Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмара районында быел 12 кеше үз-үзенә кул салган

    Кешеләрнең үз-үзенә кул салу очраклары турында соңгы елларда аеруча күп сөйләнелә. Кемдер кан тамырларын кискән, күпкатлы йорт түбәсеннән сикергән, дарулар эчеп агуланган, бауга үрелгән... Саный китсәң, исәбе юк. Статистик мәгълүматлардан билгеле булганча, Россия суицидлык буенча дөньяда икенче урында тора икән. Димәк, бу елына 30 меңләп кеше үзе теләп якты дөнья...

    Кешеләрнең үз-үзенә кул салу очраклары турында соңгы елларда аеруча күп сөйләнелә. Кемдер кан тамырларын кискән, күпкатлы йорт түбәсеннән сикергән, дарулар эчеп агуланган, бауга үрелгән... Саный китсәң, исәбе юк.

    Статистик мәгълүматлардан билгеле булганча, Россия суицидлык буенча дөньяда икенче урында тора икән. Димәк, бу елына 30 меңләп кеше үзе теләп якты дөнья белән хушлаша дигән сүз. Алар арасында өлкән яшьтәге әби-бабайлар, аналар, сылу ханымнар, типсә тимер өзәрдәй баһадир егетләр, яшьләр һәм хәтта укучылар да бар. Әлеге адымга этәргән сәбәпләрнең дә очына чыгарлык түгел хәтта. Эмоциональ киеренкелек, бетмәс-төкәнмәс проблемалар эчендә чуалып, аннан котылу юлын таба алмау, җавапсыз мәхәббәт, финанс кытлыгы, әҗәтләргә "чуму" дисеңме... Әмма күпме генә тырышып карасак та, үз-үзен үтерүчеләр турындагы хәбәрләрне тыныч кына тыңлау да, аларны аңлау да мөмкин түгел. Дистә еллар дәвамында урын өстендә ятучылар, явыз чирне җиңәргә теләп җан-тәннәре белән яшәү өчен көрәшүчеләрдә дә ихтыяр көче никадәр зур бит! Ә боларның исә барысы да диярлек сау-сәламәт.

    Арча районара тикшерү бүлегенең аеруча мөһим эшләр буенча тикшерүчесе Марат Нәҗипов сүзләренә караганда, агымдагы елның 11 аенда районыбызда 30 яшь белән 72 яшь арасындагы 12 кеше үзе-үзенә кул салган. Шуларның берсе - хатын-кыз, калганнары ир-егетләр.

    -Кукмарада - биш, авылларда җиде кешенең үзе теләп якты дөньядан хушлашу очрагы теркәлде.Узган ел белән чагыштырганда, асылынып үлүчеләрнең саны быел күпкә артты, ә менә суицидлыкка омтылу фактлары кимеде - ди ул.

    Аллаһы Тәгалә безнең барыбызга да иң зур нигъмәт -гомер бүләк иткән. Ә инде үзебез теләп тормышыбызны өзү аның бүләген йөзенә ору булып чыга түгелме соң?! Элегрәк андый гамәл кылучыларны хәтта зират эченә барлык кешеләр белән беррәттән түгел, ә мәңгелек йорттан бөтенләй читкә җирләнгәннәр. Шайтан котыртуына бирелеп, җиңел генә газаплардан котылырга теләүчеләр үзләренә нинди зур, куркыныч гөнаһ алулары хакында уйласалар иде дә... Хәер, иң соңгы ноктага килеп җиткән кешедә нинди Ходай кайгысы булсын?!

    Камышлы авылы имам хатыйбы Рәдиф хәзрәт Тимергалиев менә ниләр сөйләде:

    -Аллаһ Раббыбыз Коръәндә: "Үзегезгә үзегез яманлык кылмагыз", - ди. Монда аңлавыбызча, сүз җаныбыз һәм тәнебез турында бара. Тәнебезне без төрле яктан кайгыртырга тырышабыз: яхшы киенәбез, затлы ризыклар белән тукланабыз, бизәнеп-ясанабыз. Тән безгә Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән амәнәт булып тора. Ягъни, аны кире Раббыбызга тапшырасы, тәнебез өчен җавап бирәсе булачак. Кулларым Аллаһ кушканча эшләдеме, аякларым ул риза булырдай урыннарда йөрдеме, күзләрем ул тыйганга карамадымы - болар барысы да бездән соралачак. "Без Аллаһтан һәм аңа кире кайтуыбыз", - диелә бер аятьтә. Адәм баласы ни генә кылса да, кайда гына яшәсә дә, ничек үлеп китсә дә, барыбер Раббысы белән очрашачагын онытмаска тиеш. Кыска гына гомеребездә дөнья мәшәкатьләренә алданып, тормышым шушының белән төгәлләнә, дип уйлаучылар ялгышалар. Сөләйман пәйгамбәрнең балдагына "Бар дә үтә" дип язып куелган була. Бервакыт, бик нык ачуы килгәндә, ул балдагын салып ыргыткан ди, караса, балдакның эчке ягына "Монысы да үтә" диелгән. Бу гыйбрәтле хәл һәрберебезгә дә кагыла. Тормышым авыр яки бу хәлгә мин түзә алмыйм, дип үз-үзләренә кул салырга теләүчеләр, беренчедән, ялгышалар, болар барысы да үтә икән, икенчедән, Аллаһ Раббыбыз тарафыннан амәнәт итеп бирелгән тәннәренә хыянәт итәләр. Ә ахирәттә исә андыйларга Аллаһы Тәгаләнең газабы каты булачак.

    Әйе, бер генә дин дә начарлыкка өндәми һәм аларда "Үз-үзеңә кул салу - гафу ителми", диелә. Ә менә җәмгыятьтәге суицидлык проблемалары белән ничек көрәшергә, аеруча яшүсмерләрне, психикалары ныгып та җитәргә өлгермәгән балаларны әлеге адымга барудан ничек йолып калырга соң? Район балалар приюты психологы Гөлнара Рәхимуллинаның фикерләренә күз салыйк:

    -Көчле депрессия, тормышта килеп чыгучы төрле социаль проблемалар эчендә бәргәләнү, психоактив матдәләр куллану, күңел төшенкелеге - болар барысы да ахыргы чиратта үз-үзеңә кул салу белән төгәлләнергә мөмкин, - ди ул. - Нинди генә хәлгә юлыкса да, кеше үзенең борчу-мәшәкатьләре белән берьялгызы гына калырга тиеш түгел. Якын кешең яисә дустың белән сөйләшеп, күңелне бушатып алу да хәлне бераз җиңеләйтергә ярдәм итә. Ә инде яшүсмерләрнең күбесе башлыча җавапсыз мәхәббәттәге авыр кичерешләрдән, үзбәяләре түбән булу, гаиләдәге конфликтлар нәтиҗәсендә җаннарына урын таба алмый. Мәктәпләрдә укытучылар, ә өйдә-әти-әниләр балаларның үзләрен тотышларына игътибарлы булсыннар иде. Шулай ук аларның Интернет челтәрендә нинди сайтларда аралашуларын күз уңында тоту комачау итмәс, дип уйлыйм.

    Тормыш ул беркайчан да күңелле мизгелләрдән генә тормый. Бәхет белән бәхетсезлек тә һәрчак янәшә йөри. Әмма тормыш ул - көрәш.Үз бәхете өчен көрәшә белгәннәр һәм сабырлар гына бәхетле була! Гомерләрнең кадерен белик!

    фото http://www.dkvartal.ru/news/rospotrebnadzor-raskritikoval-youtube-za-suicidalnye-roliki-236709595

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: