Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Әти-әнисез үстем

    Важашур авылында яшәгән Гөлҗамал әбиемнең биш баласы булган. Бабам гражданнар сугышында һәлак булып, әби тол калган. Бөек Ватан сугышы да кагылган әбиемә: унсигез яшьлек кызы, дошманны Германиягә кадәр куып, исән-сау әйләнеп кайтты. Сугыш башланганда әтием Удмуртия тирәсендә эштә иде. Бу хәбәр ирешкәч, өйгә кайтты. Ул чакта бик кадерле булган он...

    Важашур авылында яшәгән Гөлҗамал әбиемнең биш баласы булган. Бабам гражданнар сугышында һәлак булып, әби тол калган. Бөек Ватан сугышы да кагылган әбиемә: унсигез яшьлек кызы, дошманны Германиягә кадәр куып, исән-сау әйләнеп кайтты.
    Сугыш башланганда әтием Удмуртия тирәсендә эштә иде. Бу хәбәр ирешкәч, өйгә кайтты. Ул чакта бик кадерле булган он да алып кайткан иде. Әнием ул оннан күмәч пешерде һәм әтигә дип, төенчеккә төйни башлады. Ә ул, балаларга калсын, диде. Урамга чыксак, авыл купканмени: халык ир-атларны яу кырына озата. Әтием туганнар белән дә саубуллашып китте. Кукмара больницасына кереп, апаем янына да сугылган. Озак тормыйча, апаемның үзен дә фронтка җибәргәннәр.
    Барча эш әнием һәм без- балалар җилкәсенә калды. Күпер янында су тегермәне бар иде, анда су бөяргә йөрдек. Үлчәп биргән кадәр җирдә эшне тәмамласак, 400әр грамм ипи алып кайта идек. Бервакыт ничә көннәр буе бөягән суыбыз акты да китте. Аның белән безнең бригаданы җитәкләгән бабай да акты. Аны берникадәр вакыттан соң гына таптык. Сөенечкә каршы, ул исән калды. Уллары исә сугыштан кайтмады.
    Түбән очта да бөя бар иде. Аның өчен җаваплы бабайны зур ындыр тегермәненең каешы эләктереп алып китә. Тегермәнне туктатып, аны кулсыз-аяксыз калган көе алып чыгалар. Шуңа карамастан, ул исән кала. Гариплек өстенә күзләре дә күрми.
    Җәй көннәрне печән чаптык, урман кистек. Миңа Идрис абый һәм Сәхибә апа белән җир сукаларга туры килде. Бабайлар, тубал асып, чәчүгә чыктылар. Кыш көне кулдан чана төшмәде. Ун хатын-кыз Мамадышка бәрәңге ташыдык.
    Без алты бала идек, икәү генә исән калдык. Күршеләрнең дә алты баладан дүртесе вафат булган. Безнең гаилә белән алар бер-берсенә чираттан җирләргә йөргәннәр. Ничек йөрәкләре түзде икән?
    Әнием фаҗигале төстә үлде. Ул турыда уйласам, күңелем тула Энем белән икәү генә торып калдык. Мәрхүмә әнидән калган малларны бетермәдек. Бервакыт энем белән утынга бардык. Чанабыз елгага төшеп китте дә, елаша башладык. Бер абый очрап, утыннарны судан алып төяде, алып кайтырга булышты.
    Күрше апаны бер уч ашлык урлаганы өчен төрмәгә яптылар, өч баласы калды. Аларга мин һәрчак булышырга тырыштым. Әти дә, абый да сугыштан кайтмадылар. Абыем яралы булып кайткан иде, фронтка яңадан җибәрделәр, шуннан соң ул хәбәрсез югалды.
    Үрәстәге абый белән әтием Казанда очрашкан булганнар һәм: "Син исән кайтсаң, минем гаиләгә булышырсың, мин кайтсам- синекенә ярдәм итәрмен",- дип сүз куешканнар. Ул абый сүзендә торды: ярдәменнән ташламады, итекләр басып бирде. Апаем сугыштан кайткач, энемне укырга урнаштырды. Энем яхшы гына укып, укытучы һөнәрен үзләштерде, авыл советы рәисе булып та эшләде.
    Хәзер тормыш бик әйбәт, дөньялар тыныч, тик картайдык инде. Шөкер, туганнарым һәр яклап булышалар, Аллаһ алардан аермасын.

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: