Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Татар киносының чишмә башы Кукмарадан башлансын

    "Тәүлектә егерме дүрт сәгать булса, без егерме алты сәгать эшләдек", - ди Заһид Мәхмүди. Бүгенге әңгәмәбез быел Казанда үткәрелгән мөселман киносы фестиваленә тәкъдим ителгән 750 тасма арасыннан сайлап алынган "Җәза" фильмы турында. "Мәхмүтфильм" студиясе тарафыннан төшерелгән "Җәза" кинофильмы милли татар киносы сәнгатенә үзенчәлекле бер дулкын булып килеп керде. Нигездә, Кукмара...

    "Тәүлектә егерме дүрт сәгать булса, без егерме алты сәгать эшләдек", - ди Заһид Мәхмүди. Бүгенге әңгәмәбез быел Казанда үткәрелгән мөселман киносы фестиваленә тәкъдим ителгән 750 тасма арасыннан сайлап алынган "Җәза" фильмы турында.

    "Мәхмүтфильм" студиясе тарафыннан төшерелгән "Җәза" кинофильмы милли татар киносы сәнгатенә үзенчәлекле бер дулкын булып килеп керде. Нигездә, Кукмара җирлегендә төшерелеп, кайбер рольләрдә якташларыбыз да катнашкангамы - кукмаралылар өчен бу истә калырдай зур вакыйга булды. Кино караганнан соң туган сорауларны Заһид абый Мәхмүдинең үзенә бирдек.

    - Бушка ямаулык та бирмиләр, дип әйтә торган заманда яшибез, ә сез үз хисабыгызга кино төшердегез?!
    - Бер эшмәкәр ресторан, кибетләре белән мактанып торган иде. Мин аңа шатланып яки кызганып карарга да белмәдем. Килер бер көн, бу байлыклар юкка чыгар яки аларның бәһасе калмас. Шуңа күрә рухи кыйммәтләр турында уйларга кирәк. Бер җырың калсын халык күңелендә диләр. Киләчәкне уйлап, тарих битләренә бер җыр булып кереп калырдай итеп эшләргә һәм яшәргә кирәк. Кино төшергән вакытта эшмәкәрләр арасыннан бер генә кызыксынучы да, ярдәм кирәкме дип сораучы да булмады. Дөрес аңларга кирәк, бу кемнән дә булса матди ярдәм өмет итеп әйтү түгел, монда кешеләрнең күңел байлыгы, рухи үсеше турында сүз бара. Дан-шөһрәтне куып җитеп булмый, ул үзе сине куып килергә тиеш. Кемдер бүләк артыннан чаба, икенчеләргә грамота кирәк, бу ялгышу, мескенлек дип саныйм.
    Республиканың ундүрт районында кино челтәре беткән. Гомумән, татар киносы аяныч хәлдә. Безнең дә "Юбилейный", РТС клубы шаулап тора иде. Кире кайтарасы килә шул вакытларны, дискотекалар белән генә булмый бит инде. Шундый зур хыялым бар - татар киносының чишмә башы Кукмарадан башлансын иде. Чит илдә кинолар 3D форматта төшерелә, ә Россиядә мондый бер кинофильм да юк. Безгә ашыгырга, дөньякүләм стандартлардан калышмаска кирәк. Шулай ук конкуренция дә булырга тиеш.

    -"Ломбард" фильмын да искә алыйк әле, аны зур экраннарда карый алачакбызмы?
    -Әйе, беренче төшерелгән "Ломбард" кинофильмы әлегә прокатка бирелмәде. Бу халыкта күп сораулар тудырды. Кешеләргә бик тиз кирәк. Ә кинофильмнар берничә ел төшерелергә мөмкин, бу гадәти күренеш. Әлбәттә, аны хәзерге вариантта тамашачыга тәкъдим итәргә була иде, әмма ашыгып эшләнгән бер көнлек кинолар кемгә кирәк?! Шуңа күрә әлегә аның кимчелекләре төзәтелә, өстәмә эпизодлар белән баетыла. Киләсе елның май аена эшләнеп бетәр дип уйлыйм.

    -"Әче балан" әсәре белән "Җәза" кинофильмы эчтәлегендәге аерманы ничек аңлатырсыз?
    -Миннән бер ханым: "Нишләп "Әче балан" романы белән "Җәза" фильмының эчтәлеге туры килми?" - дип сорады. Аңа да аңлатып күрсәттем. Кино нинди дә булса әсәр буенча төшерелә икән, режиссерның аны үзгәртергә хокукы бар. Республика газетасында язылган бер мәкаләдә: "Драматург язган әсәр режиссер өчен чимал гына", - диелгән иде. Моның өчен Туфан Миңнуллин үпкәләп тә йөрде, ләкин әлеге сүзләрнең асылын дөрес аңларга кирәк. Заманга яраклаштыру, экранлаштыру дигән терминнар да бар. Режиссер өчен әсәр пластилин кебек, ул аннан төрле сурәтләр ясый.

    Реклама

    -Эчтәлеге, тематикасы буенча бик авыр, уйландыра торган фильм килеп чыккан.
    -Казанның "Родина" кинотеатрында "Җәза" беренче тапкыр зур экранда күрсәтелгәндә залда чебен очкан тавыш та ишетелмәде, кино тәмамлангач, бар халык "уф!" дип авыр сулап куйды. Кукмарада күрсәтелгәннән соң район мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Нуриев та наркоман егет Альберт ролен башкарган Эльдарга: "Син әлегә халык күзенә бик күренеп йөрмә инде", - диде. Димәк, халыкны ышандыра алганбыз икән, әлеге фильмның киләчәге бар дигән сүз.
    Тагын бер ханым: "Бик авыр кино, аны караганнан соң чирләдем. Инсульт та кичергәнем булгач, сәламәтлегем өчен борчылып, дарулар да эчәргә туры килде. Эчтәлеген белгән булсам, карамаган да булыр идем", - диде. Шуны әйтәсем килә: чынбарлыкка караганда әлеге кинофильм күпкә йомшаграк та әле, тормышның тагын да кырысрак булуын онытмыйк.

    -Альберт ролен башкарган егеткә образга керү өчен нык тырышырга туры килгәндер?
    -Эльдар Гатауллин Мәдәният, сәнгать институтында укый. Тәмәке тартмый, спиртлы эчемлекләр кулланмый, тәртипле гаиләдән, тәрбияле егет. Тиешле нәтиҗәгә ирешер өчен, аның белән бер эпизодны 50-60 тапкыр төшергән очраклар булды. Барысы да режиссердан тора, аны ышандырганчы эшләргә кирәк. Әйтик, Альбертның машинада үзем уйнаган каһарман Баязитны буган вакытын эшләгәндә режиссер Фәнис Камалны ышандыра алмагач, Эльдарга: "Әйдә, чынлап бу инде син мине", - дидем. Мин инде яшь кеше түгел, кан басымнарыма кадәр күтәрелеп, йөрәгем туктый язды.

    -Чыннан да, кино төшерелгән вакытта мәшәкатьле, шул ук вакытта истә калырдай мизгелләр күп булгандыр.
    -Һәр эпизод үзе бер истәлек ул. Сазтамак күле янындагы мизгелләр дә җиңел генә бирелмәде. Март ае иде, яр буе пычрак, аякка кызыл балчык ябыша... Мине карлы-бозлы күлгә чумдырдылар. Су тирән, асты ботаклы җир булып чыкты, көчкә йөзеп чыктым. Нәкъ менә шундый куркыныч мизгелләр булганга күрә, Баязит ролен үзем уйнадым. Басуга чыккач яктырткычларыбыз янып чыгып, кире әйләнеп кайтып китәргә туры килгән вакытлар да булды. Бүре эзләгән эпизодта машинаны таудан менгерә алмый интектек, этәргә туры килде. Нинди генә уңышсызлыклар, авырлыклар булса да, без бердәм булып эшләдек. Кәрим Тинчурин театры артистларыннан да ардык, вакыт юк дигән сүзләр ишетмәдек. Киноны төшергәндә МВД, МЧС министрлыклары нык ярдәм иттеләр, табиблар булышты. Шулай ук серле очраклар да булды: кайбер кадрлар үзеннән-үзе югалды, юкка чыкты, димәк, күрсәтелергә тиеш булмагандыр дигән нәтиҗәгә килдек.
    Тагын бер өстенлегебез шунда - әсәрнең авторы мин үзем бит. Шуңа күрә режиссер белән автор арасында була торган аңлашылмаучанлыклар килеп тумады. Без әсәрне бергәләп кинога яраклаштырдык. Авторлык хокуклары бик мәшәкатьле нәрсә, мәсәлән, "Казан сөйли" дип яки нинди дә булса җырдан өзекләр кулланмакчы булабыз, ләкин рөхсәт кәгазе, белешмәләр кирәк.
    Киноны ун кеше төшерде. Улым - режиссер, киленебез Гүзәл Мәхмүтева - киноның продюсеры, кызым Зөһрә гример иде. Коллективның кечкенә, мобиль булуы безгә зур мөмкинлекләр бирде. Аннары һәркайсыбыз гел туктаусыз өйрәнүдә, эзләнүдә булды.

    -Кино төшерү кыйммәткә төштеме?
    -Кайбер режиссер, продюсерлар кино төшерү өчен зур матди чыгымнар кирәк дип саный. Фикерем шул: уйлап кулланганда кечкенә бюджет белән дә күләмле һәм җитди тасма төшерергә була. "Җәза"ны эшләп чыгу өчен якынча алты миллион сумнан артык акча тотылды. Кино өчен бу зур сумма түгел. Дөрес, һәрнәрсә дә акча белән генә исәпләнми. Безнең йокысыз үткәргән төннәребез күп булды. Тәүлектә егерме дүрт сәгать булса, без егерме алты сәгать эшләдек.
    -Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Кино сөючеләрнең күп кенә сорауларына җавап биргәнбездер дип уйлыйм.
    Ризилә КОРБАНОВА

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: