Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Туембашлылар бер-берсенә туган

    Без кемнәрнең дәвамчылары, ерак әби-бабаларыбыз кемнәр булган? Ничек көн күргәннәр, ни белән шөгыльләнгәннәр? Бу сораулар хәзер күпләрне кызыксындыра. Совет заманында өзелгән нәсел җепләрен ялгарга омтылып, җиде буын бабасын ачыклап кына калмыйча, тарих төпкеленең тагын да тирәнрәк чорына күз салучылар бар. Туембаш авылы халкы да үз нәсел-нәсәбен ачыклауга керешкән. Бу хакта...

    Без кемнәрнең дәвамчылары, ерак әби-бабаларыбыз кемнәр булган? Ничек көн күргәннәр, ни белән шөгыльләнгәннәр? Бу сораулар хәзер күпләрне кызыксындыра. Совет заманында өзелгән нәсел җепләрен ялгарга омтылып, җиде буын бабасын ачыклап кына калмыйча, тарих төпкеленең тагын да тирәнрәк чорына күз салучылар бар. Туембаш авылы халкы да үз нәсел-нәсәбен ачыклауга керешкән. Бу хакта безгә әлеге авылда туып-үскән Фәрит Вәлиев сөйләде.

    -Фәрит әфәнде, мондый ният кемнең уена килде? Бик зур күләмле эш бит бу: сүз һәр гаиләнең шәҗәрәсен төзү турында бара.

    -Бу мөһим эш игелекле гамәлләре белән танылган авылдашыбыз, республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов тәкъдиме белән башланды. Ул барлык чыгымнарны үз өстенә алды. Мәскәү, Казан, Киров, Уфа архивларыннан безнең авылга кагылышлы барлык материалларны - метрика кәгазьләре, халык санын исәпкә алу документларының күчермәләрен кайтартты. Мәгълүматлар килү әле дә дәвам итә. Халык үзе дә шәҗәрәләр төзүдә актив катнаша. Кайберәүләр инде 9-11 буын бабаларын ачыклый алган. Мәчеттә бу мәсьәләгә багышланган җыелышлар үткәрелә, мәктәптә конкурслар оештырыла. Хәзерге көндә шулай ук, шәҗәрәләрне дә кертеп, авыл тарихын язу бара. Авылга нигезнең 1604 елда салынганы мәгълүм. Анда килеп урнашкан кешеләр турында 1678 елда халык санын исәпкә алу язулары сөйли. Ул вакытта бу чара илебездә тәүге тапкыр үткәрелгән. Аннан алдарак - билгесезлек.

    Шунысы кызык, алда әйтелгән эзләнүләр нәтиҗәсендә Туембашта яшәүче барча кешеләрнең туганнар булуы ачыкланды. Тарихи китап исә бүгенге генә түгел, киләсе ничәмә-ничә буыннар өчен кадерле истәлек булыр.

    -Сезнең "Кукмара тарихы. Бакыр заводлары"дигән китабыгыз басылып чыкты. Форсаттан файдаланып сорыйк әле: юрист белеме белән ничек тарихчы булып киттегез?

    -Бу һөнәр турында кечкенәдән үк хыялландым. Хокук саклау органнарында хезмәт куйганда бу эшнең минеке түгеллеген аңладым. Ул чакта районыбызда булган бакыр заводлары турында бик аз билгеле иде, мин шул юнәлештә эзләнә башладым. Себергә йөреп эшли башлагач, юл уңаеннан Екатеринбург (Свердловск) архивына кереп чыктым. Анда бер атна буе утырып, шактый мәгълүмат тупладым. "Метал савыт-сабалар заводы" җәмгыяте җитәкчесе Азат Заһидуллин фатихасы белән материаллар туплавымны дәвам иттем. Китап өч мең данә белән дөнья күрде.

    -Кукмара киез итек-киез комбинаты тарихын язуда да катнашкансыз, дип ишеткән идек.

    Реклама

    -Бу эшне миңа комбинат директоры Шамил Әхмәтшин тәкъдим итте. Тарихи фактларны ачыклауда ул үзе дә, туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре дә ярдәм күрсәтте. Моннан тыш архивларда бик күп "казынырга" туры килде. Кукмара фабрикантларының тормышына кагылышлы фактларга тап булдым. Барысының да язмышлары билгеле булды.

    -Кыскача гына әйтеп узыгыз әле.

    -Мәсәлән, фабрикант Николай Комаров, гражданнар сугышы вакытында аклар гаскәренә ияреп, Себергә киткән. Анда совет власте ягына күченеп, йон хәзерләү буенча губерния бүлеге начальнигы булып торган. 1921 елда Казанга күченеп кайтып, "Таттекстиль" оешмасына коммерция директоры итеп эшкә алынган, анда 1930 елга кадәр эшләгән. Ә аның бертуган энесе Сергей НЭП (яңа икътисадый сәясәт) чорында Кизнер районының Синярка авылында итек басу эшен оештырган.

    -Көтелмәгән ачышлар да ясагансыз икән.

    -Әйе, "Канга буялган комиссар" дигән исем тагылган Николай Ежовның Кукмара кияве булуы ачыкланды. Ул 1936-1938 елларда СССРның эчке эшләр халык комиссары вазыйфасын башкарган, "Зур террор" дип аталган репрессияләрнең төп оештыручысы булган. Ә Кукмарага ул 1919 елда Казан радио мәктәбе белән килә. Әлеге мәктәпнең максаты Нократ елгасының сул ярындагы фронт сызыгыннан (монда кызыллар тарафыннан Колчак гаскәрләре туктатыла) хәбәрләр җиткерү була. Биредә Николай Ежов райондашыбыз Антонина Титовага өйләнеп, янәдән башкалабызга китә. 1930 елда алар аерылыша.

    -Кызыклы әңгәмәгез өчен рәхмәт. Эзләнү эшләрегездә уңышлар юлдаш булсын.

    Әңгәмәне Гөлҗофар МИННЕХАНОВА алып барды.

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: