Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Төп нигезнең учагы сүрелми

    Бистәбезнең үзем яшәгән Ибраһим Халфин урамы, аның кешеләре турында берничә мәртәбә язганым бар. Үтә дә уңган, тырыш кешеләр яши биредә. Урамыбыз елдан-ел төзекләнә, яшәрә, яңа бизәкләр ала, яшеллеккә күмелә.

    Реклама


    Бүген мин урамыбызның мөхтәрәм шәхесе, 41 ел балалар укыткан, хәзер өлкән кызы Рузилә тәрбиясендә яшәүче Нурзия Хәкимҗан кызы Шакирова турында сөйләргә телим. Сәбәп тә бар: тиздән Аналар көне! Нурзия Төркәш авылының булдыклы, тәвәккәл егете, районыбызның иң яхшы бригадиры исеменә лаек булган Хәкимулла белән 5 кыз һәм бер малай тәрбияләп үстерәләр. Барлык балалары да югары белем алып, бүгенге көндә дәрәҗәле урыннарда эшлиләр. Оныклары да бер-бер артлы югары уку йортларына кереп, Татарстан һәм Россия күләмендәге бәйгеләрдә җиңү яулап, фән юлында уңышлы адымнар ясыйлар.
    Нурзия Хәкимҗан кызы 1929 елда Саба районы Олы Нырты авылында туа. Гаилә ишле, Нурзия - биш баланың иң өлкәне. Әнисе Миңнебану Кукмара районы Өркеш авылы сәүдәгәрләре нәселеннән. Кулакларга каршы кискен көрәш башлангач, бу нәсел-ыруның барысын да, Миңнебанудан кала, Себергә сөрәләр, бар мал-мөлкәтләрен тартып алалар.
    Нурзиянең әтисе Хәкимҗан 8 балалы гаиләдә икенче бала булып үсә. Әниләренең бала тапканда яшьли гомере өзелә, шулай итеп, балалар ятим кала. Сугыштан соңгы елларда Хәкимҗан белән Миңнебану сеңлесенең ятим калган 2 баласын тәрбиягә алалар. Хәкимҗан каршы килми, кем-кем, ул ятимлекнең нәрсә икәнен яхшы белә.
    Нурзия кечкенәдән әнисе Миңнебануның гаҗәп матур, моңлы җырларын тыңлап үсә, үзе дә җырларга ярата. Сугыш башланганда аңа 12 яшь була. Ә 14 яшь тулуга аны, чая, җор телле, зиһенле кызны, Саба районының Оет авылына башлангыч сыйныф укытучысы итеп җибәрәләр. Ул мәктәп эшенә чума, җыр-бию аның гомерлек юлдашы була. Әлбәттә, өйдәгеләрне дә онытмый, эшләгәнгә биргән ризыкны үзеннән кечкенә 4 балага һәм әнисенә алып кайта.
    Бәла көтмәгәндә килә. Очына-очына туган авылына кайтып баручы 17 яшьлек кыз язгы суга бата, чак кына үлми кала. Язгы салкын су үзенекен итә, кыз бик каты салкын тидерә. Аяклар үтереп сызлый, тыңламый башлый, урын өстенә егыла. Әнисе аны аякка бастыру өчен ниләр генә эшләми: дәвалаучы карчыклар янына бара, төрле төнәтмәләр эчертә, авылда кем мунча яга, ана кызын шунда күтәреп бара: мунча себеркесе белән чаба, аякларын җылы суда тота. Әнисе эштә чагында Нурзияне сеңлесе Сафия карый, тәрбияли: ашата, эчертә, аякларын җылы әйбер белән төрә. Тырышлыклар бушка китми: бер ел дигәндә кыз аякка баса.
    Мәктәптә эшләвен дәвам итә Нурзия. Читтән торып педучилище, аннан Казан дәүләт университетының татар филологиясе факультетын тәмамлый. Саба районының Завод Нырты мәктәбендә завуч була, татар теле укыта. 1959 елда Төркәш егете Хәкимулла белән гаилә коралар.
    Хәкимулланың туганнары да - репрессия корбаннары. Әтисе ишле гаиләдән: 9 бала үсә. Тырыш гаилә иген игү белән шөгыльләнә, мал-туар асрый, эшләп көн күрә. Ләкин тир түгеп табылган мөлкәт тә, җир дә тартып алына. Әтиләре сугышка китеп, кире әйләнеп кайтмый. Хәкимулла бик яшьли тормыш арбасына җигелә.
    Төркәшкә килен булып төшкәч, Нурзия Түбән Арбаш мәктәбенә күчә, анда 13 ел татар теле укыта. Ләкин кайнанасы Сәгыйдә авырып киткәч, Нурзия Төркәш башлангыч мәктәбенә урнаша.
    Ишле гаиләдән башка тормышларын күз алдына китермәгән Нурзия белән Хәкимулланың бер-бер артлы балалары дөньяга килә. Әти-әниләре иртәдән эштә, балалар Сәгыйдә әбиләре янында. Әмма 1973 елда Сәгыйдә вафат була. Ул чагында иң өлкән балага 13 яшь, иң кечкенәсенә - 4 яшь. Балалар бер-берсенә булышып, эшкә өйрәнеп үсәләр.
    Армиядә Хәкимулла водолаз булып хезмәт итә. Шулай бер чакны су астына төшкәндә, иптәшләренең саксызлыгы аркасында, кислород белән өзеклек килеп чыга. Су астындагыларның кайберләренә бу фаҗига белән тәмамлана, көче ташып торган, куәтле Хәкимуллага да бу кыйммәткә төшә: бер үпкәсен югалта. Әмма горур солдат инвалидлыктан баш тарта, бер үпкә белән эшләп көн күрә.
    Эшкә батыр, көр күңелле Хәкимулла, буш минутларда кулына гармун ала, җырлый да, биетеп тә җибәрә. Ә Нурзиягә, балаларга шул гына кирәк тә: алар аңа кушыла. Өйдә шундый күңел ачу- бәйрәмнәр әледән-әле кабатланып тора. Әти-әниләре кебек, балалар да җыр-моң, музыка, сәнгатьле уку, борынгы йолаларны гомерлек юлдаш итеп алалар.
    Нурзия Хәкимулла белән 33 ел гомер итә. Сер бирмәс, горур, авыруларны җиңеп яшәүче ир 58 яшендә эшкә киткән җирендә йөрәк өянәгеннән вафат була.
    Нурзия Хәкимҗан кызы инде 6 ел урын өстендә. Аның ташып торган энергиясе сүрелмәгән әле. Ул заман сулышын тоеп яши, дөнья яңалыклары белән хәбәрдар. Радио тыңлый, телевизор карый, газета-журнал, китаплардан аерылмый. Өстәлдә дисбе, дини басмалар.
    Ул Г.Тукай, Һ.Такташ, Г.Ибраһимов, М.Җәлил, Х.Туфан, М.Мәһдиев әсәрләренә әледән-әле әйләнеп кайта, яттан әдәби әсәрләрдән өзекләр укый. Шөкер, тавышы көр, аһәңле, күңелне җәлеп итә. Кайчандыр ул кичә-концерт, юбилей, төрле тамашаларны алыштыргысыз алып баручы иде. Бу сәләт аның балаларына да күчкән.
    Бер акыл иясе "Иң яхшы заман - без яшәгән заман" дип әйткән, имеш. Нурзия Хәкимҗан кызы нинди кырыс һәм каршылыклы чорда яшәсә дә, гөрләп үткән балачагын, янып-көеп эшләгән мәктәп елларын, бергә укыткан хезмәттәшләрен, укучыларын, берсеннән-берсе мавыктыргыч әдәби-музыкаль чараларны, йөзләгән тамашачыны җәлеп иткән сәнгатьле сөйләмен сагынып, яратып искә ала. Ул бүген дә үзенең укучылары белән бәйләнешне өзми, хәбәрләшеп тора. Ни әйтсәң дә, гомер пыскып, ыңгырашып түгел, гөрләп, яңгырап, эз калдырып узды.
    Ветеран укытучы, күп бала анасын борчыган нәрсәләр дә байтак. Ул бу турыда еш сөйли. Сугыштан соңгы ачлык елларда да балалар күп туды, өй тулы бала-чага иде. Моннан куанычлы, өметле нәрсә булырга мөмкинме. Ә бүген нәрсә? Кара син телевизор, газета-журналларга: ана баласын ташлап киткән, мал-мөлкәт өчен туган туганы белән талаша. Ялгыз, тәрбиясез калган өлкәннәр күпме? Бу ят, кыргый күренеш каян килеп керде соң әле безгә?
    Рухи кыйммәтләр җуелды, кыйблабызны таба алмыйча буталып беттек. Дин тормышка акрын керә. Шөкер, балалар, яшьләр арасында дин юлына басучылар күбәя. Бу, әлбәттә, киләчәккә өмет уята.
    Быел Нурзия Хәкимовна кызына 82 яшь тулды. Гадәттәгечә, Ананың гомер бәйрәмен быел да Төркәштә төп нигездә үткәрделәр. Нурзиянең дә, инде гүр иясе Хәкимулланың туган көннәре 15 августта. Хәкимулла исән булса, балалары, оныкларына карап: "Тормыш баганаларым-куанычларым" дияр иде. Кресло-коляскадагы Анага урын түрдән, табын күрке булып утыра.
    Олы кызлары Рузилә - икътисадчы, Рузалия - район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары, Фәнзилә - филология фәннәре кандидаты, доцент, 70тән артык фәнни хезмәт авторы, "Түгәрәк уен" "Бөтен россия" татар фольклор фестивале, республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге директоры, "Түгәрәк уен" җурналын гамәлгә ашыручы, шеф-редакторы. Рәхилә Мамадыш районы Олыяз мәктәбендә укыта. Диләрә - район мәгариф бүлегенең "Информация-методик үзәге" җитәкчесе. Әлфир - "Тылсым" социаль-хезмәт күрсәтү үзәге директоры.
    Нурзия ханымның барлык балалары, оныклары да татар, рус телләрендә яхшы сөйләшәләр, оныклары инглиз телендә дә аралашалар. Ана төп нигезгә сукмак өзелмәвенә куанып бетә алмый. Казанда яшәүче кызы Фәнзилә гаиләсе белән җәйге ялын 6 ел рәттән Төркәштә үткәрә. Бу вакытта әнисен дә үзе янына алып кайта. Ире Усманның табиб булуы да бик уңай, әбисенең сәламәтлеген тикшереп тора. Моның өстенә Усман менә дигән умартачы, бакчачы. Төп нигездә уңыш мулдан үсә. Мамадыштагы кызы Рәхилә, поселокта үз йортлары белән яшәүче балалары да Ананың хәлен белеп торалар. Биредә оныкларының туган көннәрен үткәрү дә матур гадәткә әйләнгән.
    Балалары: "Әни, озак яшә, син - нигезебезнең учагы, безне җыеп-туплап торучы, тормышыбызның тоткасы",- диләр.
    Моннан да зур бәхет, куаныч булырга мөмкинме Анага!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: