Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Сыер җилеменнән сөт агамы, әллә акчамы, яки авыл хуҗалыгы бизнес белән шөгыльләнергә сәләтлеме?

    Җирдә эшләү зыянгамы, файдагамы? Игенчелек һәм терлекчелек тармакларын ничек акча чыганагына әверелдерергә? Моннан 10 еллап элек газетада шушы темага карата язма дөнья күргәч, бер газета укучыбыз озын хат юллаган иде. "Иген игүне ничек акча белән бәйләргә мөмкин, монда мәсьәләнең рухи ягына өстенлек бирергә кирәк", - дип шелтәләгән иде ул мине....

    Җирдә эшләү зыянгамы, файдагамы? Игенчелек һәм терлекчелек тармакларын ничек акча чыганагына әверелдерергә? Моннан 10 еллап элек газетада шушы темага карата язма дөнья күргәч, бер газета укучыбыз озын хат юллаган иде. "Иген игүне ничек акча белән бәйләргә мөмкин, монда мәсьәләнең рухи ягына өстенлек бирергә кирәк", - дип шелтәләгән иде ул мине. Килешәм, хезмәтенең нинди әһәмиятле булын исәпкә алсаң, игенче иң мактаулы һөнәр иясе булырга тиеш һәм рухи яктан караганда ул шулай да. Әмма җырларда дан җырланган игенченең, терлекченең дә ашыйсы, кешечә киенәсе, җитешле тормышта яшисе килә бит. Ә моның өчен күмәк хуҗалык икътисадының югары хезмәт хаклары түләрлек дәрәҗәдә нык булуы кирәк.

    Авыл хуҗалыгын табышлы тармакка әверелдерергә кирәклеге турында хәзер гел сөйләп торалар, моның төрле юлларын эзлиләр. Көн үтсенгә генә йөргән хуҗалыкларның нинди хәлгә төшүләрен ачы тәҗрибә күрсәтте инде. Ә продукция җитештерүне арттыру, күбрәк акча эшләү юлын кайгырткан хуҗалыклар, киресенчә, аякка басты. Моны Вахитов исемендәге, "Урал", "Восток" хуҗалыклары мисалында да күрергә мөмкин. Беләм, авыл хуҗалыгы продукциясенә гадел бәяләр булмаган заманда аларга да яшәү җиңел түгел. Әмма табыш алалар, шул хисапка хезмәт хаклары, салымнар түлиләр, төзелешләр алып баралар, техникаларын яңарталар. Димәк, эшне югары дәрәҗәдә оештырганда авыл хуҗалыгы да акча кертергә сәләтле. Үткән атнада "Кукмара" агрофирмасы базасында үткәрелгән семинар-киңәшмәдә дә шул фикер кызыл сызык булып сызылды.

    -Сөт җитештерү - бизнесның бер төре ул, аңа шул күзлектән чыгып карарга кирәк. Берәү дә шәхси бизнесын үзенә зыян килерлек итеп алып бармый бит. Фермаларда да продукцияне арттыру һәм чыгымнарны киметү юлларын эзләргә кирәк, - дип билгеләп үтте район җитәкчесе Сергей Димитриев.

    Вахит белән ураллылар һәр сыердан көнгә уртача 20 килограммнан күбрәк сөт саусалар, "Дружба", "Тукай", "Бөр", "Кукмара" агрофирмаларында көнлек савым 10 килограммга да җитми. Югыйсә, аларда да терлекчеләр көн дә эшли, маллар ашатыла. Әмма бу урында "ничек" дигән сорау бирәсе килә. Эшне бит төрлечә: ярамаган тагын дип тә, яхшы нәтиҗә бирсен дип тә башкарырга була.

    -Мин үзем халык эшләми дигән фикер белән килешмим. Әгәр урыннарда хезмәт тиешенчә оештырылса, хезмәт хаклары түләнсә, кеше тырыша ул. Эшнең аксавы бары тик җитәкчеләрнең, белгечләрнең проблемаларны күрмәскә тырышуыннан гына килә, - ди район җитәкчесе.

    Искечә, һаман бер күнегелгән тәртип белән эшләүдән дә зур файда юк. Алдынгы тәҗрибәне өйрәнеп, аны үзең куллану кирәк. Семинарда җитәкчеләргә, белгечләргә шуны төшендерергә тырыштылар.

    -Ашатуны дөрес оештырмыйча, мул продукция алып булмый. Күп фермаларда миксерны маллар алдына азык салып чыгучы техника буларак кына кулланалар. Ул беренче чиратта берничә төр азыкны һәм өстәмәләрне бергә кушып, сыйфатлы азык хәзерләү өчен файдаланырга тиеш. Миксерга салынырга тиешле азыкларның күләмен язып, тракторчы кулына тоттырырга кирәк, - дип аңлатып үтте район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рифат Кәримуллин.

    Азык сыйфатын яхшырткач, "Кукмара" агрофирмасында бер айда сыерларның көнлек савымын 900 граммга арттыруга ирешкәннәр. Зур Кукмара терлекчелек комплексында технологик таләпләрнең үтәлеше, сыерларны бозаулату һәм яшь малларны тәрбияләүдә дә уңай үзгәрешләр сизелә. Үрчем алу, яшь терлекләрнең сакланышы - ферманың киләчәге ул. Шуңа көтү яңарту технологларына аеруча зур бурычлар йөкләнә. Ләкин нәкъ менә шушы һөнәр иясен табу, эшләтү күп урыннарда проблема булып кала.

    -Көтү яңарту технологы булмаса, аның хезмәтенә тиешенчә түләнмәсә, фермада күрсәткечләр яхшырыр дип өметләнәсе дә юк. Технолог эшләгән җирдә, өстәвенә ул белеме буенча ветеринария табибы да булса, анда инде сәламәт үрчем дә алына, бозау үлеменә дә чик куела. Лельвижда, әнә, бер үк вакытта ветеринария табибы да, көтү яңарту технологы да булган белгечкә аена30 мең сум хезмәт хакы түләнә, - ди районның баш мал табибы.

    Бозауларның сакланышы турында чын-чынлап кайгыртучылар өчен сөт таксилары алу отышлы дигән фикер дә җиткерелде. Иң арзан дигәне 95 мең сум тора икән. Коры сөттән азык әзерләп, аны 40-50 градус җылылыкта тотучы әлеге такси бәясе "Кукмара" агрофирмасында үзен бер ай эчендә аклый ала дип исәпләп чыгардылар. Бу очракта акча юк дип аклану урынсыз икән.

    Семинарның пленар өлешендә дә сөт, ит җитештерүдә алынмый калган табыш күләме турында әйтелде. Кечкенә саннар түгел, югалтулар зур. Димәк, авыл хуҗалыгында бизнес белән шөгыльләнергә әле һаман өйрәнеп бетмибез дигән сүз...

    фото: http://great.az/interesniye-fakti/12172-interesnye-fakty-o-korovah.html

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: