Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Сыналу язы

    "ВАМИН-Татарстан" компаниясенең банкрот дип игълан ителүе күпләрне пошаманга төшерде. Аның составындагы агрофирмаларның язмышы ничек булыр, банкларга булган әҗәтләрне кайтару өчен конкурс идарәчесе техниканы һәм малларны төяп алып китеп, сатып бетермәсме дигән шөбһәле уй-фикерләр күп ишетелде.

    Реклама

    Кертелгән инвестицияләргә тәңгәл килерлек күләмдә продукция җитештерүгә ирешелмәсә һәм хезмәт хаклары түләүдә тоткарлыклар булса да, агрофирмалар авыл халкының бер өлешен эш белән тәэмин итте, райондагы сөрүлек җирләрнең 70 проценты да алар биләмәсендә иде. Техника сатылса, бу җирләр эшкәртелмәячәк, шәхси хуҗалык маллары да азыксыз калачак дигән сүз бит. Кайчандыр әби-бабайларыбызның тырышлыгы белән оештырылган, аякка баскан күмәк хуҗалыкларның таралуына авыл халкы бер кат тетрәнү кичергән иде инде, инвестор ярдәме белән күпме төзелеш-ремонт эшләре башкарылгач, маллар саны арта башлагач, машина-трактор парклары яңартылгач, яңадан тупикка килеп төртелү күңелләрне кабат җәрәхәтләми калмас иде.

    Эш аңа ук барып җитмәде кебек. Конкурс производствосында законга сыешлы аерым төр процедуралар нәтиҗәсендә элеккеге "ВАМИН-Татарстан" компаниясе кысаларында яңа структура төзелеп килә. Әлегә аның ничек аталачагы билгесез, әмма яңа хуҗалар дилбегәне үз кулларына алып, оештыру, язгы чәчүгә хәзерлек эшләрен башлап җибәрделәр инде. Узган шимбәдә яңа агрохолдингның башкаручы директорының АПК буенча беренче урынбасары Илнар Сөләйманов районыбызга килеп, төгәл бурычлар билгеләп китте.
    -Райондагы сөрүлек җирләрнең 70 проценты - аз мәйдан түгел. Аны вакытында эшкәртү, чәчү өчен бездән зур хезмәт таләп ителә. Әлеге территориядә яшәүче халыкның эшле һәм ашлы булуы да шуңа бәйле икәнлеген дә онытмыйк. Нинди генә инвестор килсә дә, бу җирләрдә шушы район халкы эшләячәк. Язгы кыр эшләренә санаулы көннәр калды. Хәл бик катлаулы - кыска вакыт эчендә техниканы тулысынча хәзерлек сызыгына куярга, аны кадрлар белән тәэмин итәргә, ягулык, минераль ашламалар тупларга кирәк. Язгы чәчү өчен 130 миллион сумлык минераль ашламалар таләп ителә. Шуның 80 миллион сумын без бирәчәкбез, калганын агрофирмаларның үзләренә табарга туры киләчәк, - диде ул.
    Башка елларны чәчү өчен кирәкле ресурслар - техникага запчасть, ягулык-майлау материаллары, минераль ашламалар, агулы химикатлар алу өчен "башлары авыртмаган" агрофирмаларга, чыннан да, быелгы чәчү кампаниясе бик катлаулы булырга охшаган. Сатарлык продукция булса, хуҗалык итү өчен кирәкле чыгымнарга акча табылыр, хезмәт хаклары, салымнар, банкларга бурычлар да түләнер иде анысы. Ләкин агрофирмаларда терлекчелектә һаман көтелгән нәтиҗәгә ирешелми, Вахитов исемендәге, "Урал", "Восток" хуҗалыклары һәр сыердан көнгә уртача 22-24 килограмм сөт сауганда, нибары 10-12 килограмм савым белән канәгатьләнгәннәре дә бар. Җитмәсә, җитештерелгән продукциянең үзкыйммәте югары, сыйфаты начар, шуңа сөт сатудан кергән акча чыгымнарны капларга да җитми.
    Очрашуда район Башлыгы Рауил Рәхмәтуллин әнә шул кимчелекләргә басым ясап, аларны хәл итү юлларына тукталды.
    Барлыгы 53344 гектар җире, 16504 баш мөгезле эре терлеге булган алты агрофирма белән Казаннан торып кына идарә итеп булмаячагын күздә тотып, яңа инвестор көндәлек эшкә урында контроль булдыру максатыннан һәр районга куратор билгеләргә җыена. Ә безнең районга куратор итеп Кукмара элеваторы җитәкчесе Радик Хуҗин билгеләнде. Ике агрофирмада да җитәкчелеккә кагылышлы үзгәрешләр булды: "Бөр"гә генераль директор итеп моңа кадәр "Әсәнбаш" агрофирмасын җитәкләгән Раил Галимуллин куелды, ә "Әсәнбаш" белән идарә итү Березняк авыл җирлеге башлыгы Нурсил Сабирҗанов җаваплылыгына тапшырылды.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: