Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Төнге фаҗига (булган хәл)

    Озак еллар узса да, йөрәгемә тынгылык бирмәгән бу фаҗига, күпме генә тырышып та, онытылырга теләмәде. Кичке аш өстәле тирәсенә түгәрәкләп утырган гаилә әгъзаларына уйчан күзләре белән карап, гаилә башлыгы һәркайсын барлап чыкты. Үткән гомер... Бары 2 көн элек кенә 50 яшьлек юбилеен күңелле итеп, шаулатып үткәреп җибәрделәр. Мактау, олылау сүзләре,...

    Озак еллар узса да, йөрәгемә тынгылык бирмәгән бу фаҗига, күпме генә тырышып та, онытылырга теләмәде.

    Кичке аш өстәле тирәсенә түгәрәкләп утырган гаилә әгъзаларына уйчан күзләре белән карап, гаилә башлыгы һәркайсын барлап чыкты. Үткән гомер... Бары 2 көн элек кенә 50 яшьлек юбилеен күңелле итеп, шаулатып үткәреп җибәрделәр. Мактау, олылау сүзләре, бер караганда, башны да әйләндерде, күкләргә дә чөйде, җиргә дә төшерде. Юбилярны зурлап, хөрмәт итеп сүз алган хезмәттәшләренә, тормыш иптәшенә ул бик рәхмәтле иде. Инде ике көн узса да, олы рәхмәт тулы йөрәге берничек тә үз урынына утырырга, тынычланырга теләмәде шул. Барысын да кочып, рәхмәтен җиткерәсе килде аның. Өч баласына соклану һәм горурлык катыш карашын төбәп, тормыш иптәшенә алга таба да гаиләдәге бердәмлекне сакларга, олы яшьтәге әнкәсенә ихтирамны югалтмаска киңәш итте ул. Уртанчы кызлары күптән кызыгып йөргән матур күлмәк алу өчен, акча чыгарып өстәлгә куйды. И, белгән булсамчы шул вакытларда бу сүзләрнең васыять икәнен!

    Бәйрәм кичәсендә иптәшләренең ихтирам итүләренә, күңеле шулай нечкәреп китүенә аптырарлык түгел иде. Шуңа күрә дә кичке сәгатьтә аның матур итеп киенеп, шундый хөрмәт күрсәтеп бәйрәм оештырганы өчен җитәкчесенә рәхмәт әйтергә баруына гаиләдәге бер кеше дә каршы килмәде.

    ... Ире төнге сәгатьтә дә күренмәгәч, Раилә җитәкченең йорты янына бара, ләкин аларның утлары сүнмәгәнен күреп, гәпләшеп утырган ир-атларны бүлмим дип, кыенсынып кире борылып китә. Иртә язгы караңгы төн. Табигать уянган, матурланган чак. Әмма нигәдер күңел моны тоярга теләми, үз урынын таба алмыйча борчыла. Тормыш иптәшен көтеп, балаларны бер-бер артлы йокы урыннарына салып, нигәдер шом баскан йөрәген тынычландырырга теләп, укый башлаган китабын тотып, мич янына барып утыра ул. Укуга бирелеп, ярты төн узганын сизми дә кала. Рәтләп йокыга да китә алмыйча боргаланып ятканчы, эзләп чыгыйм дип урамга аяк баса. Ирен таба алуына шикләнеп, бергәләп эзләрбез дигән уй белән туганы ишеген кага. Авыл тынган, хезмәттәшенең йорты янында урамны балкытып, юл күрсәтеп торучы зур ут та янмый. Туганнар бергәләп Абдулланы эзләргә тотына. Табигатьнең яз белән кыш көрәшкән чорында үзләренең капкасыннан берничә адымда салкыннан бөрешкән, карлы пычракта катып, хәрәкәтсез калган гәүдәне озак эзләргә кирәк булмый... Хезмәттәше белән озак кына вакыт аралашып, хәйран гына җылыткыч эчемлек кабул иткәннән соң, йорт хуҗабикәсе Марзия, Абдулланы типкәләп, урамга куып чыгара, йорт янындагы юл күрсәтүче зур утны да сүндереп куя. Халкыбызның "Мондый көнне яхшы хуҗа этен дә урамга чыгармый", дигән мәкален искә алам да, күңелемдә сорау туа: "Кем соң син таш йөрәкле "кеше"?" Ни начарлыгы тигән аның сиңа? Балаларын ятим итеп, канлы күз яше белән елаткан, әнисен газиз улын соңгы юлга озатырга мәҗбүр иткән адәм актыгы? Күзләренә карыйсым килмәсә дә, соравыма җавапны күзләренә карап бирер идем мин. Кеше исеменә лаекмы син? Аллаһ каршында җавап тотарга әзерме син, Алла бәндәсе? Ялгызы 3 бала белән тол калган хатын кара болыт каплаган тормышны ничек итеп тартты икән дә, авырлыкларга сыгылмыйча, бирешмичә, ничек ул сабыйларны кеше итте, белем биреп, олы тормыш юлына чыгарып, аякка бастырды икән - анысын бер Ходаем үзе беләдер...

    Кара төнне сызып таң беленеп килгән чагында авылдашым Миннур апа, йокысын югалтып, бәрәнләргә тиешле сарыгын карап керим дип, ишегалдына чыга. Абзар ишеген ачып керим дигәндә колагына елау катыш курку сүзләре ишетелеп, тынып кала. Шыңшып, тиз-тиз әйтелгән сүзләрдән Миннур апа Абдулла абый исемен ачык ишетә, ләкин тәгаен ни булганын икенче көнне, авылда фаҗига билгеле булгач кына аңыша. Миннур апа бу турыда тол калган хатынга еллар узып, йөрәктәге яра төзәлә башлагач кына сөйли. Төнге шул каһәр суккан сәгатьтә, пычрак ерып, ахирәт дусты янына киңәш сорарга килгән Марзия апаны ишеткән икән ул. Нәрсә комачау иткән тегесенә Абдулланың гаиләсенә килеп, баш иеп, дөресен әйтергә! Тәккәберлекме, мин-минлекме, явызлык кылып та, җавапсыз калу теләгеме? Авылдашлары янында ярарга тырышып, күзен көчләп күз яше белән чылатып, ялганга батып, үзен-үзе акларга тырышып яшәвен авыл халкы аңламый диеп уйлый микән хәзер дә?

    Билгеле сәбәпләр аркасында исемнәрне үзгәртеп язарга мәҗбүр булам. Бу хәл 40 елдан артык элек районыбызның бер авылында булды. Әни хәзергә кадәр бик өзгәләнә, аның үтенечен тормышка ашырырга теләп яздым бу юлларны.

    Галия ШӘЙМАРДАНОВА

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: