Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Түбән Үрәс Әлмәндәре

    Сугыштан соң үзенең бар гомерен элемтә хезмәтендә эшләүгә багышлаган ветеран Тазмиев Каюм абыйны күргәч, Шәүкәт Биктимеров күз алдына килде. Карап торышка нәкъ Әлмәндәр карт инде - башында чигүле түбәтәй, өстендә камзул, йөзендә хәйләкәр елмаю... Әмма Әлдермеш бабае түгел, ә Түбән Үрәснең салкын чишмә суларын эчеп үскән, солдат хезмәтенә алынып, яу...

    Сугыштан соң үзенең бар гомерен элемтә хезмәтендә эшләүгә багышлаган ветеран Тазмиев Каюм абыйны күргәч, Шәүкәт Биктимеров күз алдына килде. Карап торышка нәкъ Әлмәндәр карт инде - башында чигүле түбәтәй, өстендә камзул, йөзендә хәйләкәр елмаю... Әмма Әлдермеш бабае түгел, ә Түбән Үрәснең салкын чишмә суларын эчеп үскән, солдат хезмәтенә алынып, яу кырында ут-суларны кичеп, туган як туфрагына исән-имин аяк баскан ветераныбызның берсе ул.

    Үзенең дүрт авылдашы: Александр Дмитриев, Василий Иванов, Иван Жомбиннар белән бергә 1943 елда армия хезмәтенә чакырылган Каюм абыйга хатирәләрне барлау бер дә җиңел түгел. Башыннан үткәннәрне күз яшьләрсез сөйли дә алмый ул. Аеруча Сослангер лагерендә күргәннәре йөрәген телгәли...

    -Безне анда Казандагы Житомир хәрби училищесында укып йөргәндә җибәрделәр, - ди ул. - Кемдер имтихан тапшыра алмаганга, ә мин исә Сослангерга рус телен белмәвем аркасында килеп эләктем. Андагы кыерсытылуларны сүз белән генә аңлатып та бетерерлек түгел. Солдатларга көннәр буе бүрәнә ташыталар иде. Берсеннән-берсе юан, унар метрлы нарат бүрәнәләрне бер урыннан икенче урынга күчереп кара әле син! Ач-ялангач, хәлсез егетләрнең күбесе урманда ук ятып калды. Алты ай газап чиккәннән соң, безне Смоленск якларына алып киттеләр. Поездда барганда күп итеп сохари бирделәр - үзебез ашыйбыз, үзебез: "Сугышка кергәч, аннан әйләнеп кайтулар икеле инде", - дип кычкырып җырлыйбыз. Әнә шулай елаша, моңлана-сагышлана торгач, Белоруссиягә килеп җиттек.

    Каюм абый хезмәт итүен коры җир гаскәрләрендә дәвам итә. Беренче Белоруссия фронты составында аларның полкы Великие Луки каласы тирәсендә оборона тота. Көнчыгыш Прусия чигенә таба танкларны куып баруларын исә болайрак сөйли ветеран:

    -Немец гаскәрләре урманда качып калмадылар микән, дип, агач араларына кадәр тикшереп бардык. Бер көндә 80 чакрым юл үтеп, Днепр елгасы буена килеп туктадык. Полк командирының: «Коры җир гаскәрләренең 70 чакрым ара узулары хакында тарихта язылган, ә без аннан да уздырдык», - диюе әле хәзер дә хәтердә. Автоматлар, гранаталар, үзең белән барлык кирәк-яракны «асып» шул кадәр араны ничек узганбыздыр, белмим. Елга аша чыкканда яралыларның күбесен коткара алмадык, суга батып үлделәр. Мин дә шул вакытта ядрә кыйпылчыгы тиеп җәрәхәт алдым…

    Госпитальгә эләккән ветеран әнә шулай иптәшләреннән дә аерыла. Юлда очраган офицер белән китеп, зенитчылар отделениесенә хезмәт итә башлый. Күзләрең «очлы» синең, дип, якташыбызны ераклык үлчәүче итеп билгелиләр.

    Реклама

    -Немец самолетларын, танкларын шактый юк итәргә туры килде. Күз үлчәме белән чамалыйсың да, кайсы туры килә, шуңа атасың. Көчле атышлар вакытында дальномер астындагы тимергә башны куеп, ядрә тиюдән саклана идек. Балтыйк диңгезе буенда коточкыч каты сугышлар барды. Тәмам алҗып, әлсерәп беттек. Кая карама яралылар кычкыра - берсенең кулы өзелгән, икенчесенең аягыннан, башыннан кан саркый. Санитаркалар да ярдәм күрсәтеп бетерә алмый. Мин окоп казыганда хәлсезләнеп егылганмын. Аңыма килгәндә тирә-юнь тынган, исән калган солдатлар урман эченә урнашканнар иде, - дип искә ала Каюм абый Кенигсберг янында барган чуалышларны.

    Гомере булгач, ризыгы киселмәгәч, исән калып, сугыш беткәннән соң да тагын өч ел хезмәт итеп, туган авылына кайта ветеран. Авылдашы Марзыя ханым белән тормыш корып, бик матур гомер итәләр, берсеннән-берсе уңган, акыллы, тәртипле 7 бала тәрбияләп үстерәләр. Кызганыч, 2000 елда хәләл җефете, бабайны ташлап, бакыйлыкка күчә. Бүгенге көндә Каюм абый төпчек улы Марат һәм аның гаиләсе белән яши.

    -Аллага шөкер, балалар кайтып хәлемне белеп торалар. 15 оныгым, 9 оныкчыгым бар. Төп йорттагы балалар бер дә янымнан китмиләр. Аларга сөенеп яшәп ятам, - ди ул.

    Өе җылы, урыны түрдән, табыннары түгәрәк - олы кеше өчен иң зур бәхетләрнең берсе әнә шул.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: