын да кызыл дипломга тәмамлый һәм аны университетта ук эшкә дә калдыралар. Шулай итеп, укытучы баласы әнисенең юлын дәвам итә. Укытучы ана өчен моннан да зуррак куаныч булырга мөмкинме?! Хәзерге ата-аналар тәрбия эшен мәктәпкә генә аударып калдырырга тырышалар . Бала тәрбияләргә вакыт тапмауларының нинди аяныч хәлләргә китерәсен аңларга теләмиләр. Гаиләдә ата-ананың яшәү рәвеше бала өчен иң зур тәрбия мәктәбе икәнен аңласалар иде алар. Роза Гәрәевнаның тормышы моңа ачык мисал.
    Роза Гәрәевна бүгенге көндә бик бәхетле, җитешле тормышта гомер итә. Балалары, оныгының ярдәмнәрен, җан җылысын тоеп яши ул. Балалары янында еш кунак була, үз чиратында алар да кайтып торалар. Укыткан укучылары хәлен белеп, кирәк чакта ярдәм итә. Бөтен бәхетем картлык гомеренә калган икән, дип сөенә ул. Куанычлы, тыныч картлык телим сезгә! Сездәй педагог аналар күбрәк булсын иде!
    Менә шуңа күрә дә батыр ана, укытучы, үрнәк ана, хөрмәткә лаек татар хатын-кызы дип әйтәсем килә минем Мостафина Роза Гәрәевна турында. Бу очракта инде күңелгә Тукай сүзләре килә:
    -Яшьлегеңдә күп тырышсаң, эшкә бирсәң чын күңел,
    Каршыларсың картлыгыңны бик тыныч һәм бик җиңел.



    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: