Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Туфан белән бәхәс

    Милләтебезнең горурлыгы булган Туфан Миңнуллинның безнең арабыздан китүе Тукайдан соң иң зур югалтуларның берсе булды. Миңа Туфан белән Б.Ельцин турында бәхәскә керергә туры килде. Шушы вакыйганы кыскартып тасвирларга булдым. "Татарстан яшьләре"нең 2002 елның 25 май санында Туфанның "Сагынырбыз әле Ельцинны" дигән язмасы басылды. Анда, аерым алганда, түбәндәгеләр язылган иде.

    Реклама

    "...Б.Ельцинга бик күп гаеп тактылар. Исерекбаш дип мыскыллап сөйләделәр. Әмма теләсә ни әйтсеннәр, ул Русиядә Горбачевтан кала демократия чалымнарын кертергә тырышты. Демократиядә яшәргә өйрәнмәгән монархизм, тоталитаризм, тирания, деспотизм рухында гасырлар буена тәрбияләнгән Русия халкы коллыктан арынырга теләмичә тартышты, Ельцинны кабул итә алмады. Горбачевны сүкте, халыкның хәерчелеккә баруына аларны гаепләде. Тик бу кешеләрнең гаебе, әлеге дә баягы халыкны демократия шартларында яшәтеп карау иде. Русияне Ельцин таркатты дигән сүз ялган иде. Ленинның: "Русия - халыклар төрмәсе", - дигән сүзләре чын хакыйкатьне аңлатучы сүзләр иде. Ләкин Ленин халыкларны төрмәдән чыгара алмады. Аның зур ялгышы - халыкларны кыйнап, оҗмахка кертергә тырышуы иде. Һәм ул ялгыш Сталин тираниясенә китерде. Русия, ни кызганыч, халыклар төрмәсе булудан туктамады. Моның шулай икәнен күпләр аңлады, ләкин нишләргә икәнен белмәделәр. Горбачаев белән Ельцин да изге эшкә нишләргә белми тотындылар. Дәрт - бар, дәрман юк иде. Русияне бары чын демократия, чын федерализм гына коткара аласын тойсалар да, теориясен булдыра алмадылар... Русиядә дошманнар эзләү башланды. Үз гражданнары арасыннан дошман эзләү - бигрәк тә куркыныч нәрсә. Дошман милләтләр дә табылды инде".
    Туфанның югарыда әйтелгән сүзләре белән тулысынча килешәм. Моннан 10 ел элек Русиянең кая барганлыгын ул даһиләрчә алдан күргән. Әмма ахырдан: "Сагынырбыз әле Ельцинны. Сагына башладык инде", - дигән нәтиҗә ясавы белән һич тә килешмим. Аңа җавап итеп түбәндәге язманы җибәрдем.

    Ельцинны сагынырбызмы?
    "Драматург, публицист, депутат буларак, иң ихтирам иткән шәхес Т.Миңнуллинның "Сагынырбыз әле Ельцинны" дигән язмасын укыгач, каләмгә тотындым.
    -Ни өчен без Ельцинны сагынырга тиеш, гади халыкка ул китергән фаҗигадән дә артык тагын нәрсә эшләргә мөмкин? - дигән сорау аңымны бораулады.
    Үземне Туфан урынына куеп, мәсьәләне психологик яктан уйлап карадым. Җөмһүриятебезнең суверенлыгы өчен ничек көрәшүен, Татарстан конституциясен иҗат итүдәге хезмәтләрен күз алдыма китердем. Соңгы вакытта Мәскәүнең Татарстан суверенлыгына һөҗүмен, Конституцияне үзгәртергә мәҗбүр итүен, хәерче төбәкләр дәрәҗәсенә төшереп калдырырга омтылуын уйладым. Татарстанның чын патриоты буларак, мин Туфан әфәнденең Ельцинны сагыну мәсьәләсен тар планда, Татарстанның суверенлыгы күзлегеннән чыгып нәтиҗә ясагандыр, дигән фикергә килдем. Туфан белән бәхәскә керергә теләмичә генә, форсаттан файдаланып, аның мәкаләсендәге кайбер фикерләргә үземнең карашымны чагылдырырга булдым. Ельцин Русияне КПСС диктатурасыннан, тоталитаризмнан коткаручы, аны бөтен цивилизацияле дөньяда бара торган базар икътисады юлына алып керүе, демократик ирекләр бирүче буларак, дөнья тарихына кереп калачак. Әмма шушы бөек эшне практик тормышка ашыруның Ельцин кебек сәяси авантюрист кулына эләгүен Русиянең гади халкы өчен рухи бәхетсезлек һәм фаҗига дип саныйм. Президент буларак ул башка сыя алмаслык, иң гади, надан кеше дә булдыра алмаслык ялгышлар эшләде. 1992 елның башында бәяләрне ычкындырып: "Өч айда Русиядә үзен-үзе көйләүче базар икътисады барлыкка киләчәк. Өч айга түзегез", - дип белдерде. Нәтиҗәсен тасвирлап тормыйм.
    ...Мошенник олигархлар ил байлыгын бушка диярлек үзләштерделәр. Ә халыкка Чубайс чекларын тараттылар. Янәсе, һәрбер чекка ике "Волга" машинасы тиячәк. Хәерчеләнгән, таланган 30 миллион пенсионерга 132 сум Брежнев пенсиясе әһәмиятлерәкме, яки Ельцин демократиясеме?! 1998 елның 12 августында Ельцин телевизордан: "Рубль девальвациясе булмаячак", - дип белдерде. Ә 17 августта ул 400 процентка очсызланды. Шул рәвешчә, дәүләт икенче мәртәбә халыкны талауны оештырды. Түрәләр, банкирлар кесәләрен долларлар белән тутырып калдылар.
    Минем фикеремчә, Ельцин үзенең Президентлык чорында ике уңай эш эшләде. Беренчедән, үзеннән хаклы рәвештә көлгән өчен эзәрлекләмәде. Икенчедән, үзенең практик эшендә тулы банкротлыкка чыгуын, физик һәм акыл ягыннан деградацияләнүен аңлап, Президентлыгын Путинга тапшырып китеп барды. Анысын да үз кешесен калдыру өчен эшләде. Йомгаклап шуны әйтәсе килә: Березовскийлар Ельцинга алтын һәйкәл куячаклар. Пенсиягә киткәч тә, Ельцинның гаиләсе өчен зур чыгымнар тотылды. Оҗмахтагыча яшәп калды. Биек коймалы дачасында халыкның ыңгырашуы аңа ишетелмәде. Таланган гади халык аны сагынмаячак. Әгәр Туфан Миңнуллинны дөрес аңлап җиткермичә, аның язмасындагы фикерләрне дөрес яктыртмасам, түбәнчелек белән гафу үтенәм. Бу мәкалә дөнья күрсә, аның теләсә нинди тәнкыйтенә түзәргә әзермен".
    Рафак Якупов, пенсионер, Кукмара районы, Манзарас авылы. 13 июль, 2002 ел

    Рәхмәт, Рафак туган!
    "Татарстан яшьләре"нең 13 июль санында Р.Якуповның "Ельцинны сагынырбызмы?" дигән мәкаләсен укыдым да, авторга рәхмәт әйтәсем килде. Чөнки мәкалә минем "Сагынырбызмы Ельцинны" дигән уйлануларым уңаеннан язылган һәм бик әдәпле итеп автор минем белән бәхәскә кергән. Менә шулай булырга тиеш ул фикер алышу, бәхәсләшү. Югыйсә, без еш кына үзебезгә ошамаган язма укысак, сүгенергә, язма авторын мыскылларга тотынабыз, әдәп кагыйдәләрен онытабыз. Инде бәхәснең асылына килгәндә, Р.Якупов белән тулысынча килешәм. Ул дөрес әйткән. Мин үземнең уйларымда Ельцинны күккә чөеп мактарга уйламадым да. Аның исемен суверенитет белән бәйләп, Русия дигән илдә әз-мәз генә булса да, демократия чаткылары күренү уңаеннан гына искә алдым. Гомумән, мин мактап телгә алырлык патшаның Русиягә килгәне юк әле. Шуңа күрә дә Рәсәй бәргәләнә, кайсы юлдан китәргә белмичә газаплана. Әллә нинди реформалар бер-бер артлы туа тора. Ә халык һаман хәерче. Урыстан кала милләтләр һаман да кысылган хәлдә кала бирә. Минем язманы укып, үз фикерен шәп итеп әйткән Рафак туганга тагын бер рәхмәт".

    17 июль, 2002 ел

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: