Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Түбән Өскебаш егете Илдар Нуриев Тын океанда хезмәт иткән

    Җир шарының шактый өлешен биләп торучы Тын океан хәрби-диңгез флотында Ватан алдындагы бурычларын үтәүче егетләр аз булмагандыр. Тозлы диңгез суы кемнәргәдер онытылмаслык ачы тәҗрибә, кемнәргәдер көч биргән. Хәрби-диңгез флоты көне уңаеннан, солдат хезмәтенең ике елын диңгездә үткәргән якташым Илдар Нуриев белән хатирәләрне яңарттык. - Маршал Шапошников исемендәге зур хәрби корабльдә...

    Җир шарының шактый өлешен биләп торучы Тын океан хәрби-диңгез флотында Ватан алдындагы бурычларын үтәүче егетләр аз булмагандыр. Тозлы диңгез суы кемнәргәдер онытылмаслык ачы тәҗрибә, кемнәргәдер көч биргән.

    Хәрби-диңгез флоты көне уңаеннан, солдат хезмәтенең ике елын диңгездә үткәргән якташым Илдар Нуриев белән хатирәләрне яңарттык.

    - Маршал Шапошников исемендәге зур хәрби корабльдә хезмәт итәргә туры килде миңа. "Ике елны ничек үткәрергә инде", - дип башта күңелсезләнсәк тә, ияләнә төшкәч, әллә ни авыр булмады. Чит илләргә чыгып йөри башлагач, вакыт сизелми дә үтеп китте, - дип сүзен башлады ул.

    -Чит илләр дигәннән, кайларда булырга туры килде соң?

    -Беренче елны, 7 тәүлек буе Япониянең Куре шәһәренә бардык. Анда бөтендөнья хәрби-диңгез өйрәнүләре булды. Куре - Япон диңгезе яр буенда урнашкан, искиткеч матур, чиста кала."Тәмәке төпчекләрен, чүпләр ташламагыз, аның өчен 150 иен штраф", - дип шәһәргә чыкканда ук безне кисәтеп куйдылар. Безнең акча белән исәпләгәндә ул вакытта бу 300 сум акча иде. Урамнарда транспорт бөтенләй юк, велосипед, атка атланган кешеләрне генә күрергә мөмкин. Япониянең хәрби диңгез тарихын туплаган музейда булдык. Шунысы кызык: шулкадәрле зур бай музейга керү ирекле иде.

    Хезмәтемнең икенче елында Кытайның Шаньдун ярымутравында урнашкан Циндао шәһәрендәге "Тынычлык миссиясе" өйрәнүләрендә катнаштык. Юлда күргәннәрне онытырлык түгел. Бик кызу вакыт, бигрәк тә экватор тирәсенә җиткәндә, һава температурасы 45 градуска җитә иде. Палубага чыгып булмый, кызган тимер аяк киеме аркылы табанны пешерә. "Йомырка булса, кыздырып ашар идек", - дип шаярыштык әле егетләр белән дә. Эсселеккә түзә алмыйча, душта кайнар диңгез суы белән коенган очраклар да булды.

    Сары диңгез аша узганда матурлыкка хәйран калдым. Офыкка карыйсың - бөтен дөнья сап-сары, бигрәк тә шәфәкъ вакытында салават күперенең бөтен төсләрен күрергә була иде. Зәңгәр кит, касаткалар, ерткыч акулаларны күрү дә минем шикелле авылда үскән егетләргә зур яңалык иде. Армия - армия инде ул. Әти-әниеңне, якыннарыңны сагыну ачысына күргән авырлыклар килеп кушылса да, табигатьнең мондый матурлыгы күңелгә ниндидер җылылык өсти, яшәргә көч бирә иде ул вакытта.

    -Күп егетләрнең диңгезче булып хезмәт итәсе киләдер. Армия сафларына баручыларга нинди теләкләрегез бар?

    -Күп кеше, никтер, диңгезгә чыгарга курка. Курыкмагыз, дип әйтер идем мин. Морякларда шундый әйтем бар: "Корабль йөзми, корабль йөри". Үзе су өстендә торса да, анда шул ук армия тормышы, хәтта кызыклырак та әле. Диңгезче булу мөмкинлеге булса, моны кулдан ычкындырмасыннар иде.

    -Илдар, быел диңгезчеләр көнен ничек билгеләп үтәргә уйлыйсыз?

    -Ел саен июльнең соңгы якшәмбесендә, без мәңгелек ут янында очрашабыз, арабыздан киткәннәр истәлегенә веноклар куябыз. "Курск" су асты көймәсендә һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алабыз. Ел саен бер-беребез белән очрашу, хәл-әхвәлләрне белешү тормышыбызны ямьләндереп җибәрә.

    кызыклы фактлар

    Тельняшка - диңгезчеләр өчен ак, зәңгәр полосалар белән бизәлгән махсус фуфайка. Элек җилкән флоты вакытында, диңгезчеләрне ерактан күрү өчен, шундый кием кидергәннәр. Соңыннан бу традициягә әйләнгән. 1894 елның 19 августында бөек князь Константин тарафыннан форма буларак кабул ителгән. Кайбер шәһәрләрдә "Тельняшка көне"н билгеләп үтәләр.

    Диңгезчеләр тәнендә еш күрергә туры килгән акула, җилкән, якорь рәвешешендәге татуировкалар, элегрәк йорт хайваннары формасында булган. Бу символлар аларның исән-сау коры җиргә әйләнеп кайтуларын теләп тора дип ышанганнар.

    Беренче диңгез картасы безнең эрага кадәр II гасырда барлыкка килгән. Аңа кадәр, юлны белү өчен, кош очырта торган булганнар. Кош кайсы якка очса, шул якта яр, дип фикер йөрткәннәр.

    Корабльдә өстәл өстен бервакытта да коры итеп сөртмиләр, савыт-саба юеш өстәлгә ябышып торырга тиеш, диләр.

    фото http://newholidays.ru/prazdniki/529-den-moryaka-podvodnika-rossii-19-marta.html

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: