Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Тылсымлы таяк яки Кәндилнең комсызлыгы (хикәя)

    Борын-борын заманда түгел, хәзерге заманда, зур да түгел, кечкенә дә у түгел, ярлы да түгел, бай да түгел, гап-гади авылда, үзенең әнисе белән яшәгән, ди, бер малай. Малайның исеме Кәндил икән. Матурлык дисәң матурлык, буй дисәң буй, көч дисәң көч юк икән үзендә. Шуңадырмы, аңа берәү дә үз исеме белән...

    Борын-борын заманда түгел, хәзерге заманда, зур да түгел, кечкенә дә у түгел, ярлы да түгел, бай да түгел, гап-гади авылда, үзенең әнисе белән яшәгән, ди, бер малай. Малайның исеме Кәндил икән. Матурлык дисәң матурлык, буй дисәң буй, көч дисәң көч юк икән үзендә. Шуңадырмы, аңа берәү дә үз исеме белән дәшми, "Кәтүк" дип кенә җибәрәләр. Әнисе аның коры елдагы арыш камылы шикелле буена карый да: "Улым, ник бер дә үсмисең, тирең тегелмәгән ич, үс инде," - дип, көрсенеп куя икән. Мәктәптә иптәшләре дә Кәндилне кырын кагалар, аның турында төрле мәзәкләр сөйләп, малайның күңелен рәнҗетәләр икән. Кәндилнең кешегә күрсәтми генә балавыз сыккан чаклары еш була иде. Укуда да булдырмый, җитмәсә быел битен чуп-чуар сипкел басты. Гарьләнә, бик гарьләнә Кәндил.

    Көннәрдән бер көнне, үз язмышына, үзенә үзе риза булмыйча ята торгач, малай тирән йокыга тала. Шушы төнне ул төш күрә: ап-ак чәчле, озын чал зәңгәрсу сакаллы бабай аның янына килә. Бабайның күзләреннән сихри нур ага икән. Ул Кәндилнең чәчләреннән сыйпый да: "Мин сиңа тылсымлы таяк бүләк итәм. Әгәр дә ул таякны кешеләргә файда китерердәй эшләрдә куллансаң, бу тылсымлы таяк мәңге синдә калыр, кешеләр дә сине яратырлар. Ә инде үзең өчен генә куллансаң, ул таяк ямьсезләнер, каралыр. Тылсымы да юкка чыгар", - дигән. Шулай дип әйтеп бетерүгә, Кәндил йокысыннан уянган. Күзен ачкач, йөгереп өстәл янына барган. Ә өстәлдә- тылсымлы таяк. Бу таяк гаҗәеп матур, гаҗәеп нурлы - аңардан тирә-юньгә мең төрле төс таралып тора икән. Үзе әллә ни зур да түгел, кесәгә дә сыя. Шатлыгы эченә сыймый Кәндилнең. Мәктәпкә дә сөенә-сөенә бара ул. Аның ышанычлы адымнарын, елмаеп торган йөзен күреп, сыйныфташлары аптырыйлар. Аптырарсың да, беренче дәрес - математикадан бик авыр контроль эш. Бөтенесе әзерләнә: кемдер шпаргалка яза, кемдер иптәшенә күчертергә кушып ялына, кемдер формулалар кабатлый. Барысы да дулкынлана. Ә Кәндилгә кызык: авызын ерган да, сыйныфташларының мәш килүен күзәтә. Дәрескә звонок булырга биш минут калгач, Кәндил йөгереп класстан чыгып китте. Мәктәп ишегалдында үскән пар каен төбенә килеп, кесәсеннән тылсымлы таякны чыгарды һәм "Контроль эшне бишле билгесенә эшләсәм ярар иде," - дип, тылсымлы таякны селтәп җибәрде.

    Кәндил класска кергәндә, йөзе җитдиләгән, күзләрендә шатлыклы очкыннар уйный иде.

    Дәрес башланды. Укытучы контроль эшнең мәсьәләсен аңлатты. Бер-берсеннән күчермәүләрен, игътибарлы булуларын үтенде. Укучылар эшкә чумды.

    Дәрес башланып, 20-25 минут вакыт уздымы-юкмы, Кәндил Берлинны алган кыяфәт белән, контроль эшен укытучыга тапшырды. Бу минутта Кәндил-Кәтүк ничектер зураеп, үсеп киткәндәй булды. Укытучы бер минутка телсез калды. Кәндилнең дәфтәренә күз йөртеп чыккач, беренче сүзе: "Кемнән күчердең?" -булды. Йөгереп "5" кә укучы Зиләйлүк, Ниса, Надирлар янына барып килде. Отличниклар, тырыша-тырыша, контроль эшнең ахыргы эшен эшләп утыралар иде. Укучылар шым булды. Сорау һәм аптырау тулы карашларын Кәндил-Кәтүккә юнәлттеләр. Ә Кәтүк күкнең җиденче катында: йөзе, күзе, хәтта, тырпаеп торган колакларына кадәр көлә! Бүген ул - җиңүче! Башка Кәтүк дип мыскыл итмәссез. Әле-әле... сез үзегез Кәндил абзагыз артыннан ялынып-ялварып йөрерсез.

    Укытучы тагын бер кат Кәндилнең контроль эшен карап чыкты. Барысы да дөрес, чиста, пөхтә эшләнгән. Хәтта язуы матур. Укытучы Кәндилгә зур итеп "5" билгесе куйды. Кәндил-Кәтүк сыйныфташларына тагы бер мыскыллы караш ташлап алды да, нык-нык басып, зур адымнар белән, җиңгән кыяфәттә, сыйныфтан чыгып китте.

    Мәктәп ишегалдына чыккач, Кәндил үзен көчле итеп күрсәтү хисе белән яна башлады. Әйе-әйе, Азаматтан үч алырга кирәк. Ә Азамат мәктәптә иң көчле малайларның берсе. Зур гәүдәле, каты куллы, усал карашлы бу малайдан бөтен мәктәп укучысы курка иде, ә Кәндил-Кәтүккә чут та юк! Узып киткәндә дә әле төртеп, әле аяк чалып ега. Җитмәсә: "Мин сине... теләсәмме... чәнчә бармагым белән төртеп ега алам, теләмим генә, буяласы килми," - дип мыскыл итә. Менә шул усал телле Азаматны бөтен мәктәп алдында көлкегә калдырасы иде. Күрсеннәр иде малайлар, Кәндилнең кем икәнлеген!

    Реклама

    Шундый уйлар белән, Кәндил кесәсеннән тылсымлы таягын чыгарды. Таякның бер башы каралган иде. Кәндилнең моны күргәч, күңеле шөбһәләнеп, зәңгәр сакаллы бабай әйткән сүзләрне исенә төшерсә дә, таякның тылсымын тагы бер кат сынап карыйсы килде. Азаматны җиңү, көлкегә калдыру теләге шундый көчле иде, теләген әйтеп, тылсымлы таягын ничек селтәгәнен белми дә калды. Ул арада дәрестән чыгуны белдереп, звонок шылтырады. Укучылар дәррәү тәнәфескә чыктылар. Әнә бер кырыйда малайлар өелеп тора. Уртада - озын буйлы Азамат. Кәндил-Кәтүк шул төркемгә йөгерде. Астан шуып кына төркем уртасына керде. Азамат үзенең беләк мускуллары белән мактанып тора иде. Башка малайлар аңа ярарга тырышып куштанланалар. Шунда Кәндил-Кәтүк: "Кирәк икән, мин сине шушы неп-нечкә беләкләрем белән дә бәреп егам", - димәсенме! Төркем бер минутка тынды, аннары Кәндил-Кәтүктән кычкырып көләргә тотынды. Көлеп аргач, Азамат: "Әйдә, салам сыйрак, егып кара инде. Әгәр дә ега алмасаң, үзем ун жвачка алып бирәм ", - диде.

    Кәндил-Кәтүк, озын буйлы Азаматка карап, күзләрен челт-мелт йомды, авыз эче кипте, чуп-чуар сипкелле бите күке йомыркасы төсле булып калды. Малайлар Кәндил-Кәтүккә мыскыллы караш ташлап, читкәрәк бастылар. Барысы да зур кызыксыну белән Кәндил-Кәтүкнең очып барып төшүен көтте. Шулвакыт Кәндил бар көченә Азаматка китереп сугуы булды, әле яңа гына "Әйдә, салам сыйрак" дип мыскыллап, төп кебек басып торган батыр, 2-3 метр ераклыкка очып барып төште. Малайлар телсез калды... Телсез калырсың да, ничек инде шул кечкенә генә, ябык кына, юаш кына Кәндил-Кәтүк, Азамат кадәр Азаматны җиңсен! Хурлыгы ни тора! Азамат сикереп торып, аты-юлы белән сүгенеп, Кәндил-Кәтүккә ябышты. Ах, хәзер бу Кәтүкне бетерә, измәсен изә. Малайларның Кәтүкне жәлләп аңкаулары-аңкауга ябышты, кайбер йомшак күңеллеләренең күзләрендә яшь бөртекләре күренде. Ә Кәндил... Кәндил исе дә китмәгәндәй, Азаматка тагы берне сугып җибәрде. Азамат авыр гәүдәсе белән гөрс итеп җиргә капланды.

    Шулвакыт дәрескә чакырып кыңгырау чылтырады. Укучылар Кәндил өчен сөенеп, аның көчлелегенә, батырлыгына сокланып, шаулаша-шаулаша дәрескә йөгерделәр. Ә Азамат-Батыр җиргә капланды да, хурлыгыннан үксеп елап җибәрде. Бу көнне Азамат бүтән мәктәптә күренмәде. Малайлар аның турында оныттылар, чөнки мәктәп батыры - Азаматта күпләрнең үче бар иде. Малайлар өчен бүген герой - Кәндил! Һәркемнең аның белән дуслашасы, бер партада утырасы ( ә моңа кадәр Кәндил-Кәтүк белән бер партада утыруны малайлар түгел, кызлар да гарьлек дип саныйлар иде) килә иде. Һәркемнең телендә Кәндил белән Азамат сугышы, Кәндилнең контроль эшне 20 минутта "5" билгесенә эшләп чыгуы иде. Кәндилне бу көнне мәктәптә күтәреп кенә йөртмәделәр. Ә Кәндилгә рәхәт! Ул бүген җиңүче! Аны яраталар, аны хөрмәт итәләр. Әй, рәхәт тә соң дөньяда яшәүләре!

    Рәхәт чаклар тиз үтә диләр бит. Кай арада бәхетле көн узды да китте. Кәндил йоклар алдыннан үзен бәхетле иткән тылсымлы таякны алып карарга булды. Кесәсеннән тылсымлы таякны чыгарды. Караса: гаҗәеп нурлы, тирә-юньгә мең төрле төс таратып торган тылсымлы таяк кисәү агачы кебек ямьсез, кара таякка әйләнгән. Моны күреп, Кәндил-Кәтүкнең күзләре яшьләнде. Еламсырап ята торгач, йокыга китте. Төшендә тылсымлы таякның дөнья буйлап очып йөргәнен һәм пышылдаганын ишетте:

    "Кешеләр, бер-берегезгә шәфкатьлерәк булыгыз! Үзегез өчен генә яшәмәгез. Шәфкатьле булыгыз!"

    Дуслар, дөньяда гел изгелекләр генә эшләп яшәсәгез, бәлки, бу тылсымлы таякны чал зәңгәр сакаллы бабай сезгә дә бүләк итәр?!

    Мөнәрәвә ШӘФИГУЛЛИНА

    фото: http://muzmix.com/user/kapriza/songs/118423

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: