Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Тәүбә

    Җанын кая куярга белмичә, төнне йокламый үткәргән Сәрбиҗамал күршесе Әкълимәнең таң тишегеннән кереп җитүен бер дә ошатмады... "Тикшерергә кергәндер инде", - дип авыз эченнән мыгырданып алды ул. Кичә улы Фәнил шәһәрдән марҗа кызы ияртеп кайткан. Йөрәгенең бер почмагында нидер кысып куйса да: "Яратам бит, әни", - дигәч, каршы килә алмады....

    Реклама

    Җанын кая куярга белмичә, төнне йокламый
    үткәргән Сәрбиҗамал күршесе Әкълимәнең таң тишегеннән кереп җитүен бер дә ошатмады... "Тикшерергә кергәндер инде", - дип авыз эченнән мыгырданып алды ул. Кичә улы Фәнил шәһәрдән марҗа кызы ияртеп кайткан. Йөрәгенең бер почмагында нидер кысып куйса да: "Яратам бит, әни", - дигәч, каршы килә алмады. Каршы килеп тә нишли аласың, их, атасы исән булса, бәлки бер-бер киңәш биргән булыр иде.
    -Нихәлләрең бар, Сәрбиҗамал, бер көе генә яшәп ятасыңмы? Төне буе утың сүнмәде, авырмыйсыңдыр бит?
    -Юк, юк, Әкълимә күрше, бер җирем дә авыртмый. Бүре кебек улап, куян кебек шыпан-шыпан гына йөреп ятам әле. Аллага шөкер. Үзеңә нәрсә булды, күзең дә ачылып бетмәгән килеш атылып кергәнсең.
    -И-и, Сәрбиҗамал күрше, малаең марҗа кызына өйләнгән дип ишеттем. Нихәлләр итәрсең инде. Бик борчыла торгансыңдыр дип, хәлеңне белергә кергән идем. Никах укытып, исемен үзгәртсәгез, бәлки яшәп тә китәрсез әле. Нәрсә, күрше, никах укытырга уйладыгызмы соң?
    Болай үзе өегез ике яклы инде, берегез түрдә намаз укыса, икенчегез бу якта "чукына" ала. Болай да ачуы ташып чыккан Сәрбиҗамал күршесенең бу сүзләрен күтәрә алмады:
    -Нәрсә, иртә таңнан козгын кебек каркылдыйсың, бездә ни эшең бар. Кирәк дип тапсалар укытырлар, юк икән - юк. Синдә дә җиткән кыз бар. Нәрсә буласын кем белгән. Башка монда эзең булмасын, авыл гайбәтчесе. Таң тишегеннән миннән сүз алып бөтен авылга иңләп чыгаргамы иде исәбең. Менә хәзер, көтеп тор. Ычкын өемнән, күземә күренәсе булма.
    Шулчак аларның та-
    вышларына түрдәге бүлмәдән марҗа кыз килеп чыкты. Икесе белән дә баш кагып исәнләште дә, аш бүлмәсенә кереп китте. Озын кара ике толым чәчен ике якка үреп салган, елмайганда ике бит уртасы батып торган, зифа буйлы бу кызны күреп, Әкълимә телсез калды. Сәрбиҗамалның төрткәләвеннән генә айнып, чыгу ягына борылды. Сәрбиҗамал күршесен озатырга чыккан җиреннән, өенә кереп тормыйча гына, чиләген алып, сыер саварга кереп китте. Малларына ашарга биреп, сөтен сөзеп кергәндә, өйгә тәмле коймак исе таралган. Марҗа килен шул арада чәен дә кайнатып, коймагын да пешереп куйган. Ишектән каенанасының кергәнен күрде дә, тизрәк чәй ясарга кереште. Шул ук вакытта юыну бүлмәсендә пошкыра-пошкыра юынган Фәниленә дә сөлгесен алып бирергә җитеште. "И мескенкәем, ничек ярарга тырыша, ничекләр каршы киләсең инде боларга, бер-берсеннән күзләрен дә алмыйлар, елмаешып кына торалар бит", - дип, Сәрбиҗамал чәй эчәргә утырды. Килен ясаган чәй тәмле иде, нәкъ аныңча сөтен күп итеп салып, куе итеп ясаган, коймагы да телеңне йотарлык. "Килен марҗа булса да, үземә охшаган" - дип, Сәрбиҗамал эченнән бер горурлык хисе белән үз бүлмәсенә намаз укырга кереп китте. Ходай Тәгалә үзе кичерә күрсен инде, бүген намаз укуының да рәте булмады. "Тәсбих" догасын укый гына башлый, марҗа килен каршына килеп баскан кебек була. "Әстәгъфирулла" дип өч тапкыр кабатлап, тагы укып карый, юк кына бит, укып булмый. Монда кызның гаебе юк, Сәрбиҗамалның үзенең күңелен башка нәрсә борчый күрәсең. Ире Заһит белән бик әйбәт яшәделәр алар. Бәгырькәйнең гомере генә кыска булды. Йөрәк дип йөргән иде, чире үпкәдә булып чыкты. Табиблар дәвалап булмый, соңга калгансыз инде диделәр. Егерме ел буе яшәп, иртәнге чәйләрен бер-берсеннән башка эчмәгән Заһит белән Сәрбиҗамалны көннәрдән беркөнне ачы язмыш аерды да куйды. Ике көн телсез, аңсыз яткан иренең колагына өч тапкыр: "Ләә иләһе илла Аллаһу, Мөхәммәде рәсүлүллаһ", - дип кабатлауга, күзләреннән яшьләре тәгәрәп төште дә, китеп тә барды. Шушы сүзләрне генә көтеп яткан диярсең. Аллам сакласын, уйларга да куркыныч, улың белән шундый хәл килеп чыкса, нәрсә булыр, догасыз китсә. Әле мин исән вакытта иконасын түргә менгезергә йөрәге җитмәс, мин үлгәч, бу йортка ул хуҗабикә булачак бит. И Аллаһы Тәгаләм, нигә дип улымның башларын иләсләндердең икән, нигә дип аларны очраштырдың, беткән идеме икән үзебезнең мөселман кызлары. Нәрсә булып бетәр улым белән. Каршы чыга да алмыйм, күңеле йомшак, үз-үзенә берәр нәрсә эшләсә дип тә куркам.
    Әнисенең ишеген әкрен генә кагып улы килеп керде. Аларның әле бер дә аерым сөйләшкәннәре юк иде.
    -И улым, нәрсәләр эшләдең? Ул монда авылга ияләнә алмаса, нишләрсең?
    -Әни, без барысын да сөйләшеп, киңәшләшеп кайттык. Без авылда, синең янда яшәячәкбез. Исемен үзгәртеп, никах укытырга уйлыйбыз. Никах укуны да, исем үзгәртүне дә мәчеттә генә үткәрергә булдык. Иртәгә, җомга көн үткәрсәк әйбәт булыр иде. Мин бүген имам белән сөйләшеп кайтам.
    Бу төн дә Сәрбиҗамал өчен бик озын булды. Аның башында бер генә уй: килене мәчеткә ничек киенеп барыр? Улына бу хакта әйткәч: "Әни, кайгырма, аның киемнәре бар" диде. Нинди киемнәр бит әле. Монах хатыннары шикелле озын кара күлмәк, башына кара яулык киеп барса, үләрсең, билләһи. Шуларны уйлый-уйлый Сәрбиҗамалның кан басымы күтәрелеп бетте. Төне буе дару эчеп йөри-йөри яңа көн туды. Мәчеткә барыр вакыт та җитте. Сәрбиҗамал белән Фәнил күптән әзер, марҗа киленнең чыкканын гына көтеп торалар.
    Төне буе иртәгә килене мәчеткә нинди ки-
    емнән барыр микән дип кайгырып чыккан Сәрбиҗамал, ишектән елмаеп, озын җиңле, озын итәкле күлмәк кигән, башына ап-ак яулык бөркәнеп чыгып килүче киленен күреп, сөенеченнән йөрәге кага башлап, күз аллары караңгыланып китте. Бераздан, хәл кергәч, киленен кочаклап елый-елый аңа рәхмәт укыды.
    -Балам, мең-мең рәхмәт сиңа, мине сөендергәнең, улымны шулай яратканың өчен. Кызым, гомер буе үзеңне битәрләп яшәмәс өчен минем сүзләремә колак сал әле. Син Фәнилне бик яратканга мөселман булырга ризасың. Ләкин сиңа тормыш бүләк иткән әти-әниеңнең динен дә хөрмәт итеп яшә. Ике дин өчен дә Аллаһ бер, шуны онытма. Озын күлмәк кигән һәрбер хатын-кызны да мөселман дип әйтеп булмыйдыр. Башыннан ак яулыгы төшмәгән, килешле кием киеп елмаеп йөргән кешенең генә йөзеннән нур бөркелә. Синең йөзеңнән дә нур бөркелә, дөрес адым ясыйсың, балам, үкенмәссең.
    Ходайга мең шөкер, ак яулык киеп, пакь күңел белән ислам динен кабул иткән Мәрьям әйбәт, эшчән, тырыш, сөйкемле кыз булып чыкты. Алар Сәрбиҗамал белән уртак телне тиз таптылар. Улың кемне сөйсә, киленең шул булыр, дигән сүзләр юкка әйтелмәгән шул. Балаларының теләкләренә каршы төшмәгән ана кадер-хөрмәттә яшәде. Мәрьям балаларына татар исемнәре куштырып, үзе дә яхшы гына татарча сөйләшергә өйрәнеп, балалары янында да татарча гына аралашырга тырышты. Сәрбиҗамал килененнән уңды. Ашарга "бисмилла" әйтеп утырып, ашагач дога кылып, "Аллаһу әкбәр" дип әйтергә дә өйрәнде. Ашагач, " рәхмәт" әйтә белмәгән ирен дә өйрәтте. Эшкә дә кулы ятып тора. Пешергән таба ашлары ашап туйгысыз, юган керләре шикәр кебек ап-ак. Сыер саварга да өйрәнде. Иртән тәһарәт алу өчен Сәрбиҗамалның комганына су салып кую гадәтен дә үзенең вазыйфасына кертте. Һәр көн киленнең күркәм гадәтләрен күреп яшәгән ананың улы өчен күңеле тыныч. Иң мөһиме - балалар бер-берсен яраталар. Ходай каршында һәркем тигез. Бәхетле, тыныч гомер кичерсеннәр дип намаз саен дога кылып яшәгән Сәрбиҗамал көннәрдән бер көнне: "Рәхмәт сиңа, Мәрьям, үземнең туфрагымнан булдың", - дип хәер-фатыйхасын биреп, тыныч күңел белән бу дөньядан китеп тә барды.
    Бүген Сәрбиҗамалның өчесе. Коръән тыңларга,
    Сәрбиҗамалны искә алырга дип җыелган кунаклар алдында, беренче көннән үк Мәрьямне өнәмәгән, ул очрамаса, Фәнил аның кызына өйләнгән булыр иде, дигән уйлар белән яшәгән Әкълимә бөтен табынны яңгыратып:
    -Табынга ашамлыкны тәһарәтсез кеше әзерләгән булса, бөтен ризыгыгыз хәрамнән китәр, укылган Коръән дә барып җитмәс", - дип сөрән салды. Ярый әле абыстай зирәк, зиһенле кеше булып чыкты:
    -Ялгышасың, Әкълимә. Ислам динен кабул итеп мөселман булган, аннан Коръән ашы уздырырга кирәклеген белгән кешенең әзерләгән ризыгы хәрам була алмый.
    Абыстайның бу сүзләреннән шартлар дәрәҗәгә җиткән Әкълимәгә:
    -Әйе шул, әйе шул, - дип әйтүдән башка чара калмады.
    Түр башына абыстай янына менеп кунаклаган Әкълимәгә Коръән табынын ташлап чыгып китәргә дә уңайсыз иде. Гомер буе күршесе Сәрбиҗамалның сабырлыгына, бер кеше белән дә әрләшмичә, булганына шөкер итеп яшәвенә, улының да миһербанлы, шәфкатьле бала булып үсүенә, җитмәсә, килене марҗа булса да, татар кызларына биргесез мәрхәмәтле кеше булып чыгуына көнләшеп яшәгән Әкълимәнең, ялгызы бер кыз үстереп, яшьлеге рәхәттә үтсә дә, картлык көне аяныч, ул ялгыз яши. Менә биш ел инде кызының кайтып хәл белү түгел, шалтыратканы да юк.
    Парланган тәрәзәне Әкълимә көнгә ничә мәртәбә сөртеп ала торгандыр. Тәрәзәдәге тамчыларга, ананың яшь тамчылары да кушыла. "Кызым кайтса, гафу үтенер идем дә бит, белмим, кичермәс, гаебем гафу итәрлек түгел шул", - дип әрнеп елаулары еллар узган саен ешая гына бара.
    Кызын укытыр өчен бөтен авырлыкны җилкә
    сендә күтәрде Әкълимә. Мал тотты, сөт-каймагын сатып, шәһәрдә укучы кызы кайтышка акча туплап куйды. Ананың кызын белемле, зур урында түрә итеп күрәсе килә. Әкълимәнең теләге кабул була. Кызы укып бетерүгә, бер бай кешегә кияүгә чыгып, зур гына бер оешманың директоры да булып куя. Кияү дигән кеше беркайчан да авылга кайтып йөрмәде, Әкълимәнең дә аны күргәне булмады. Җәй җитүгә оныгын да кызы үз машинасы белән кайтарып куя иде. Шушы онык өчен дип, көче чамалы булса да, сөт-каймак ашатырмын дип сыерын бетермәде. Кош-кортын да асрады. Кайгы киләсе көнне дә, кош-корты тирәсендә буталып йөреп, оныгының су буена төшеп киткәнен күрми кала шул ул. Моңарчы бер дә күзеннән югалтмаган оныгының юклыгын белеп, атылып урамга чыккан Әкълимәнең су буе ягыннан үзенә таба чабып килүче күрше малаен күргәч, кинәт хәле китте, башы әйләнеп, дөньясы караңгылыкка чумды...
    Кызы машина белән кайтып, улының үле гәүдәсен шәһәргә алып китте. Кайгыдан урын өстенә ауган, хәлсезләнгән әнисенең хәлен белергә өйгә дә кереп тормады. Шушы газапны кичергән Әкълимә өчен дөньяда яшәү яме сүнде.
    Бүген аңа бик авыр. Ичмасам, күршесе Сәрбиҗамал да юк. Нигә дип марҗа килен - Мәрьямне кимсетте инде ул. Әкълимә үз-үзенә урын таба алмады.
    Әйе, кешенең шатлыгына хөсетләнеп, кайгысына шатланып яшәлгән икән шул. Әкълимә авыр хатирәләрдән арынырга теләп, урыныннан торды да, тәрәзә аша урамны күзли башлады. "И Аллам, картлык көнемдә кайгы-хәсрәт утында янармын дип, һич кенә дә уйламаган идем. Минем дә Сәрбиҗамал шикелле рәхәт-тыныч картлык кичерәсем килгән иде. Кызым укып бетергәч, мул, рәхәт тормышта яшәрбез дип уйладым. Үз балаң синнән - анасыннан йөз чөерсен әле, моннан да авыр газап була аламы соң?
    "Кызым, балам, син мине кайчан да булса кичерерсең микән?" Күз яшьләренә буылган Әкълимә әкрен генә диванга килеп утырды. Диван терәге өстенә ак сөлгегә урап куелган Коръән китабын алырга дип үрелүгә, әллә нәрсә булды, йөзенә салкын тир бәреп чыкты, тын алу авырлаша башлады, күз алды караңгыланып, тирән упкынга чумды.
    А ңсыз диванда яткан Әкълимәне, хәл белергә
    кергән күршесе Мәрьям күреп алды. "Әкълимәне ташламагыз, теле күп сөйләсә дә, күңеле начарлыкта түгел аның", - дигән иде Сәрбиҗамал балаларына. Гомере буе үзен "марҗа" дип кимсетеп яшәсә дә, Мәрьям көн дә аның хәлен белергә керде, пешергән ризыгыннан авыз иттерми калмады. Бүген дә менә аны аңсыз хәлдә күреп алып, табиб чакыртты. Хәле бик авыр булган Әкълимәне дәваханәгә алып киттеләр. Көн саен диярлек хәлен белергә барды Мәрьям. Күзләре ачыла, хәле арулана башлагач, бер килүендә Әкълимә, Мәрьямнең кулларыннан тотып, аннан гафу үтенде. "Кичер мине, балам, сиңа күпме начар, кимсетү сүзләре ишеттердем. Урыс кешесеме, татармы - анысы мөһим түгел икән, чын кеше булсын, сине хөрмәт итсен икән. Менә минем үз кызым мине каргап яши. Беләм, кичерү юк миңа, мин аны газиз баласыннан аердым. Нинди зур хәсрәт белән китәм, ичмасам, кайтса, кичерү сорар идем, кайтмый бит, кайтмый. Мәрьям, син мине кичер, зинһар", - ул шушы сүзләрне көч-хәл белән әйтте дә, тагын аңын югалтты. Карчыкның гомеренең соңгы көннәре якынлашып килүен сизгән Мәрьям икенче көнне Әкълимәнең кызын эзләп, шәһәргә китте.
    ...Әкълимә кызының муенына сарылып кичерүен сорап ялварганда бүлмәдәге һәммә кешенең бәгырьләре телгәләнде. Әниләр дә балаларының бәхиллеген алып китәргә тиешлеген алар гына түгел, урыс кызы Мәрьям дә күңел түренә салып куйды.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: