Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Туган ягы кирәк кешегә...

    Узган шимбәдә Сәрдәүч авылында "Казанский бәйрәме" узды.

    Реклама

    Күршебез моннан биш ел элек үзенең хәләл җефете белән нәкъ менә әлеге бәйрәмдә танышкан иде. Күңеленә хуш килгән егетне очратуын, кич буе уйнап-биеп күңел ачуларын канатланып сөйләде ул. Яшьләр ике атна тирәсе очрашып йөрделәрме икән, өйләнешеп тә куйдылар. Аллага шөкер, бүгенге көндә дус-тату гомер кичерәләр, уллары үсеп килә. "21 июль безнең гаилә өчен икеләтә бәйрәм булгангадырмы, сагынып көтеп алабыз. Сәрдәүчлеләр "Казанский"ны шулкадәр күңелле итеп уздыралар ки, бер килегез, күреп китегез әле", - дип безне ике-өч ел рәттән чакырсалар да, һич җыенып чыгып китә алган юк иде. Быел тиз генә йорт тирәсендәге эшләрне караштырдык та, бернигә карамый, юлга кузгалдык. Авылдашыбызны парлы иткән бәйрәм нинди була икән ул?
    ...Табигатьнең искиткеч гүзәл бер почмагында урнашкан Сәрдәүч авылына килеп керүгә үзеңне әкияттәгедәй хис итәсең. Бар җирдә яшеллек, салкын сулы чишмә челтерәп ага, урман кул биреп тора. Һавасы чиста, үзе тыныч - ял итү өчен менә дигән монда! Кайчандыр 24 хуҗалыгы булган авылда бүгенге көндә 8 генә йорт булса да, борынгы гореф-гадәтләрне онытмыйча, йола-бәйрәмнәрнең берсен дә калдырмыйча тормыш итеп яталар алар. Яшь буынга мирас итеп калдыру өчен уздырылган һәр чараны фотосурәткә төшереп, альбом ясаганнар.
    -Менә монысы - "Кыш озату" бәйрәменнән, болары исә "8 Мартта" таудан чана шуу, "Пасха"да балаларның кызыл йомырка җыю күренеше. Истәлек бит. Бераз вакыт узгач, альбомны ачып карасаң, яңадан шул вакытларга кайткан кебек буласың, - ди Сәрдәүч авылы килене Галина Михайлова. - Якташларыбызның һәм авылдашларның тырышлыгы белән соңгы дүрт елда бик матур итеп "Казанский бәйрәме"н оештырабыз.
    "Казанский" - христиан дине вәкилләренең олы бәйрәме. Элек-электән "Питрау"дан соң - 21 июльдә уздырылган ул. Олысы-кечесе, икешәрләп тезелеп, гармун белән җырлап, авыл урамын әйләнгән. Җыр-биюләр белән бәйрәм таңга кадәр дәвам иткән. Бүгенге көндә Лесхоз бистәсендә яшәүче Олег Григорьев, Сергей Федоров, Олег Кондратьев, Сәрдәүчтә төпләнгән Валентин Михайловларның тырышлыгы белән "Казанский" кабат авылга "әйләнеп кайтты", барча якташларын, туган-тумачаларын үзенә җыйды.
    Бәйрәмнең төп кунаклары, әлбәттә, өлкәннәр иде. Ата-бабаларының каберләренә зиярәт кылу, якташлары, туганнары белән очрашу өчен күбесе читтән кайтканнар. Сәрдәүч авылының чишмә суларын эчеп үскән Веруса ханым Порферьева - Рязань өлкәсендә, Роза апа Рамазанова Краснодарда яши икән. Зоя Тихонова Ош.Юмьядан килгән. Анна апа Петрованың капка төбендә бергә җыйналып, яшьлекләрен искә төшерүләре.
    -Авылдан чыгып киткәнебезгә алты дистә елга якын инде. Җай туры килгән саен кайтырга тырышабыз. Елга буенда үскән ачы әремнәргә кадәр сагындыра бит, - диләр өлкәннәр. - Авылыбыз кечкенә булса да, бәйрәмнәр вакытында гөрләп тора, тирә-як керәшен авылларыннан да киләләр иде. "Казанский бәйрәме"ндә иң алдан скрипкачы белән гармунчы бара, алар артыннан без җыр сузабыз. Ул вакытларны шундый сагынабыз. Бергә уйнап-үскән дуслар белән сөйләшеп утыру үзе бер гомер бит ул. Керәшен халкының милли бәйрәмнәрен кире кайтаручы яшьләргә рәхмәтебез чиксез.
    Җырчы егет Руслан Кондратьевның да әби-бабасы Сәрдәүч авылыннан була. Руслан башкаруындагы "Кайтыгыз туган якка" дигән җырны тыңлаганда һәркемнең күзендә яшь бөртекләре тәгәрәде. Туган нигезләреннән аерылып, читтә гомер кичерүчеләрнең күңеленә җыр сүзләре аеруча көчле тәэсир итте. Бәйрәмне башлап җибәргәннән соң, һәркем сый-нигъмәтләр тезелгән өстәл артына утырып тамак ялгады, кайнап торган самавыр чәе эчте. Сәрдәүч авылы кызлары Тамара Тимофеева, Клара Григорьевалар кунакларны шулкадәр оста итеп сыйладылар ки, бер генә ризыкны да капмыйм дип әйтү мөмкин түгел иде.
    Гомере буе балаларга аң-белем биргән мөгаллимә Зоя Андреевна бәйрәмгә килүчеләргә, чит төбәкләрдән кайтучыларга үзенең изге теләкләрен җиткерде:
    -Карендәшләр, туганнар, дуслар! Без барыбыз да шушы авыл туфрагында үскән балалар бит. Бер-беребезне онытмыйк, әти-әниләребез дә сөенеп, риза булып ятсыннар. Кеше гомере - йолдыз кебек. Исән-сау булып, балкып яшәргә язсын иде әле.
    Кукмарада яшәүче Елизавета Григорьева Сәрдәүчкә 1970 елда килен булып төшә. Бәйрәмгә балалары, оныклары белән кайтканнар.
    -Дус, тату, бердәм, туганчылыклы халык яши биредә. Иптәшем Александр күп балалы гаиләдән. Төп йортта берәү дә яшәми инде, шулай да авылга кайчан кайтсак та, туганнар ачык йөз белән каршы алалар, хөрмәтләп озаталар, - ди ул.
    Әйе, чыннан да, халык гади биредә. Масаю, бер-береңне гаеп итү бөтенләй юк. Әнә бит һәммәсе аяклары талганчы бииләр, гармунга кушылып өздереп җырлыйлар. Лиза ханымның пар канаты Александр абый да оста гармунчы. Бәйрәмдә берсе җырлады, икенчесе өздереп авыл көен сузды, аларга авылдашлар, кайткан кунаклар кушылды. "Түгәрәк уен", парлы бию - авыл җыенында боларның берсе дә калмады. "Казанский бәйрәме"ннән сәрдәүчлеләр өчен сөенеп кайттык.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: