Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Әти-әни салган сукмактан...

    (әтием һәм әниемнең якты истәлегенә багышлана) Әтием Шәйхимулла Хәбибуллин 1919 елны Әсән-Елга авылында, әнием Бәдрикамал Шәрипова 1927 елны Туеш бистәсендә ишле гаиләдә туганнар. Әтием Бөек Ватан сугышында катнашып, бик күп яралар алган, һәр үлемне йөрәге аша кичергән кеше иде. Һәр вакыйга турында күз яшьләре аша сөйли, озак кына бер ноктага...

    (әтием һәм әниемнең якты истәлегенә багышлана)

    Әтием Шәйхимулла Хәбибуллин 1919 елны Әсән-Елга авылында, әнием Бәдрикамал Шәрипова 1927 елны Туеш бистәсендә ишле гаиләдә туганнар.

    Әтием Бөек Ватан сугышында катнашып, бик күп яралар алган, һәр үлемне йөрәге аша кичергән кеше иде. Һәр вакыйга турында күз яшьләре аша сөйли, озак кына бер ноктага төбәлеп тора, сезгә мондый көннәрне күрергә язмасын, дип әйтә иде. Ул 63 яшендә каһәр төшкән яман чирдән мәңгелеккә китеп барды.

    Әтием белән әнием сугыштан соңгы авыр елларда кавышканнар. Нәни абыемны әбигә калдырып, акча эшләү нияте белән Шпицберген утравына киткәннәр. Аннан кайтып, Кукмарада иске йорт сатып алганнар. Әтием кабаттан элеваторга, әнием тегү фабрикасына урнаша. Искесе урынына яңа йорт салып кергәннәр. Бер-бер артлы апам, мин, энем дөньяга килгәнбез.

    Реклама

    Әтием бер эштән дә тайчынмады: балыкка, гөмбәгә йөрергә вакыт тапты, оста итекче иде, олтан да салды, бәйләү дә бәйләде, сыер да сауды. Тормышыгызда кирәк булыр дип, безне дә эшкә өйрәтте. Хуҗалыкта бик күп мал-туар асрадык, әтием аларны сатып, акчага әйләндерә иде. Әнием безгә киемнәр тегеп кидертте. Аларның тырышлыгы аркасында без ашауга да, киемгә дә мохтаҗлык кичермәдек.

    Бик ямьле алма һәм яшелчә бакчаларыбыз бар, җиләк-җимешләрнең үзебездән артканын сата идек. Умарталар тоттык, балны туйганчы ашарга насыйп булды. Әти-әниемә ихлас йөрәктән рәхмәтлебез. Алар хезмәтне яратырга, тапканны түкми-чәчми ишәйтергә өйрәттеләр. Шөкер, һәркайсыбыз тормышта үз юлын таба белде. Абыем Аксыбы кызы Рәсимә белән кавышып, өч кызлары туды. Кызганыч, абыем өч дистә елга якын элек фани дөньядан китте. Туган апам гомере буе аңа тугрылык саклады, кызларын җил-яңгыр тидермичә үстерде, укытты. Олы кызы Гөлнараны югалту ачысын да татыды. Кызы ирен - тол, ике баласын ятим калдырып, фаҗигале үлем белән бакыйлыкка күчте. Туган апам бүгенге көндә бәхетле: ике кызы, өч кияве, биш оныгы бар. Апам исә Үзбәкстанның Ургенч шәһәрендә гомер итә, биш баласы бар. Төп йортта энем Илдар, киленебез Нәкыя белән көн күрә, ике кыз һәм бер малай үстерделәр.

    Әти-әнием бу фани дөньяда күптән юк инде. Гомер көзенә якынлашкан саен үткәннәргә борылып карыйм да, "Дөрес яшәдемме икән?" дип уйлап куям. Тормышны әти-әни үрнәгендә матур итеп үтәргә насыйп булса иде.

    Розалия МӘГЪРУПОВА

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: