Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Үткәннәргә кайтып

    Көнчыгыш календаре буенча тиздән Елан елына аяк басачакбыз. Кешелекне анда ниләр көтүен күрәзәчеләр дә төгәл әйтеп бирә алмый. Үткәннәрдән башка киләчәк юк, диләр. Тарих төпкелендә калган 1989 елда безгә Елан нинди әкәмәтләр күрсәткән, ничек сынаган икән безне - район газетасының шул елгы төпләнмәсенә күз йөртеп чыгыйк әле. Газетаның һәр саны...

    "Яңа политиканы хуплыйбыз" дигән язмалар белән беррәттән район газетасына зарлы хатлар да килгән. "Прилавкалар буш, көндәлек кирәк-яракларны табып булмый", "Сабын һәм порошок ник югалды?", "Үзебезнең Татарстанда җитештерелә бит шикәр. Нишләп сатуга җитәрлек чыгармыйлар икән? 1989 елның февраль, март айларына тиешле икешәр килограмм шикәр дә булмады", "1нче номерлы кибеткә конфет, юньлерәк печенье кайтса, кыямәт көне башлана. Сатып алучыларга сәгатьләр буе чиратта (кайвакыт яңгыр яки кар астында) торырга туры килә. Сатканда бер кулга бирелә торган норманы да онытмаска кирәк", "Чират торып, талонга тиешле ике кило ит алганда сатучы иң начар кисәкне бирде. Үзе дорфа, ниндиен бирәм, шунысын алырсың, ди" - мондый эчтәлекле хатлар ул еллардагы чынбарлыкны тасвирлый. Газетада хәзерге кебек экзотик җиләк-җимешләрдән түгел, кишер, помидор вареньелары әзерләү рецептлары бирелгән. Шикәрсез ничек кайнатканнар икән, дип сорар хәзерге буын. Була икән алай да.
    Редакция хезмәткәре Йосыф Хәнәфиевның йорт салу михнәтләрен сурәтләгән язмасы буенча озын сериал төшерергә булыр иде, тәгаен. Кирпеч алу өчен документ артыннан күпме чабуы, кирпеч заводына кичтән үк чират алуы, шунда кунуы, башка төзелеш материалларын юнәтү газаплары, дисеңме... Хәйран калып искә алырлык инде ул еллар. Алай дисәң, хәзер дә эш башлыйсың икән, документларны рәсмиләштерү өчен бер оешмадан икенчесенә йөрергә сабырлыгың җитсен.
    Бер ханым редакциягә мондый сорау юллаган: "1989 елның январь аеннан бәяләр күтәрелә икән дигән хәбәр таралды. Бу сүзләр дөресме?"- дигән. Хаклар өзлексез үсеп торган бүгенге заман күзлегеннән караганда, бу сорау самими кебек тоела. КПСС Үзәк Комитетының 1989 елгы пленумында партиягә, совет халкына мөрәҗәгатендә исә: "Бу елларда ил тормышында текә борылыш, экономикада, политикада, рухи сферада торгынлыктан яңарышка, сәламәт көчләрнең иркенлек алуына, искергән догмалар әсирлегеннән йолып алынган һәм яңадан ленинчыл революцион эчтәлек алган социалистик идеянең үзен яңартуга борылыш чынбарлыкка әверелде" диелгән. Бу юлларны бүген кат-кат укып карыйм да, "Бутый белгәннәр инде кеше башларын!" - дип шаккатам. Илнең үткәнен сагыныпмы, яңа ленинчыл идеяләр белән рухланыпмы, Йосыф Хәнәфиев В.И.Ленинга шигырь юллары багышлаган:
    Һәркөн киләм, Ильич, синең янга,
    Һич сүрелмәс сиңа мәхәббәт.
    Хезмәт кешесе элеккечә үк тырышып эшләвен дәвам иткән, газета битләрендә үз һөнәрләренең осталары, алдынгылар турындагы язмалар киң урын алган. Партиянең "Агросәнәгать комплексын кыска срокларда яңа үсеш баскычына чыгарырга"дигән чакыруын үтәп, колхозларда хезмәтне оештыруның яңа ысуллары - гаилә, аренда подрядлары белән эшләүгә күчү хупланган . "Аренда - безнең төп юнәлеш", "Аренда - яшьләр кулында"дигән язмаларга караганда, игенчелекне күтәрү юлын аренда подрядында күргәннәр.
    Ул чордан бирле авыл хуҗалыгында нинди генә "мактаулы" яңалыклар кертеп, нинди генә тәҗрибәләр үткәреп карамадылар! Алар үзләрен аклады, дип әйтеп буламы?
    Газетада бер төркем колхоз уңганнарының ГДРда булып кайтулары турында хәбәр ителгән. Димәк, хөрмәт булган эш кешесенә. Бу хәбәр ил чикләренең ачылуы турында да сөйли. Ә бер җитәкченең Франциягә баруы хакында әйтеп узылган. Хәзер исә түрәләр кайларга гына сәяхәт кылмыйлар!
    Чит илләрдән безгә дә кунаклар килгән. Сабантуй вакытында Финляндия кызы Айнур Нисаметдин булып киткән. Газетада "Маяк" колхозының Совет-Польша дуслыгы җәмгыятенең Татарстан бүлегенә әгъза итеп алынуы турында сөйләнә. Республикада Ломжа воеводалыгы көннәре узганда поляклар Кукмарада, шул исәптән "Маяк" хуҗалыгында да булганнар. Бу хуҗалыкта поляклар җибәргән ашлык киптергеч агрегат, бәрәңге казыгыч, башка техникадан файдалана башлаганнар.
    1989 ел зур һәм кечкенә вакыйгалар белән тарихка кереп калган. Гыйнвар аенда халык санын алу үткәрелгән. СССР халык депутатларының декабрь аенда җыелачак II съездына депутатлар сайлаганбыз. Кукмара милли-территориаль округыннан күпчелек тавыш белән язучы Туфан Миңнуллинга ышаныч белдергәнбез. Сайлау нәтиҗәләре "Демократия тантанасы" дигән исем астында басылып чыккан. Демократияне, хәбәрдарлыкны һәркем үзенчә аңлагандыр инде. Газета хәбәрчесе М.Габитов түрәләрнең үзгәрүеннән канәгать булуын белдергән. "Торгынлык елларында югарыдагы кайбер җитәкчеләр бер-берсен мактатып, мактаулы исемнәр биреп утырдылар. Шунысы куанычлы, хәзер партия һәм дәүләт эшлеклеләренең юбилейлары тыйнак уза. Югары органнар тыйнаклыкта безгә үрнәк",- диелгән аның язмасында. Ашыкканга охшаган ул мондый нәтиҗә белән. Газета битләрендә, гомумән, илдә алып барылган сәясәткә каршы фикер белдерүләр күренми, аның каравы, хәбәрдарлыкка таянып, автобуста билет алмаган "куяннар"ны, тәртип бозган, айныткычка эләккән кешеләрне, сәүдә кагыйдәләрен бозган сатучыларны һәм башкаларны аяп тормаганнар: исем-фамилияләрен атап тәнкыйтьләгәннәр. Бу хәзерге законнар буенча кешенең шәхесенә әхлакый зыян салу, дип бәяләнә.
    Бер укучы редакциягә сорау юллаган: "Чиреккә "икеле" чыккан иде, шуның өчен "утыртып" калдырырга телиләр. Бу дөресме?" - дигән. Илдә барган вакыйгалар фонында бу вак мәсьәлә булып тоелса, әлеге укучы өчен зур борчу булган. Ул тормышта югалып калмагандыр, үз урынын тапкандыр, дип ышанабыз.
    Республикабызга бәйсезлек яулау, хөрлек өмете уянган ул елларда. 1989 елда ТР Конституциясенә үзгәрешләр һәм өстәмәләр генә кертелгән әле. Яңа Конституциянең 1992 елда кабул ителүе мәгълүм. Дингә, асылыбызга кайту турында уйланган халык. Кукмарада үзәк мәчет төзү мәсьәләсе кузгатылган. Дөньяви укыту-тәрбиягә дә игътибар кимемәгән: поселокта 4нче мәктәп сафка баскан.
    Аеклык өчен көрәш дәвам иткән. Күпләр аракыга су буе кадәр чиратларны хәтерлидер. Исерткечне авызына алып та карамаган кешегә дә бик кирәк булды шайтан суы, чөнки ул сыек валюта ролен үтәде. Акчага корылган бүгенге заманда эше өчен "ярты" белән түләүгә, ай-һай, кем риза булыр икән! Эчүчелек исә җиңелергә уйламый да.
    Ул елларда да халыкны быелгы кебек үк дөнья бетүе белән бәйле сорау борчыган. Үзәк даруханәнең актлар залында ветераннар өчен "Дөнья бетәчәкме?" дигән темага лекция үткәреләчәге турында газетада игълан бар. Шулай да халык төшенкелеккә бирелмәгән. Спорт ярышлары, бәйрәмнәр, күңелле кичәләр үткәрелеп торган. Аларны үткәрүдә редакция хезмәткәрләре дә катнашкан. 1 апрель - Көлке көненә багышланган кичәдә сәхнәдән Рәшит Минлегалиевның (хәзерге көндә ул - баш мөхәррир урынбасары) мәзәкләре дә яңгыраган. Берничәсен искә төшерик әле.
    "Бүген универмагта очсызлы сабыннар һәм кер юу порошоклары җибәрелде. Үлем-җитем һәм җимерелүләр юк". "Поселоктагы үзәк аптекага чит илдән баш авыртуын бетерә торган дару кайтты. Бу дару баш авырта башлаганчы нәкъ ярты сәгать алдан эчкәндә ярдәм итә". "Халык санын алу мәгълүматларына анализдан күренгәнчә, Кукмарада 3000 елга балалар туу 70 тапкыр артачак һәм Кукмараның чиге Вятские Поляны белән тоташачак. Бу урында "Кукморские Поляны" дигән миллионлы шәһәр үсеп чыгачак". Юмор хисе белән беррәттән күрәзәчелек сәләте дә бар, ахры, Рәшит Миннегали улының: Кукмара тирәли йортлар төзү мондый тизлектә барса, районыбыз үзәгенең күрше шәһәр белән 3000нче елга кадәр үк тоташуы да бик ихтимал.
    -1989 елмы? Их, рәхәт, борчусыз-мәшәкатьсез чагым! Әти-әнием исән, эштән кайтуыма тәмле аш пешкән, чәй кайнаган булды. Тамагымны туйдыргач, кичен клубка күңел ачарга чыгып китә идем. Бер мизгелгә генә булса да кайтарырга иде ул елны, - ди бер таныш хатын.
    Әйе, үткәннәр нинди генә булса да, сагындыра шул. Күпләрнең балачагы, яшьлеге, матур хыяллары, мәхәббәте сиксәненче еллар азагында калган. Яңа 2013 ел да киләчәк буыннар юксыну белән искә алырлык булсын иде.

    Реклама
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: