Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Үткәннәрне искә алып (әти-әнием сөйләгәннәрдән)

    Әтием Габделхәй Мусин Ядегәр авылында туып, шунда гомер иткән. Балачагы бик авыр елларга туры килә аның. Әти тугач, аңа күпмедер сутый имана җире биргәннәр. Шул җирне кул белән сөргәннәр, булса, ашлыгын чәчкәннәр. Көз көне исә барлы-юклы уңышны урак белән урганнар, табагач белән сукканнар, шуның белән ясак түләгәннәр. Гаиләгә каламы-юкмы, ул...

    Әтием Габделхәй Мусин Ядегәр авылында туып, шунда гомер иткән. Балачагы бик авыр елларга туры килә аның. Әти тугач, аңа күпмедер сутый имана җире биргәннәр. Шул җирне кул белән сөргәннәр, булса, ашлыгын чәчкәннәр. Көз көне исә барлы-юклы уңышны урак белән урганнар, табагач белән сукканнар, шуның белән ясак түләгәннәр. Гаиләгә каламы-юкмы, ул хакта уйлаучы булмаган...

    Гражданнар сугышы башланганда әтиемә 15 яшь кенә була. Әмма үсмер дип тормыйлар, авылның яше-карты белән бергә аны да атка утыртып сугышка җибәрәләр. Яу кырына киткәндә үзләре белән бераз ашау, тимер таяклар, сәнәкләр алганнар. Өч көн, өч төн юлда булырга туры килә аларга. Өйдән алган ризыклары беткәч, печән ашаганнар, чокырда җыелган суны эчкәннәр. Тиешле урынга барып җиткәч, боларга кемне кыйнарга кирәк булуын әйтеп, сугышка кертеп җибәргәннәр. Бик күпләр имгәнгән, мәңгелеккә ятып калучылар да шактый булган. Әтиебез исә исән-сау туган йортка кайта ала. Әмма тыныч тормышта яшәүне 1921 елгы ачлык челпәрәмә китерә. Ул елны җәй бик коры килә, кырда ашлыклар, үләннәр көеп бетә. Күп кеше басулардагы черек бәрәңге, печән, үләннәрне җыеп ашап, җан асрый. Халык ачлыктан бик күп кырыла. Гомерләре бетмәгән булгандыр инде, әтиләрнең гаиләсендә өч малай, бер кыз исән кала. Ясак җыюлар да һаман дәвам итә. Бирергә бернәрсәләре дә булмагач, әтиләрнең сыерларын алып чыгып киткәннәр. Балалар ач дип тә тормаганнар, мәҗбүри заем түләткәннәр.

    Әти 1929 елда Түбән Казаклар авылы кызы Гөлйөзем белән тормыш кора. Үги әнинең җәберләүләрен күреп үскән кызның бер киндер күлмәк һәм тишек чабатадан башка юньле-рәтле киеме дә булмый. Гаиләдә бер-бер артлы балалар дөньяга аваз сала. Әтине Бөек Ватан сугышына алып киткәндә әни биш бала белән калган, шуларның дүртесе ачлыктан үлгән. Әни эшкә киткәндә калдырган бер бәрәңгене 8 яшьлек иң олы бала кечкенә туганнарына бүлеп ашата торган була. "Бик нык шешенеп, күбенеп, эч авыртуына түзә алмыйча җан бирде ул", - дип сөйли иде әни. Калган балалар бер яшьләре тулганчы ук үлгәннәр. Кышкы салкын көннәрдә мичкә ягарга утын булмаган, ашарга ризык та юк. Әни балаларны өйдә бикләп калдырып, көне-төне эштә булган. Алар Кукмарадан авылга кадәрге 35 чакрым араны җәяү йөргәннәр, орлыкка ашлык ташыганнар. Әти, авыр яраланып өйгә кайтса да, бераз тернәкләнгәч, аны кабат сугышка җибәрәләр. 1944 елда тагын бер абыем туа. Әти, сугыш бетеп, бер ел узганнан соң гына беренче төркем инвалид булып, култыкса таякларында туган нигезенә кайта. Әни әтине бик яхшылап тәрбия кыла. Ашарга юк, кием-салымны әйтмим дә инде. Авырлыкларга ничек түзгәннәрдер алар, белмим! Әни яман чирдән, әти исә йөрәк өянәгеннән бер-бер артлы бакыйлыкка күчтеләр. Без сигез бертуган калдык. Иң олы 1934 елгы абыебыз вафат инде, калганнарыбыз исән-сау.

    Реклама

    Безнең әти өй эчендә генә таяксыз йөри алды, гел бил авыртуыннан зарлана иде. Әтигә бернинди өстенлек, хәтта таяк та бирелмәде. Аның берничә орден-медале бар, алар юкка гына бирелмәгәндер бит инде... Ядегәр мәктәп бакчасындагы һәйкәлдә сугышта катнашканнарның исемнәре бар, безнең әти анда да юк.

    Кәүсәрия МИННЕГАЛИЕВА, Кукмара

    фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bimages%3B%3B&text=&

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: