Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Талантлы шәхес иде

    "Хезмәт даны" газетасында "Халык мәгарифе отличнигы" исемен йөрткән Зөфәр абыйның вафаты турындагы хәбәрне күргәч, тетрәнеп китеп, кат-кат укыдым. Күңел ышанмады. Озак та авырмаган, күбәләк шикелле тын гына китеп барган. Аның турында язган мәкаләм дә бар иде, үзе исән вакытта укырга насыйп булмаган икән. Алай да ул язманы газета укучыларга ирештерергә...

    Реклама

    "Хезмәт даны" газетасында "Халык мәгарифе отличнигы" исемен йөрткән Зөфәр абыйның вафаты турындагы хәбәрне күргәч, тетрәнеп китеп, кат-кат укыдым. Күңел ышанмады. Озак та авырмаган, күбәләк шикелле тын гына китеп барган. Аның турында язган мәкаләм дә бар иде, үзе исән вакытта укырга насыйп булмаган икән. Алай да ул язманы газета укучыларга ирештерергә булдым, ләкин инде, ни үкенеч, үткән заманда. Язмам Зөфәр абыйның якты истәлегенә багышлана.
    Гомәров Зөфәр Гыйләҗетдин улы 1936 елның 15 декабрендә Балыклы авылында туа. 1957 елда урта мәктәпне тәмамлагач, Совет Армиясе сафларында хезмәт итеп кайта һәм Ядегәр авылына клуб мөдире булып эшкә урнаша. Аннан соң Янилгә клуб мөдире итеп күчерелә. Мәдәният, әдәбият, сәнгать өлкәсендә зур эшчәнлек алып бара, үзен оста оештыручы буларак таныта. Авыл яшьләре аның җитәкчелегендә сәхнәдә "Сабантуй" күренешен сәхнәләштереп, республика күләмендә дипломга лаек булалар. Районның бер генә бәйрәме дә алардан башка узмый. "Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре" исемен дә аның мәдәният өлкәсендәге хезмәтенең матур нәтиҗәсе дип карарга кирәк.
    Сәләтле яшь егетне районда тиз күреп алалар. Тиздән аны район комсомол комитетына инструктор итеп күчерәләр. Монда да сынатмый егет. Оста лектор, яшьләр белән актив эшчәнлек алып баручы Зөфәр Гыйләҗетдин улын партиягә кабул итәләр һәм ул районның партия комитеты инструкторы булып эшли башлый. Портреты район, өлкә комитетларының почет такталарында эленеп тора, исеме хәбәрчеләрнең Мактау китабына кертелә. "Белем" җәмгыятендә 5 ел лекция-докладлар укый ул. Тирән эчтәлекле, кызыксындыргыч темаларга язылган лекцияләре белән тиз арада халык арасында гына түгел, республика күләмендә дә таныла яшь лектор. Бервакыт Казаннан килгән вәкил аның чыгышын бик ошата һәм карлы-буранлы көн булуга карамастан, лекция укырга дип, Сарманга командировкага җибәрә. Анда да уңышлы чыгыш ясап кайта якташыбыз. Әнә шулай үзенә тапшырылган һәр эшне зур җаваплылык тоеп, җиренә җиткереп башкара белүе белән таныла ул.
    Зөфәр аганың 46 ел хезмәт стажы бар. Шуның 40 елы мәктәп белән бәйле. Үзенең беренче тапкыр дәрескә керүен болай дип искә ала иде ул:
    -Минем укытучы булып китүем Зур Сәрдек мәктәбеннән башланды. Ул чагында завуч булып эшләгән Габделхак абый Хафизов класска алып керде дә, укучыларга: "Менә сезне татар теленнән укытачак абыегыз", - дип таныштырды һәм чыгып китте. Миңа зур ышаныч күрсәткән Габделхак агага гомерем буе рәхмәтле булдым. Сөгъдә Сөләйманова, Гөлсем Хәсәнова, Римма Галиева, Евдокия Гаврилова, Закирә Нурый кызы, Диләрә Гали кызы, Суфыя, Әминә, Марзыя, Венера апалар белән аралашып, тәҗрибә алышып эшләүләр иң күңелле гомер мизгелләре булып хәтергә уелып калды.
    Зөфәр абый үз эшенең остасы булды. Бервакыт аның белән Казанда белем күтәрү курсларында бергә укырга туры килде. Якташыбызны күпләр белә, аны татар әдәбиятыннан "аяклы энциклопедия" дип йөртәләр иде. Курслар вакытында безнең белән очрашуга Т.Миңнуллин килде. Укытучылар да аңа үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр. Без Зөфәр абый белән "Галиябану"дан бер өзек уйнадык. Ул - Исмәгыйль, ә мин - Галиябану ролендә. Туфан аганың:
    -Боларга режиссер да кирәк түгел, Зөфәр үзе режиссер, үзе артист икән, - дигән сүзләрен ишеткәч, бик куанган: "Зөмәрә, бу бит үзенә күрә югалып калмау, район данын яклау да булды", - дигән иде.
    Шул чорда аның бер әзерлексез тәрбия сәгате буенча мастер-класс күрсәткәне дә истә калган. Кайткач, Зөфәр абыйны тәҗрибә уртаклашу максатында үзебезнең мәктәпкә И.Сәләховның "Колыма хикәяләре" буенча мастер-класс күрсәтергә чакырдым. Үз кулы белән эшләгән күрсәтмәлелек алып килгән иде, әсәрдән өзекләрне йөрәккә үтәрлек итеп яттан укуы белән безне таң калдырды ул.
    Соңгы елларда Зөфәр абый Кукмара радиосында "Әдәби мирас" тапшыруын алып барды. Анда татар классикларының, халык яратып укыган, инде онытыла башлаган язучыларыбызның әсәрләрен сәнгатьле итеп укуы белән халыкта кызыксыну уятты: радиотыңлаучылар тарафыннан бу тапшыру көтеп алынды, югары бәяләнде.
    Тормышта да Зөфәр абый гел башкаларны зурлап, кешенең аз гына хезмәтен дә күрә белеп, аны үсендереп җибәрә белде. Урамда очраса, һәрвакыт үзеңнең, гаиләңнең, балаларның хәлен белер, акыллы киңәшләрен бирер иде. Шул очрашып сөйләшкән вакытларны сагынам хәзер. Арабыздан шундый хезмәттәшебезнең китүенә күңел ышанмый. Авыр туфрагың җиңел булсын, Зөфәр абый, сине сагынып искә алуларыбыз дога булып ирешсен. Тормыш иптәше Илһамия апаның, балаларының якын кешеләрен югалту хәсрәтен уртаклашам. Ходай сабырлык бирсен үзегезгә.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: