Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Татарстанда тормыш әйбәт, ди Донбасстан кайткан якташыбыз Һаҗия апа

    Телевизордан Украинадагы хәлләрне күреп, юньлелек көтә торгач, түземлегем бетте. Хәзер сугыш барган җирләрдә, Луганск өлкәсенең Первомайск районында без дә утыз өч ел яшәдек бит. Ике балам, дүрт оныгым шунда тудылар. Алар өчен туган ил бит ул! Шаклар катам шундый илнең хәрабәләр хәленә килүенә, халыкның җәфа чигүенә, үлеменә. ...1962 ел. Ирем...

    Телевизордан Украинадагы хәлләрне күреп, юньлелек көтә торгач, түземлегем бетте. Хәзер сугыш барган җирләрдә, Луганск өлкәсенең Первомайск районында без дә утыз өч ел яшәдек бит. Ике балам, дүрт оныгым шунда тудылар. Алар өчен туган ил бит ул! Шаклар катам шундый илнең хәрабәләр хәленә килүенә, халыкның җәфа чигүенә, үлеменә.

    ...1962 ел. Ирем белән өйләнешеп, Донбасска киттек. Аның апасы гаиләсе белән шунда яши иде. Ике чемодан тотып килеп төштек автобустан. Август ае иде бу. Җимеш бакчасы кебек җирдән барабыз шулай. Кая карама, абрикос, чия, слива, груша агачлары җимешләреннән сыгылып утыра. "Нинди бакчадан барабыз соң?"- дим. Ирем әйтә: "Урам бит бу, әнә, агачлар артында бер катлы йортлар". Поселок гөл бакчасы кебек. Апаларның ишегалды да чәчәкләр, җимеш агачлары белән тулы. Яшелчәләрнең ниндие генә юк. Помидорлар ботакларында кызарып утыра, виноград тәлгәшләре эленеп тора. Безгә, авылда миләш-шомырт, карлыган, суган белән бәрәңгедән башканы күрмәгән кешеләргә, җәннәт бакчасына килеп кергәндәй тоелды.

    Менә шулай килеп урнаштык без Украинага. Аны үз иттек, ияләндек. Ирем - шахтага, мин заводка урнаштык. Балалар туды. Ел саен авылга кайтып, кунак булып, ике арада "күпер салдык". Балалар үсә төшкәч, аларны самолет белән Луганскидан Казанга әбиләренә, туганнарга җибәрә идек. Билет хакы нибары 34 сум иде. Киленне, авылга кайтып, туйлап алып киттек. Кыз белән малайлары дөньяга килде. Киявебез Мансурның әби-бабайлары Арча якларыннан сугышка кадәр үк килеп урнашкан булганнар. Аларның да ул белән кызлары туды.

    Татарстаннан, аеруча Арча, Әтнә якларыннан татарлар күп килгәннәр иде. Сугыштан соң җимерекләрне, шахталарны сафка бастыру өчен комсомол чакыруы буенча яшьләр күп килгән. Кичке уенлыклар да ясый торган булганнар хәтта. Ә сабантуйларны ел саен Шахтерлар көнендә стадионда уздырдылар. "Татарский сабантуй" була дип, газеталарда белдерү бирелә иде. Күрше Горск шәһәренә барып(без поселокта), горурлык белән тамаша кыла идек. Стадион тулы халык була: төрле милләт кешеләре җыела. Менә сөлге, кулъяулыклар, кыңгыраулар таккан, эшлеяләре җиз тәңкәле җигүле биш-алты пар атларга утырып, тальян гармуннар белән "Баламишкин" җырын җырлап, татарлар стадионны урап чыгалар. Халык аларны аягүрә басып алкышлый. Аннары көрәш, төрле тамашалар башлана. Безнең халык оештыра да, эшли дә белә иде шул. Арча, Әтнә якларыннан килгән якташлар бик актив иде. Шәһәр советы, шахта комитеты да булышкандыр.

    Төрле халык вәкилләре белән дус, бердәм булып яшәдек. Хезмәттәшләребез арасында украиннар, грузиннар, латышлар, руслар бар иде. Үзем заводта, ирем 30 ел шахтада эшләп, "Мактаулы шахтер" исеменә лаек булып, икебез дә илле яшьтән пенсиягә чыктык. Шахтер хезмәте ул чакта мактаулы иде. Хәзер генә күмернең дә, шахталарның да дәрәҗәсен төшереп бетерделәр. 1980-85 елларда, армиядән кайткач, улым-киявем 10-15әр ел шахтада хезмәт куйдылар. Авылдан туганнарымның уллары да гаиләләре белән килеп, биш-алты ел яшәп, шахтада эшләп калдылар. Илдә "перестройка" - үзгәртеп корулар башланмаса, тормыш, бәлки, шулай дәвам итәр, чөнки татар егетләрен эшкә биш куллап алалар иде. Фатирларны да тиз бирәләр иде ул заманда. Үзгәртеп кору җилләре исә башлагач, үзебезгә салкын карашны сизә башладык. Безгә почтада "Чаян", "Сөембикә", "Казан утлары" журналларын яздырмый башладылар. Утыз ел буе яздырган идек, соңгы өч елда ала алмадык. Ул кибетләрдәге чиратлар! Безнең кечкенә дүрт онык, сөт җитми, соңыннан исемлек буенча ала башладык. Сигездә ачыласы кибеткә иртән биштә барып чиратка басулар, анда безгә карата салкын караш, чыш-пыш... Банкта акчалар калды, бирмәделәр, нольләрен чигереп, юкка чыгарып бетерделәр.

    Референдум уздырдылар "Мөстәкыйль Украина өчен" дип. Менә нәтиҗәсе: егерме өч ел буе рәтләнә алмадылар. Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар, дип юкка гына әйтми бит халык. Ул чакта күпчелек татар-якташлар, башка милләт вәкилләре китә башладылар. Без дә 1995 елда туган ягыбызга кайттык. Улым Фаил гаиләсе белән Олыязга кайтып урнашты. Шөкер, эшләре бар, мул тормышта яшиләр. Кызым гаиләсе белән Кукмарада төпләнде. Шөкер, оныклар үсеп җитте, оныкчыкларым да икәү инде. Мин бик бәхетле әби, карт әби. Ирем генә арабыздан китеп барды. Урыны җәннәттә булсын.

    Җирлегебез бик бай. Халыкның тырыш хезмәт куюы нәтиҗәсе бу. Башлыгыбыз ихтирамлы, ярдәмчел, күршеләребез, туганнарыбыз бик әйбәт, аралашып яшибез. Бүгенге тормышка сөенеп бетә алмыйм. Элек Донбассның шау чәчәктә булуына исем киткән иде, хәзер үзебезнең республикабыз шундый. Кукмара урамнары да гөлбакча, диярсең. Шөкер, пенсияләр килеп тора, ил күгебез тыныч. Донбасс җиренә дә тынычлык-иминлек килсен һәм тагын да бергә туганнарча яшәргә язсын иде.

    Һаҗия Якупова, Олыяз авылы

    фото: http://nazaccent.ru/content/5403-prezident-tatarstana-obyavil-vojnu-nacionalnomu-ekstremizmu.html

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: