Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Таулар иле Пычак

    Кукмарага кул сузымында утырган, бер барып күрәсе иде дип, күпме хыялымда йөрткән Пычакта кышның иң салкын көннәренең берсендә булырга туры килде. Биредә безне киң урамнар, тарихи йортлар, гаҗәеп язмышлы кешеләр каршы алды. Ә авыл белән танышуны иң элек аның табигать могҗизаларыннан башладык... Кызыл тау кызылмы? Пычак - таулар җире. Авылга...

    Кукмарага кул сузымында утырган, бер барып күрәсе иде дип, күпме хыялымда йөрткән Пычакта кышның иң салкын көннәренең берсендә булырга туры килде. Биредә безне киң урамнар, тарихи йортлар, гаҗәеп язмышлы кешеләр каршы алды. Ә авыл белән танышуны иң элек аның табигать могҗизаларыннан башладык...

    Реклама

    Кызыл тау кызылмы?

    Пычак - таулар җире. Авылга җитәрәк 213 метр биеклектәге таулар чылбыры, әкияти манзара булып, әллә каян күренеп, үзенә тартып-дәшеп тора. Әйтерсең, бер мизгелдә Ошторма кушылдыгы буендагы Пычакка түгел, ә Украинаның Кырым, Кавказның Абхазия, Европаның Карпат җирлекләренә барып чыгасың!
    -Элек бу тау кызыл иде, хәзер яшелгә әйләнде. Шул турыда сөйләргә үзем дә редакциягә бармакчы идем әле, - дип сүзен башлады мәчеттә инде 23 ел буе имам вазыйфасын үтәүче Кыяметдин хәзрәт Кашапов. - Без яшь чакта ул кызыл балчык белән капланып, чирәм дә берән-сәрән генә үсә иде. Мәктәп коллективы, укучылар, авылдашлар җыелышып, анда агачлар утыртып чыктык. Аларны күз карасыдай саклап, көн дә тауның түбәсенә кадәр су буеннан чиләкләп су ташып сибеп тордык. Күрәсезме, нинди куәтле нарат урманы булып җитеште!
    Кыяметдин хәзрәт үзе гомер буе бригадир булып эшләгән. Тауга исемне исә аның әтисе Кашап, ул чакта гөрләп торган "Кызыл тау" колхозы исеменә аваздаш итеп кушкан. Хәзрәтнең хәләл җефете Мәрьям ханым исә авылның иң өлкән кешесе булып исәпләнә, аңа 87 яшь.
    -Авылыбыз элек-электән дини булды. Кызганыч, бүген мәчетебезгә нибары 12 кеше йөри, алары да Җомга намазына гына җыела. Әтием, бабайларым мулла, мәзин иделәр, дини гыйлемне мин шулардан алдым. Ә бу мәчетне 23 ел элек ялгыз йортка манара куеп ясадык. Аңарчы авылыбыз күп еллар гыйбадәтханәсез торды, - дип тә сөйләде Кыяметдин абый.
    Пычакта ачлык елларыннан сакланып калган бер үзенчәлекле гадәт тә бар. Монда мәетне күмгәндә, кабер төбенә иң элек кипкән камыш салып куялар. Камышны Кыяметдин хәзрәт үзе җыеп киптерә. Моны борынгылар агач тактага саклык булсын өчен уйлап тапканнар булса кирәк. Дефицит заманында яшәмәсәк тә, бу ысулдан әле дә баш тартмаганнар.
    Биредә чын татарлар яши
    Пычак - байлар авылы. Дәүләт Әхмәтов, Хисам Фәрхетдинов, Шәймәрдән Хисамов, Хаҗи Хәмзиннәр атлы байлар элеккеге елларда монда гына түгел, тирә-юньдә дә кибетләре, сәүдәләре белән дан тотканнар. Авылда аларның бүген дә кирпечтән төзелгән берничә бинасы саклана.
    Инде авылның тарихына килсәк, ул Иван Грозный яуларыннан соң, ягъни 400 еллар чамасы элек оешкан. Нократ елгасының көньяк ягында урнашкан Күбәләү авылыннан Газиз һәм Гаффар атлы абзыйлар хәзерге буа янына килеп, тирә-якта үсүче агачларын кисеп, үзләренә йорт салганнар. Ә аннан ерак түгел генә бакыр чыганагы табып, бакыр чыгару белән шөгыльләнә башлаганнар. Бу җирләрнең байлыгы турында ишеткән башка авыл кешеләре дә бирегә агыла башлый. Әлеге урын сазлыклы, җәен чебен-черкиле булганга, соңрак авыл хәзерге урынга күченгән. Яңа урында ирләр аучылык белән шөгыльләнеп, гел коралланып йөргәнгә күрә аларны пычаклылар дип йөрткәннәр. Авылның Пычак атамасы шуннан килеп чыккан да инде.
    Авылга ямь биреп торучы тарихи йортларны өйрәнә торгач, Магнитагорскига куылган Хаҗи байның оныгы Равил Гыйбадуллинның Чиләбе шәһәрендә яшәвен, элек хакимият башлыгы булганын ачыкладык һәм үзе белән элемтәгә чыктык. Ул тамырлары Пычактан булуын раслады һәм газетабызга эксклюзив интервью бирде. (Әлеге әңгәмә белән сез алдагы саннарда таныша алачаксыз. - авт.)
    Тагын Пычак - туган-тумачалар ягы. Монда кайсы гына йортка керсәң дә, бер-берсенә чыбык очы туган булган гаиләләргә юлыгасың.
    -Бервакыт Яр Чаллыга кунакка баргач, миңа палеонтолог - үткән геологик чорларда яшәп, хәзер казылма табылдык булып очрый торган тереклекне өйрәнүче галим белән бер табын артында утырырга туры килде. Аның мине күреп гаҗәпләнүен, кызыксынуын белсәгез! Сүзләре хак булса, чын татарлар минем кебек зәңгәр күзле, җирән чәчле, киң маңгайлы булганнар икән. Ә бит, чынлыкта, бүген безнең җирлектә яшәүчеләр арасында миңа охшаш кешеләр байтак, - дип сөйләде авыл җирлеге башлыгы Габделфәт Нәфыйков.
    Авыл буйлап сәяхәтем вакытында Габделфәт абый тасвирлаган йөз-кыяфәтле кешеләр очрамасмы дип, җентекләп карап йөргән идем, чыннан да, җирән чәчле, киң маңгайлы, зәңгәр күзле кешеләр биредә бар икән үзе. Әмма авылның килеп чыгышын, төзелешен өйрәнеп, тарихи альбомнар, авылның күптөрле карталарын төзегән Хәйдәр абый Гаяновның кулъязмалары арасыннан мондый мәгълүматларга юлыкмадым.
    Тимернең «теш табибы»
    Пычак - һөнәрчеләр төбәге. Хәзер пычаклыларның күпчелеге Кукмарада төрле оешмаларда хезмәт куйса да, тарих битләре моның киресен раслый. Заманында монда данлыклы ташчылар Кашаф Сафин һәм Касыйм Хөсәенов, тимерчеләр Габдулла Хәйруллин һәм Гариф Әхмәтшин, Хөрәмшә абзый кебек балта осталары, Галим Әхмәтҗанов һәм Хәсән Галләмов кебек итек басучылар, күнче Шаһаби Рәхмәтуллиннар яшәгәннәр. Тимердән төрле эшләнмәләр тудыручы Корбангали Галимовны исә авылда әлеге мирасны саклап калучылардан дияр идем.
    -38 ел элек авариягә эләгеп, челпәрәмә килгән машинасын төзәтеп чыккач, аның кулыннан эш килүен белдек, - ди Корбангали әфәнденең хәләл җефете Гөлсинә ханым.
    Корбангали абый хәрби хезмәтне Сахалин утравында, беренче класслы дүртенче разрядлы авиамеханик буларак үтә. Самолетларга капиталь ремонтлар уздыру цехына билгелиләр аны. Тимердән сәнгать әсәрләре тудыруга ул биредә өйрәнә дә инде. Ә аннан Казанның 40нчы заводында хезмәт кую, кичке мәктәптә шоферлыкка уку, әтисе вафат булгач, төп йортка кайту һәм Кукмарада РТСта, колхозда эшләү дисеңме... Тик язмыш үзен Пычакка кайтармаган булса, биредә ансыз нишләгән булырлар иде икән?! Чөнки Корбангали абый Пычакта гына түгел, күрше авылларга да җылылык кертә, газ системасын көйли, капка-коймалар ясый, мунчаларга тимер мичләр эшләп бирә. Авылның шифалы үзлеккә ия Мәннәй чишмәсе дә аның тырышлыгы белән сафка баса.
    -Корбангали теләсә нинди металл калдыгыннан да "шедевр" ясый ала. Өйдәге ремонтны да кешегә кушмады, өстәл, йоклый торган караватыбызга кадәр агачтан үзе эшләп куйды, - ди Гөлсинә апа.
    Эретеп ябыштыручы һөнәре белән дуслыгы өчен Корбангали абыйны тимернең "теш табибы" дип тә атыйлар. Әлеге һөнәр серләрен исә ул колхозда эшли башлагач та, өч ай Омскида укыганда үзләштереп кайта.
    -Мин бөтен әйберне башта өйдә ясап карыйм. Аннары башка кешегә шуны яхшырак ясасам, өйдәгесен сүтеп яңадан җыям, - ди өч бала әтисе, 8 оныкның бабасы Корбангали Галимов. Бүген аның балалары һәм оныклары гомерлек шөгыленең дәвамчылары булып тора.
    «Илле елдан соң очраштык»
    Пычак - аш-су осталары авылы. Тәрәзә пәрдәләре чигүче Гыйльминур Гаянованы үзе чабата биюен биюче, үзе авылда иң оста чәкчәк пешерүче дигәннәр иде. Аның чәкчәкләрен хәтта ерак Австралиядән килгән кардәшләр дә авыз итеп караган булганнар.
    -Кызым, кич утырырга кил, чәкчәкне бергәләп пешереп карарсыз. Болай гына рәтенә чыгуы авыр, татлы ризык булса да, мәшәкате күп аның, - диде гаилә башлыгы Хәтмулла абый.
    Кәчимирдән килен булып төшкән Гыйльминур ханым алда сөйләп үткән "авыл тарихчысы" Хәйдәр абыйның хәләл җефете булган. Күп еллар тигезлектә яшәгән ире вафат булгач, беркөнне аны картаймыш көнендә Хәтмулла абый эзләп тапкан.
    -Яшь чакта икебез дә бер колхозда эшләдек: мин тракторчы, Гыйльминур сарык караучы иде. Җитешә алмаганда ул мине: "Хәтмулла, булыш әле!" - дип кенә чакырып ала, мин җитез генә йөгереп бара идем. Аннары Кировка эшкә киттем. Күрәсең, инде ул чакта ук Гыйльминурга күзем төшкән булган, кайтышыма аның кияүгә чыгуын белдем. Үзем дә өйләндем һәм аны башка күрмәдем. Тик хатыным Шәмсеруй миннән иртәрәк китте... Шулай бервакыт Марсель дигән туганыбыз безне димләп, биш дистә елдан соң кабат очраштырды, - ди Хәтмулла абый. Аның сүзләрен Гыйльминур апа җөпләп алды:
    -Кияүгә сорап килгәч, үзен бер куып та карадым, бер жәлләп тә куйдым. Аннары, Аллаһка тапшырып, ризалаштым. Бергә яшәргә кирәген аңладык. Картайгач бигрәк тә ялгыз торасы килми икән, без һәр яктан ялгыз бит. Хәтмулланың бер сабые булган, ул да яшьли дөньядан киткән. Безнең Хәйдәр белән балалар булмады.
    Гыйльминур апа белән Хәтмулла абый инде 12 ел бергә иңгә-иң куеп яшиләр. Икесенең дә сикәлтәле язмышларын кәгазьгә төшерсәң, саллы гына бер китап килеп чыгар иде. Тормышлары белән таныша-таныша, шулай да биредән чәкчәк пешерергә өйрәнеп киттем үзе. Ә аның рецепты белән сезне чираттагы "Киңәш базары"нда таныштырырбыз!

    БЕЛЕШМӘ
    Авылга якынча 400 еллар элек нигез салынган.
    Халык саны:156 кеше.
    Авылда мәктәп, мәчет, почта бүлекчәсе, китапханә, мәдәният йорты бар.
    Бөек Ватан сугышына Пычактан киткән 114 кешенең 19ы гына кире авылга әйләнеп кайта.
    Танылган шәхесләре: Пугачев армиясе полковнигы Мәсәгуть Гомәров, академик Фәйзелхак Газизуллин, профессор Мәхмүт Яхин.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: