Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Украинада яшәүче якташыбыз Таһирә Әхтәмова: “Безнең баштан кичкәннәрне беркемгә дә күрергә язмасын!” (+ФОТО)

    Украинадагы чуалышлар хакында телевизор экраннары аша ишетеп һәм күреп торабыз. Сәяси чуалышлар, канлы бәрелешләр нәтиҗәсендә күпме гаепсез кешеләрнең гомерләре өзелә, торак йортлар, биналар җир белән тигезләнә бит анда! Подвалларда ут яңгырыннан качып ятучылар арасында безнең милләттәшләребез, хәтта якташларыбыз да бар. Районыбызның Арпаяз авылында туып-үсеп, Луганск өлкәсенең Первомайск шәһәрендә гомер кичергән...

    Украинадагы чуалышлар хакында телевизор экраннары аша ишетеп һәм күреп торабыз. Сәяси чуалышлар, канлы бәрелешләр нәтиҗәсендә күпме гаепсез кешеләрнең гомерләре өзелә, торак йортлар, биналар җир белән тигезләнә бит анда! Подвалларда ут яңгырыннан качып ятучылар арасында безнең милләттәшләребез, хәтта якташларыбыз да бар. Районыбызның Арпаяз авылында туып-үсеп, Луганск өлкәсенең Первомайск шәһәрендә гомер кичергән Таһирә Әхтәмова күптән түгел үзенең туган ягына, әти-әнисе нигезенә кайтып китә алды.

    Кукмарадан - Украинага

    Кулына урта мәктәпне тәмамлау турындагы аттестат алган Таһирә, Кукмарадагы машина-хисаплау станциясендә ЭВМ операторы, бераз соңрак тегү фабрикасында хезмәт куйганнан соң, Казан педагогия институтына юл ала. Татар һәм рус телләре фәне белгечлеген үзләштергән кызны Үрәсбаш урта мәктәбенә мөгаллимлек итәргә җибәрәләр.

    -Яшьлекнең иң матур вакытлары әлеге белем йорты белән бәйле рәвештә хәтергә кереп калды. Укучыларымның һәммәсенең диярлек йөзләрен хәтерлим, хәтта кайсы парта артында утырулары да күз алдымда тора. Укытучылар коллективы да дус, тату иде. Андагы шикелле ярдәмчел, шат күңелле хезмәттәшләрне башка бер җирдә дә очрата алмадым, - ди ул. - Өч елдан соң кабат Кукмарага килдем, китапханәдә эшләдем. Ә инде 1985 елның сентябрендә булачак ирем - әти-әнисе белән Украинада яшәүче, Кукмарага туганнарына кунакка кайткан Нурислам исемле егет белән таныштырдылар. Бер атна дәвамында күрешеп, ул киткәч, ике арада сагынычлы сәлам хатлары йөргәннән соң, икенче елны өйләнештек. 1 май көнне никах укыттык та, тәвәккәлләп, Украина якларына китеп бардым.

    -Первомайск шәһәренә килеп җиткәч тә, иң элек андагы берсеннән-берсе соры, ямьсез йортларга, яшеллек булмауга игътибар иттем. Чем кара төстәге кошлар исә чыпчыклар булып чыктылар. Шахталардан чыккан күмер тузанына пычранып, шундый хәлгә килгәннәр икән алар. Һай, Аллам, үзебезнең яклар бик матур бит, монда ничекләр ияләнермен икән, дип шулкадәр борчылдым. Җәйгә таба бар табигать җанланды тагын, тормыш та үз көенә тәгәри бирде. Балалар бакчасына эшкә урнаштым, бер-бер артлы кызым һәм улым дөньяга аваз салды, - ди Таһирә ханым. - Без яшәгән шәһәрдә татар җәмгыятьләре бөтенләй юк иде. Шуның өчен татарча концерт-театрларга гомер буе сусап яшәдек. Ялларга кайткан вакытта Кукмарадан татар артистларының язмалары белән пластинка, видеокассеталар, дисклар алып китә, шуларны туган якны сагынган саен тыңлый, карый идек.

    Таһирә ханымның кайнанасы Фатыйма Шакирова - тумышы белән Түбән Өскебаш авылыннан. Ул Балтач районы кешесенә тормышка чыга һәм алар, 1936 елда Украина якларына китеп, шунда төпләнәләр. Ире гомер буе шахтада эшләп, бакыйлыкка күчә. Фатыйма әбигә исә хәзерге вакытта 91 яшь. Ул улы Нурислам һәм килене Таһирә тәрбиясендә яши.

    Без күргән мәхшәр

    -Апрель аенда Славянскида көчле атышлар барды. Без ул вакытта ничектер үзебезне тынычрак тоттык, сугыш безнең шәһәргә килеп җитәр кебек тоелмады, - дип сүзен дәвам итә якташыбыз. - Әмма алдан тынычланганбыз икән...

    Мин 22 июньнән чираттагы ялыма чыгарга тиеш идем. Аңа кадәр, җомга көнне инде безгә сугыш башланачагы турында хәбәр иттеләр, барысына да әзер булырга куштылар. Балаларның йокы вакыты. Һәрберсен ипләп кенә юрганнарга төреп күтәреп алып чыгып, әти-әниләренә тапшырдык. Алар таксилар белән көтеп торалар иде. Без дә өйләргә таралыштык. Ә инде дүшәмбе көнне хезмәттәшем бакча бинасы янына снаряд төшеп шартлавын, берәү дә эшкә чыкмаячагын хәбәр итте. 22 июньдә шәһәрдә чын мәгънәсендә сугыш башланды.

    Безнең фатир шәһәр үзәгендә, ә кайнанамныкы шәһәр читендәрәк иде. Аның берьялгызын калдырмас өчен, чуалышлар башлануга ук, аның янына күчендек. Беренчел кирәк-ярак кием-салымнар, документларны сумкаларга тутырып, фатир ишеге янына алып килеп куйдык та, безнең йортка гына снаряд төшмәсә ярар иде, дип Ходайга ялварып яши башладык. Снарядлар бер-бер артлы очып киләләр дә, каядыр бәрелеп, як-якка чәчеләләр. Беренче көннәрдә аеруча куркыныч булды. Атышлар туктаган арада фатирдан урамга чыгабыз да, якын-тирәдә бер-беребезне барлый башлыйбыз. Бар җирдә җимереклек - кайсыдыр бинаның түбәсе бөтенләй юк, балконнар җимерелгән, тәрәзә пыялалары коелган, бомба төшеп шартлаган урыннарда зур чокырлар барлыкка килгән. Бала тудыру йортының җитлекми туган сабыйлар урнаштырылган бүлмәсенә дә снаряд төшкән. Барокамера эчендәге бер нарасый гына исән калган иде, аны Луганск шәһәренә җибәрделәр. Андагы мәхшәрне әйтеп-аңлатып бетерерлек түгел иде.

    Этләр урамнарда өерләре белән йөриләр, кич җитте исә, улый, өрә, шыңшый башлыйлар. Ә инде алар тын калып, 5-10 минут вакыт узуга, атышлар башлана. 12 чакрым ара бик якын бит, шуның өчен беренче снаряд шартлауга, икенчесенә кадәр дүрт секунд эчендә җыенып йортның подвалына төшеп өлгерергә кирәк. Әнкәйнең яше бик зур бит, ул хәтта сугыш барганын да аңлап бетерми. Әмма шулай да ату тавышы ишетүгә, урындыгын алып ишек янына килеп утыра.

    Шәһәрнең аяк киемнәре фабрикасы, бораулау цехы, машина-төзелеш заводында бомбалардан саклану-качу урыннары әзерләделәр. Күпчелек шунда бара иде. Халыкның шактые якын-тирә шәһәрләргә, туган якларына кайтып китә алды. Безнең әниебез олы яшьтә бит, аяклары да авырта, аны ничек юлга алып чыгасың инде?! Йортның подвалына төшеп тә, исән калу-калмавың икеле бит әле. Күз алдымда ана белән бала өстенә плитә төшеп, икесе дә җимерекләр астында калдылар. Минем үземдә дә кысан урында курку (клаустрофобия) башланды. Подвалга төшүем генә була, сулышым кысыла, тыным бетә дә, киредән подъездга йөгереп менеп, шунда атышлар бетүен көтеп утырам.

    Җәй буе ут-су, газ - берсе дә булмады. Яңгырлар яумаганлыктан, бар җирдә тузан, пычрак. Йорт каршына чыгып, чыбык-чабык, йомычка, такта кисәкләре җыя һәм, учак ягып, көнгә бер тапкыр ашарга пешерә идек. Чәйне исә кичтән кайнатабыз да, термоска салып куябыз. Запас азык-төлек тә мәңгелек түгел бит - көннәрдән беркөнне ипи-сохарилар да бетте. Полиция бинасы каршында ипи бирәләр икән, дигәч, барган идек, андагы кешенең күплеге - меңнән артып киткәндер, мөгаен. Ике-өч сәгать чират тордык та, кайтып киттек. Өйдә азрак он белән сыек май калган иде, шуннан камыр ясадым да, табада коймак пешереп ашадык. Аннары бездән сигез чакрым ераклыктагы бер авылдан ипи алып килеп сата башладылар. Ярый әле миндә аз булса да акча бар, чираттагы ялым өчен эштән күчерергә өлгергәннәр иде, кеше бит бер тиенсез тилмерә, пенсияләр бирелми, эш урыннары ябылды. Шәһәрдә ачлык башланды. Мин ике ипи, тушенка, чәй сатып алып кайттым да шулар белән берничә көн тамак ялгап тордык.

    Әнкәй һәрвакыт: "Бер капчык он, ярмалар, токмач алып куйыйк", - дип әйтә иде. Кем уйлаган дөньяның болай үзгәрәсен. Запас бик кирәк икән шул ул...

    Бакчада җиләк-җимешләр өлгергән вакыт, помидор-кыярлар булса да җыеп кайтырбыз, дип ирем белән иртән-иртүк, атышлар туктап торган арада дачага киттек. Бакчалар сугыш кырын хәтерләтә, хәтта искә төшерергә дә куркыныч. Ике чиләк помидор җыйдык та, кайтыр юлга чыккан идек, баш очыннан снарядлар сызгырып оча башламасынмы! Ерганак шикелле җиргә ятып торабыз да, атулар туктаган арада торып йөгерәбез, көч-хәл белән фатирга кайтып җитә алдык. Әле эчәргә су да кирәк бит. Анысын Нурислам бер авылга велосипед белән барып, берничә шешәгә салып алып кайта иде. Әлеге суны саклап, чәйгә дип кенә тотабыз. Юыну турында әйткән дә юк. Табак-савыт чайкаган суны бәдрәфкә агыза идек.

    Гараждагы машинабыз, фатирдагы песиебез өчен дә борчыла идек - үзебезнекеләр бит! Өстәвенә 27 август көнне йортыбызга снаряд төшеп шартлады, бишенче каттагы фатирлардан бернәрсә калмады. Фатирларның тәрәзәләре юк, челтәрләр урамга җилфердәп чыгып тора. Бик көчле мародерлык башланды. Кибетләрне, фатирларны, шәхси йортларны талыйлар һәм шуларны сатып йөриләр. Ашарыңа бер телем икмәгең, эчәргә су булмаганда микродулкынлы мич, я телевизор белән нишләп була соң?! Гомер буена җыелган мал-мөлкәтнең әнә шулай әрәм-шәрәм ителүенә күңел әрни...

    Башыңа төшсә, башмакчы буласың

    Әлеге сугыш бик күпләрнең гомерен кыйды. Мәетләрне урамда, шәхси йортларда яшәүчеләр үзләренең ишегалларына күмәләр иде. Бераз соңрак трактор белән траншея казыдылар да, кешеләрне вакытлыча шунда күмеп, исем-фамилиясе язылган табличка куярга куштылар, ә инде сугыш беткәч, күчереп җирләрсез, диделәр. Безнең йортта бер татар әбисе яши иде. Ул сентябрь аенда вафат булды. Мөселман кешесен беребезнең дә траншеяга күмәсе килми. Коммендатка татар зиратында җирләү өчен рөхсәт алырга киттек, риза булмый гына бит! Бераз торгач, күнде тагын, бик яхшы кеше иде ул - атып кына үтерделәр үзен. Берничә ир зиратта кабер казыдылар, ирем Нурислам ләхет алды. Җеназа догасын укырга кирәк бит, инде кемгә әйтергә? Якын-тирәдә мулла-абыстай да юк. Озак уйлап тормастан, сумкамда йөрүче догалар китабын алдым да, үзем укыдым. Башыңа төшсә, башмакчы буласың икән ул, без дә әнә шулай күмәк көч белән Илсөя исемле танышымның әнисен мөселманча итеп җир куенына иңдерә алдык.

    Россиядән гуманитар ярдәм һәрвакыт килеп торды. Шампунь-сабыннар да, азык-төлек тә бирәләр иде. Төзелеш материалларын да күпләп алып килделәр - такта, пенопластлар белән тәрәзәләребезне каплый алдык.

    Беренче тапкыр тынычлык игълан ителгәннән соң, тишкәләнеп беткән газ торбаларын төзекләндерделәр. Газ килә башлагач, өйләребез җылынды, подвалда да алай ук салкын түгел иде. Зур бер өемне хасил иткән чүп контейнерларын чистарта башлагач, шәһәребез ямьләнеп китте, эчкә җылы керде, җиңел сулап куйдык. Зур баклар белән су да алып киләләр иде. Ә инде икенче дулкын тынычлык игълан ителгәч, паспорт белән һәр пенсионерга 1800 гривень (Россия акчасы белән 3 мең сум тирәсе) акча бирделәр. "Кызыл хач" гуманитар ярдәменең дә өлеше зур булды. Сентябрь аенда базарлар да эшли башлады, социаль ашханәләрдә көнгә бер тапкыр ашаталар иде.

    Изге Николай көне, Яңа ел, Раштуа, Иске Яңа ел бәйрәмнәрен балалар белән зурлап билгеләп үттек. Бүләкләр дә бик саллы иде. Балалар туйганчы җиләк-җимеш, шоколад белән сыйлана алды.

    Мин туган ягыма кайтырга әзерләнгәндә шәһәрдә шактый тыныч, атулар да кимегән иде.

    Үзем монда, күңелем - Украинада

    Кызым Эльмира, улым Эдуард икесе дә Донецк университетының икътисад бүлеген тәмамладылар. 2013 елда кызым Кукмарага кайтты, анда бер ел эшләгәннән соң, Казанда тормышка чыкты. Ходай гомерне биргәч, быел март аенда кызымның никахында да катнаша алдым. Улым да апасы янына Казанга кайтып урнашты. Балаларымның икесенә дә Украинадагы сугыш, ачлыкны күрергә насыйп булмады, шунысына сөенеп бетә алмыйм.

    Кукмарада ике яктан да туганнарыбыз бик күп, Арпаяздагы төп йортта газиз әнием бар. Алар да безнең өчен күпме вакыт борчылып яшәделәр бит! Ике айдан артык якын кешеләрем янәшәсендә булсам да, күңелем Украинада калган ирем белән кайнанам янында иде. Дөньялар тынычлангач, анда Интернет челтәре дә эшли башлаган. Нурислам белән скайп аша аралашып тордык. Без күргәнне берәүгә дә үз башыннан кичерергә язмасын!

    P.S. Март ахырында Таһирә ханым кабат үзенең гомер иткән шәһәренә, гаиләсе янына Украинага китте. Үзе әйтмешли, яшәгән җире бит, ничек кайтмыйсың инде анда...

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: