Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Туган авылым Чокырча

    Татар энциклопедиясендә авылның Казан ханлыгы чорыннан билгеле булуы әйтелә. Биредә ХХ гасыр башында ике катлы мәчет, мәктәп, ике су тегермәне, йон тетү машинасы, ике кибет, 130лап хуҗалык булуы мәгълүм. 1908 елда 903 кеше яшәгән дигән фактка юлыктым. Авылыбыз табигатьнең бик матур җирендә, тау астында урнашкан. Бормаланып аккан инеше, Питрә таулары,...

    Реклама

    Тирә-юньдәге зур авылларның берсе булган Чокырчада "Бәдрәч атнасы" дип йөртелгән атнада, болынлыкта өч көн ярминкә гөрләгән, бөтен район сәүдәгәрләре үз товарлары белән сату иткән. Авыл җыены да өч көнгә сузыла торган булган. Һөнәрле халык яшәгән авылда. Рәхмәтулла абзыйның ярма ярдыра, он тарттыра торган корылмасы булып, аны өч ат әйләндереп эшләткән. Данлыклы балта остасы Шәмсетдин абзый арба, чана, тәгәрмәч, көрәк һәм башка кирәк-яраклар ясаган. Тубал асып, кул белән иң оста орлык чәчүче Фәйзелгафар, итекче һәм бакчачы Шәйхәттар, морҗа чыгаручы Мисбах, Габдулла, тегермәнче Йосып, иләк ясаучы Бәдертдин, умартачы Чирай, такта яручы Баһрам абзыйларны, чабатачы Бибиҗамал түтине, башка бик күп һөнәр ияләрен халык ихтирам белән телгә ала иде. Закир абзый кечкенәрәк кибет тоткан, бүген оныгы Райнур - "Дуслык" кибетләре хуҗасы. Без кечкенәрәк чакта авылда аерым хуҗалык булып торган Габидулла абзый бар иде әле. Иң начар урыннан бирелгән булган аңа җир. Әмма шактый нык тормышта яшәүләре истә. Кергән чакта Маһи түти чәй эчерми чыгармас иде.
    Борынгы татар авылының гөрләп торган чакларын искә төшерүче бер генә бина бар бүген, ул да булса әле дә халыкка кибет буларак хезмәт күрсәтүче, Гариф байның кирпеч кладовое. Ә Габдрахман бай йон тетү машинасы тоткан, бирегә әле озак еллар күрше районнардан да киләләр иде йон теттерергә. Байларны гаиләләре белән Магнитогорскига сөргәннәр, йон тетү машинасын 30-40 еллап элек сүтеп алып киттеләр. "Советка кадәр авылда артык зур байлар да, дөм хәерчеләр дә булмады. Ялкау гаиләләр генә начар яши иде. Халык эшләп яшәде, тук яшәде. Караклык, эчү-тарту булмады", - дип искә ала иде олыгаеп, күптән дөнья куйган Шәфигылҗамал әбием.
    Авыл динле иде. Мәчкәрәдә имамнар хәзерләү мәдрәсәсен тәмамлаган Саматов Габдулла абзый озак еллар муллабыз булып торды. Кеше арасында олы ихтирамга лаек, зыялы кеше иде. Заманында эзәрлекләүләргә дә дучар булган, дингә каршы көрәш ачылгач, ишле бала-чагасы белән өеннән куып чыгарганнар, мал-мөлкәтен конфискацияләгәннәр, үзе төрмәдә утырып чыккан.
    Авылыбыз борынгы, зур булган дидем. Шунлыктан Бөек Ватан сугышына алынучылар күп булган. Галиәкбәр абзыйның 18 яшьлек Мидехәтеннән башлап, 5нче дистәсен ваклаган Әгълиуллин Хәсән абзыйга кадәр китеп барганнар. Бик күбесенә авыл зиратына күмелү насыйп булмаган, чит-ят ил туфракларында ятып калганнар. Төрле чыганаклардан барлап, 77гә чыгардым аларны. Факия түтинең өч лачыны кире әйләнеп кайтмаган, Мисбах абзыйга Мөхлисе һәм Фәрхулласы белән, Габбас абзыйга Фатыйхы һәм Ибраһимы белән күрешү насыйп булмаган. Хуҗый, Чирай, Гыймади абзыйлар йортына да икешәр кара кәгазь килгән. Авылның биш кызына да повестка килә. Араларында минем булачак туган апам Майшәкәр дә була. "Кулга корал тотып, көн-төн мөһим объектлар сакладык", - дип сөйли иде ул.
    Хәсән абзый олыгайгач, 45 яшендә сугышка чыгып киткән дидем. Йортта Минзифа түти 5 баласы һәм әнисе белән торып кала (Дөньяга китергән барлык балалары исә 13).
    (Ахыры 4 биттә)
    (Ахыры. Башы 3 биттә)
    Хәсән абзыйның Смоленск тирәсеннән хатлары килеп тора, алар килүдән туктагач, "Хәбәрсез югалды" дигән язу алына. Тылда калганнарга да кыен, бик кыен була дөнья көтүләре. Бу урында Хәсән абзый сугышка чыгып киткәндә 11 яшьлек булып калган, инде 80нен тутырып узган кызы Мәгъмүрә апа сөйләгәннәрне язып узам. "Сугыш чорында, аннан соңгы каһәрле елларда бөтен бала, яшүсмер күргәннәр минем баштан да узды. Кечкенәдән уракка йөрдем, ухалла арбасы белән урманнан ботак ташыдым, сыердан язмыйк дип баш түбәсеннән печән төшмәде. Кызыл Йолдыз, Лубян, Мамадыш урманнарына 15 яшьтән агач кисәргә йөрдем чабатадан су ерып, элеватордан яртышар капчык симәнә күтәреп ташыдым, фермада сыер, дуңгыз карадым. Авылга керә торган күтәртелгән юлның ташлары да безнең кул аша узды. Хәзер аркам сызлавы шулар йогынтысыдыр. Йоклый алмаган төннәремдә гаиләдәге җиде җан ничек ачка үлмәдек икән дип уйлап ятам. Мәрхүмә әни бик тә тырыш кеше иде, аның аркасында исән калдык. Үзе генә гомер буе авыр эш башкарып, дүрт ел аяксыз ятып, 70 яшенә дә җитә алмыйча үлеп китте. Пенсиясе 12 сум иде".
    Минзифа түти язмышын авылның бүтән тол хатыннары - Маһиҗамал, Хөсенбану, Наҗия, Нурҗиһан, Җәмбикә, Банат, Зәйтүнә, Нәфисә, Мәчтүрә, Хәмидә, Дөрия, Сабира, Мәүлиха, Сәгадәтбану, Зәкиябану, Вадига апалар да кабатлады. Кайберләре парлы булып ай-ел гына яшәп калып, ир назын күрми, сөеп-сөелеп яшәмичә, бөтен көчләрен балаларын ач-ялангач итмәү, аларны үстереп кеше итүгә биргән бу Аналарның батырлыгы һәйкәлләргә язылуга тиң бит. Алар барысы да бакыйлыкка күчеп бетте инде. Шушы арада гына Хисаметдин солдатның тол хатыны Хәмидә түти дә, 100нче яшенә чыгып, иң соңгы булып мәңгелеккә китеп барды. Урыннарыгыз җәннәтләрдә булырга насыйп итсен, бәгырькәйләр.
    Сугыштан соңгы елларда да авыр яши авыл. Юк кына гаеп өчен дә җәзаның зурысы бирелә халыкка. Баһаман Исмәгыйленең учагыннан активистлар 1 килограмм яшел борчак кузагы таба. Моның өчен хатыны Маһинур белән икесен бишәр елга төрмәгә озаталар. Даут Мәймүнәсенә читтәге туганыннан посылка килеп төшә. Шундагы әйберләрдән ике ирләр ыштаны саткан өчен спекулянт келәймәсе тагып, дүрт баласыннан аерып, биш елга төрмәгә хөкем итәләр. Түбән оч Өмелгөлсем апаның язмышы аеруча тетрәндергеч. Әлеге дә баягы җан асрау өчен алынган аз гына арыш өчен 10 елга утырткан булалар аны. Төрмә срогын тутыргач, төенчекләрен җыйный һәм кайту юлына чыкканчы якындагы буага су коенырга бара һәм батып үлә. Ике баласы Бүләк әбиемнәр күршесендә, әби-бабайда үсте. Тәрәзәләренә кунган күбәләккә карап кызы Саниянең: "Әллә син безнең әнинең җанымы?" - дип елаганын һич онытасым юк.
    Шушы авыр елларда күп кеше Чокырчаны ташлап читкә тарала башлый, авыл әкренләп бетүгә юл тота, кечкенә авыллар шаукымы башлану моны тагын да тизләтә. Кайчандыр меңгә якын халкы булган, гөрләп яшәгән авылның шундый хәлгә төшүе бик тә кызганыч. Бүгенге көндә биредә яшәүчеләр саны 75, башлангыч мәктәптә укучылар өчәү. Илленче еллар башында без - башлангычта укучылар әле җитмешкә якын идек. Бүгенге Чокырча ятим бала хәлендә. Авылны яшәтү өчен бит эше, юлы, медпункты кирәк, мәктәпне саклап калу өчен балалар туу кирәк. Менә шулары юк шул. Үзләре җаннары-тәннәре белән тырышу бәрабәренә төзелгән колхозның таркалып баруына, авылның бетә баруына ветераннарның, әби-бабаларның рухы рәнҗеп ятадыр шикелле.
    Җир йөзеннән югалмасын иде Чокырчабыз.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: