Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Сугыш ачлык белән сынаган

    Түбән Өскебаш авылында туып-үскән бабам Фоат Миннәхмәтовка сугыш башланганда сигез генә яшь тулган була. Икенче класста укыганда иптәшләре белән яз көне басуга чүп үләннәре, ә көзен чиләк белән башак җыярга йөри ул. Башакны җыйгач, колхоз амбарларына илтеп тапшыралар. Шулай ук аларга җигелгән үгез белән көлтә ташырга да туры килә. Яшьрәкләр,...

    Түбән Өскебаш авылында туып-үскән бабам Фоат Миннәхмәтовка сугыш башланганда сигез генә яшь тулган була. Икенче класста укыганда иптәшләре белән яз көне басуга чүп үләннәре, ә көзен чиләк белән башак җыярга йөри ул. Башакны җыйгач, колхоз амбарларына илтеп тапшыралар. Шулай ук аларга җигелгән үгез белән көлтә ташырга да туры килә. Яшьрәкләр, үгез китмәсен өчен, аның башыннан тотып торганнар, ә олыраклар сосланнан көлтә ташып, арбага төягәннәр, калган көлтәләрне кибән итеп өяргә булышканнар.

    -Сугыш вакытында тормыш бик авыр булды, - ди бабай. - Ачтан үлмәс өчен черек бәрәңге ашадык. Бәрәңге эзләп Сасмак,Чарлы авылы басуларына кадәр бара идек. Кычыткан, әрем, сәрдә, кузгалак, какы да ул чор кешеләрен ачлыктан саклап калды. Бик сирәк кенә, кеше башына бер кашык он бирүләре, аны кайнар суда болгатып ашавыбыз хәтергә кереп калган. Урманнан элмә агачы кайрысы алып кайтып, аны киптереп, кул тегермәне аша чыгарып та күмәч пешерәләр иде. Ул кайрыны җыйган өчен урман каравылчылары бик кырыс булганнар, хәтта төрмәгә дә утыртканнар.

    Сугыш вакытында бабамнарның гаиләсенә колхозда булган ЧТЗ тракторына су ташуны йөкләмә итеп куялар. Көн саен чиләкләр белән биек тау башына су ташыйлар алар, әмма трактор иске булганлыктан, аның радиаторындагы су бик тиз агып бетә шул. Язгы кыр эшләре вакытында кул белән казып, ашлык чәчәргә дә туры килә 11 яшьлек бабама.

    Бабайның әтисе Миннәхмәт беренче көннән үк фронтка алына, анда каты яраланып, тугыз ай госпитальдә дәваланганнан соң, өченче төркем инвалид булып, туган як туфрагына аяк баса, ә аның ике туганы яу кырында ятып калалар. Әнисе Разыя исә сугыш вакытында ирләр белән беррәттән тылда хезмәт итә, колхозда ат җигеп эшли. Фронтка җибәрер өчен авыл халкыннан җыелган ярдәмне Казанга кадәр атлар белән озата бара ул.

    Реклама

    Сугыш вакытында авылның бик күп кешесе ачлыктан вафат була. Шулай ук хәлсез, авыру атлар да авыр эштән бер-бер артлы үлә тора. Кайбер кешеләр шул атларны үләксә чокырыннан алып кайтып ашый торган булганнар.

    -Чын икмәкнең тәмен бары тик 1951-52 елларда гына татырга насыйп булды, - ди бабай. - Кләүш урта мәктәбен тәмамлагач, Тәкәнеш район комсомол комитетында инструктор булып эшләдем, бергәләшеп сугыш вакытында таркалган комсомол оешмаларын торгыздык. Ә инде армия сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң, колхоз рәисенең ярдәмчесе вазыйфасын башкардым. 1962 елда Мамадышта оештырылган курсларда укып, укытучы һөнәрен үзләштердем һәм Түбән Шүләнгергә мөгаллим итеп билгеләндем.
    Бабамда югары белем алу теләге көчле була. Ул Казан Дәүләт педагогия институтын читтән торып тәмамлый. Кызыл Тау башлангыч мәктәбендә эшләгәннән соң, Түбән Өскебаш сигезьеллык мәктәбенә күчерелә, анда химия, физика фәннәрен укыта. Шулай ук мәктәп директоры вазыйфасын да башкара, балаларга тарих фәненнән дә белем бирә. Бүгенге көндә ул лаеклы ялда. Исән-сау була күр, бабам, без сине бик яратабыз.

    Алия ШӘЙДУЛЛИНА, Ташлы Елга авылы

    фото: http://panteleimon.org.ua/neperelicovannaya-zhizn-nashix-babushek/

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: