Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Танькино авылыннан 25 яшьтә чыгып китеп хәбәрсез югалган ир-егет өенә 20 елдан соң кайта

    Танькино авылында гомер кичерүче Раиса апа Карпова 1992 елда Казахстанга китеп хәбәрсез югалган 25 яшьлек улы Викторны 20 ел буе әнә шулай көтә. Көн дә иртән һәм кичен капка баганасына сөялеп, күзләрен олы юлга төбәгән ананың кичерешләрен әйтеп бетерерлек түгел: елыйм дисә, яше таммый, кеше белән ачылып сөйләшим дисә, һәркемнең...

    Танькино авылында гомер кичерүче Раиса апа Карпова 1992 елда Казахстанга китеп хәбәрсез югалган 25 яшьлек улы Викторны 20 ел буе әнә шулай көтә. Көн дә иртән һәм кичен капка баганасына сөялеп, күзләрен олы юлга төбәгән ананың кичерешләрен әйтеп бетерерлек түгел: елыйм дисә, яше таммый, кеше белән ачылып сөйләшим дисә, һәркемнең үз мәшәкате - берәүнең дә "казаны" буш түгел...

    -Мин беркайчан өметемне өзмәдем, йөрәгем сиздеме, белмим, әмма улымның исәнлегенә ышандым, - ди ул. - Көтә торгач, кайтты бит. Дөньяда әнә шундый могҗизалар да була икән...

    Үрәсбаш авылындагы урта мәктәпнең 8 сыйныфын тәмамлаган Виктор, Кукмарада ташчы һөнәрен үзләштереп, автомоктәптә укыганнан соң, армия сафларына алына. Аннан кайткач, иң элек Сарапулда, берәр елдан авылда күмәк хуҗалыкта хезмәт куйган егет Казахстанда яшәүче өлкән яшьтәге туганнарының чакыруы буенча Балхаш шәһәренә юл ала. Беренче айларда авыл белән ике арада бераз хатлар йөри, билгеле. Әмма бераздан Виктор, әнисе һәм туганнарын кара кайгыга салып, суга баткандай юкка чыга. Бу гомер кайда, ничек яшәгән икән ул? Уебызны аңлагандай, Виктор үзе дә сүзне Казахстанга барып урнашуыннан башлады.

    "Казахстанда документларсыз да яшәп була"

    Мин килгәндә әтинең апасы - Татьяна үлгән иде инде. Яз көне җизни дә вафат булды. Шуңа аларны тәрбияләргә туры килмәде. Яшәү урыны буенча пропискага кереп, бераз акча туплау нияте белән эшкә урнаштым. Көн артыннан көн узды. Телефоннар юк вакыт бит, хатлар аша булса да әнием һәм туганнар белән бер-беребезнең хәлен белешеп тордык. Әмма Казахстанның СССРдан аерылу сәясәте башлангач, хәлләр тамырдан үзгәрде. Туган якка кайту түгел, авылга хат та җибәреп булмый иде. 1997 елда ике арада элемтә бөтенләй өзелде. Татарстанга чыгу өчен яңа документлар ясарга тырышып караган идем, барып чыкмады, Казахстан гражданлыгы алмаганлыктан, кайтканчыга кадәр авылдан киткән иске паспорт белән йөрдем. Документлар ясату өчен туу турындагы таныклык кирәк икән, юлга чыкканда барысын да үзең белән алмыйсың бит инде. Аннары дөньяны болай үзгәрер, дип кем уйлаган?! 20 ел буена Балхашта әнә шулай бернинди документсыз яшәдем.

    Апа белән җизнинең фатирын кызы саткач, бөтенләй урамда калдым. Бәхетемә каршы, бер кыз белән танышкан идем, аңа өйләнеп, бергә яши башладык, улыбыз туды. Әмма баланың гына гомере кыска булды шул - 1,8 яшьлек вакытында әбисенең кан басымы күтәрелгәндә эчә торган даруларын йотып, агуланып үлде, коткарып кала алмадык. Тормышта кара полоса башланса, аны һич кенә дә агартам, димә. Бала югалту ачысыннан хатыным белән дә ике арадагы мөнәсәбәтләр бозылды, ул фатирын миңа калдырып, әтисе янына Германиягә китте. Мин исә Балхашта яшәп калдым, кабат ялгыз...

    Тамакны туйдырырга кирәк бит, эшләдем дә эшләдем: ит комбинатында, сабын эретү, ипи пешерү цехында хезмәт куйдым. Анда хезмәт өчен түләү яхшы, шуның өчен халыкны начар яши, дип әйтмәс, идем. Ялкауланмасаң, шактый мул тормышта гомер итәргә була.

    "Өйгә кайтасы килә"

    Рәхәт булса да торган җир, сагындыра туган ил, диләр бит әле - бик дөрес сүзләр. Яшь барган саен ничек тә Казахстаннан чыгу юлларны эзли башладым, әнием, туганнар өчен дә борчылдыра иде.

    -Мине онытканнардыр, беркем көтмидер, - дип уйлаганда, күңелгә шулкадәр авыр була, өйгә кайтасы килә иде. - Сагындым, бик сагындым!!!

    Реклама

    Замана үзгәреп, компьютер, Интернет челтәре киң кулланыла башлагач, иптәш егетләр компьютердан миграция хезмәте аша Казахстаннан чыгу өчен нинди документлар кирәклеген белештеләр. Татарстан, Кукмарага дип заказлы хатлар җибәрдек. Аларны исә үз чиратында Түбән Үрәс авыл җирлегенә юллаганнар. Кибеттә эшли идем ул вакытта - безнең соратуга Татарстаннан җавап килүе хакында миңа хат бирделәр. Аны алгач, кәефләр күтәрелеп китеп, бер мизгелгә булса да күңелем белән Тәнкиндә "йөреп алдым"...

    "Исәнме, нәнәй"

    Кызлары, кияүләре:

    -Улың үлгәндер, кайтмас инде ул, берьялгызың яшәмә, өеңне сатыйк та безгә килерсең, - дисәләр дә, Раиса ханым өметен өзмичә улын көтүен дәвам итә. Бервакыт Тәкәнешкә багучыга да бара әле хәтта. Әмма тегесе: "Фотосурәтен алып кил, аннан башка бер сүз әйтә алмыйм", - дигәч, кәефсезләнеп кабат ялгыз өенә кайта да, башкача күрәзәчеләр йортына аяк басмый. Күңеле белән улының исәнлеген болай да белә бит...

    -Викторны эзләүдә Түбән Камада яшәп, лаеклы ялга чыкканнан соң Киндеркүл авылына кайтып төпләнгән сеңлем Илсөярнең ярдәме зур булды, - ди Раиса апа. - Ул Казахстанда миграция хезмәте белән гел сөйләшеп, аралашып торды, хатлар юллады. Бервакыт кәрәзле телефон тавышын ишетеп, сискәнеп киттем. Тизрәк барып алсам, бөтенләй чит кеше:

    -Әби, без Казахстаннан, Балхашның полиция бүлегеннән. Улың безнең янда басып тора, - ди.

    Өйдә берүзем бит, шулкадәр каушадым, дулкынландым: кая карарга да, ни дияргә дә белмим. Бераздан телефон трубкасында Викторның: "Исәнме, нәнәй, бу мин, - дигән тавышын ишеттем. - Мин тиздән кайтам".

    Аллага шөкер, улым хәзер үз янымда. Әмма аның телефон аша яңгыраган тавышы шундый якын, шундый кадерле булып әле бүген дә колагымда чыңлап тора.

    -Тиешле белешмәләрне алганнан соң, 7 декабрьдә поездга утырып Уфага юл алдым, - ди Виктор. - Аннан исә туганнар килеп алдылар. Кайткач, документларымның барысын да тәртипләп бетердем, хәзер "Агрохимсервис" җәмгыятенең Үрәсбаш ярдәмче хуҗалыгында эшлим. Балхаштагы дусларым белән дә еш аралашам, телефоннан сөйләшеп торабыз. Әмма туган якны ташлап кабат анда китәсе килми. Үз өемдә бик рәхәт. Беркемнең дә сүзенә колак салмыйча, чын күңеленнән ышанып, мине көткән әниемә зур рәхмәт.

    -Телевидениенең беренче каналыннан баручы "Көт мине" дигән тапшыруны карарга яратам, - ди Рая апа. - Тапшыруның исеме дә җисеменә туры килеп тора. Бик күп еллардан соң үзләренең газиз кешеләре белән очрашучыларны күргәч, үз башымнан кичкәннәр хәтергә килә, күзләремне яшь пәрдәсе каплый. Берәүгә дә көтү газаплары кичерергә, бала хәсрәтләре күрергә язмасын.

    Алсу ИДРИСОВА

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: