Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Сүздән ботка пешереп тә, өй салып та булмый - моңа ирешү өчен эш кирәк

    Тормыш кайнап торган районыбыз белән кызыксынучылар, бигрәк тә моның сәбәбен ачыкларга тырышучылар һич кимеми. Узган атнада да эшлекле визит белән Башкортостан Республикасының Чишмә районы җитәкчеләре булып китте. Алар сәнәгать предприятиеләрендә, "Урал", "Восток", Вахитов исемендәге хуҗалыкларда, социаль-мәдәният объектларында, мәктәпләрдә булып, төрле тармаклардагы эшнең торышы белән таныштылар. Кунаклар үзләре дә төшеп калганнардан...

    Тормыш кайнап торган районыбыз белән кызыксынучылар, бигрәк тә моның сәбәбен ачыкларга тырышучылар һич кимеми. Узган атнада да эшлекле визит белән Башкортостан Республикасының Чишмә районы җитәкчеләре булып китте. Алар сәнәгать предприятиеләрендә, "Урал", "Восток", Вахитов исемендәге хуҗалыкларда, социаль-мәдәният объектларында, мәктәпләрдә булып, төрле тармаклардагы эшнең торышы белән таныштылар.

    Кунаклар үзләре дә төшеп калганнардан түгел: 52 мең халык яшәгән, шикәр комбинаты, тимер-бетон эшләнмәләр заводы кебек эре предприятиеләре булган, Мостай Кәрим, Сәйфи Кудаш, Фәридә Кудашева кебек күренекле шәхесләр тәрбияләп үстергән төбәк икән ул Чишмә районы. Анда да төрле милләт халкы дус-тату гомер итә, иҗади хезмәт белән шөгыльләнә. Һәр тармакта горурланып сөйләрлек уңышлары бар. Әмма, читтә йөреп гыйбрәт ал дигәндәй, бер урында таптанырга теләмәгән кешегә башкаларның тормыш-көнкүреше белән танышу һич тә артык түгел. Чишмә районы башлыгы Флюр Урәзмәтов үзе дә шул фикерне җиткерде:

    -ТНВ каналы аша Татарстан яңалыклары белән даими танышып барабыз. Әмма читтәгеләрне үз күзләрең белән күрү, халкы белән якыннан аралашу бөтенләй икенче бит. Шуңа без дә бу якларга сәфәргә чыгарга булдык. Сезнең районны тәкъдим иткәч, бер яктан сөенсәк, икенче яктан бераз шүрләп тә куйдык: "Туган җир" тапшыруларыннан кукмаралыларның авыл хуҗалыгы, төзелеш, эшмәкәрлек тармакларындагы уңышларыннан хәбәрдар идек, алар янында югалып калмабызмы, янәсе. Күргәннәребезнең тәэсире тагын да көчлерәк булды. Нинди сәнәгать предприятиеләре гөрләп эшли икән биредә, халык ни белән генә шөгыльләнми. Авыл җирендә күп гаиләләрнең мал асрап, шуннан табыш алып яшәүләренә дә сокландык. Ә бездә, кызганычка каршы, авыл халкы терлек асраудан бизә бара. Бәлки Уфага якын булуыбыз үзен сиздерәдер, ләкин авылда яшәп, бер сыеры, ун тавыгы булмаган кешене аңлый алмыйм мин. Безгә кукмаралылардан үрнәк алып, бу юнәлештә әле җиң сызганып эшләргә кирәк.

    Әйе, кунакларны озатып йөргәндә районыбыз өчен тагын бер кат сөенеп куйдык: кем генә килсә дә, күрсәтерлек эшләребез аз түгел. Металл савыт-сабалар заводында, тегү фабрикасында, киез итек-киез комбинатында, күмәк хуҗалыкларда, Пчеловодта Димитриевларның гаилә фермасында йөргәндә кунаклар үзләре дә шул фикердә булды: бай яшәү өчен сатарлык продукция, аның да конкуренциягә бирешмәслек яхшы сыйфатлысы булу кирәк. Бүген кичәгечә яши алмыйсың, ә заман кушканча яшәү өчен яңа алымнар өйрәнергә, уңай тәҗрибә үзләштерергә кирәк. Башкортостандагы милләттәшләребезнең эшлекле визиты сәбәпләре дә шул иде бит.

    Районыбызга күренекле шагыйрь, сәясәтче, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Роберт Миңнуллин да килгән иде.

    -Бу очрашу минем өчен икеләтә шатлыклы булды. Беренчедән, якташларым белән кабат күрешү мөмкинлеге туды, икенчедән, һөнәрле, бай тарихлы, гел үсештә булган Кукмара төбәге белән якыннан таныштым, - диде ул.

    Кукмара халкы ирешкән уңышларның серенә төшендек: сүз белән түгел, эш белән мавыгалар икән биредә - кунаклар күргәннәренә әнә шундый нәтиҗә ясадылар.

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: