Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Суга сусап көн үтә

    Соңгы елларда Кукмара поселогында су проблемасы иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. -Иртә белән йокыдан торуга, бит юарга су юк, - дип шалтырата Королев урамында яшәүче Фәнил исемле танышым. - Бездә генә түгел, 1нче, 5нче, 7нче йортларда да шул ук хәл. Бер быел гына түгел бит инде, җиде ел бу...

    Реклама

    -Апрель аеннан бирле инде фатирга су килми, - ди Кукмараның икенче башында торучы, Ленин урамы, 126нчы йортта яшәүче хезмәттәшем Рәшит абый. - Төнге сәгать 12дән соң гына безнең бишенче катта су килә башлый, иртәнге сәгать 6да бетә. Кеше төне буе йокы күрмичә су җыярга, керен юарга тиеш, ә иртән эшкә барасы. Ярый әле яшьрәкләр чишмәдән су алып кайтырга мөмкиннәр, ә өлкән яшьтәгеләр, кечкенә балалары булганнар ни эшләргә тиеш? Җитмәсә урамның икенче ягындагы колонканы да сүтеп алдылар. Кайнатма әзерләү, кышка компотлар ябу сезоны җитте, ә җиләк-җимеш юарга су юк. Күпкатлы йортлар янына цистерналар белән су алып килеп кую мәсьәләсе күптән хәл ителергә тиеш инде.
    Гомумән, көн туса, "Су юк", дип редакциягә зарланып шалтыратучылар күп. Күпфатирлы йортларга гына түгел, күп җирдә шәхси секторга да су самавыр борыныннан аккан кебек кенә килә икән. Ут булмаса читен, дибез, су бетсә тагын да яман. Хатын-кыз өчен бигрәк тә, чөнки Рәшит абый әйтмешли, җәй көне нәрсәгә барып тотынсаң да, су кирәк.
    "Кукмарада кайчан су булыр, бу мәсьәләне хәл итү өчен нинди эшләр башкарыла?" - дигән сораулар белән поселок башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Газизовка мөрәҗәгать иттек.
    -Әлбәттә, су проблемасы район, поселок җитәкчелегенең күз уңаенда тора, - диде Фаил Шамил улы. - Кукмарада су скважиналардан башняга суыртылып алып, су үз басымы белән торбалар аша китә. Хәзер поселокта йортлар көннән-көн арта бара, нәтиҗәдә су җитми, булганы да бик авырлык белән генә бара. Әнә, Гафиятуллин урамында узган ел гына яңа йортлардагы 123 фатир өстәлде, янә бу микрорайонда 7-8 йорт төзелеп, тагын күпме фатирга килүче су торбалары бу системага тоташтырылачак. Шуңа күрә су белән тәэмин итү эшчәнлегенә яңалыклар кертү бара. Бүгенге көндә Нур Баян урамындагы су зонасында "Чиста су" дип аталган дәүләт программасы нигезендә Балтачтагы "Стройметиз" җаваплылыгы чикләнгән ширкәт көче белән 34 миллион сумлык суҗыйгыч (водозабор) төзү эше бара. Аның бөтен проект-смета документацияләре әзер, барлык инстанцияләр аша үтеп расланган, дәүләт экспертизасы үткән. Ул файдалануга тапшырылгач, су скважиналардан башняларга түгел, ә 300 кубометр сыешлыктагы, бетоннан ясалган суҗыйгычка тупланачак һәм берничә көчле насослар ярдәмендә торбаларга куылачак. Суҗыйгыч, акча күчеп беткән очракта көзгә файдаланырга тапшырылыр дип көтелә. Алга таба "Көньяк" зонада да су мәсьәләсен хәл итү бурыч булып тора. Әмма бер суҗыйгычка карап торып кына эш тукталмый. Узган ел Нур Баян, "Көньяк", "Төньяк" зоналарында өч яңа скважина куелды. Фатирлар, яңа йортлар саны артудан гына түгел, җәйге челләдә үз хуҗалыклары белән яшәүчеләрнең бәрәңге бакчаларына су сиптерүләре, аңа сакчыл караш булмау сәбәпле дә су җитми. Ә цистерна мәсьәләсенә килгәндә, Королев урамы, "Көньяк-3" якларында цистерналы машина чиста су белән даими йөри, әмма суны алучы гына сирәк. Королев, Нур Баян урамнарына өстәмә су колонкалары куелды.
    "Кукмара инженерлык челтәре" оешмасы директоры Наил Гыймадиев белән очрашкач, ул да поселок җитәкчесенең фикерен дәвам итте.
    -Кукмарада көне-төне скважиналар эшләп тора. Насослар санын да арттырдык, - диде ул. - Яңгырлы көнне халыктан шикаять юк бит, эссе көннәрдә халык суны бакча өчен файдалана да, нәтиҗәдә су җитми. Суны да бакчага көндез түгел, кич, төнлә сибәргә кирәк. Поселок эчендә су урлау фактларын тикшереп махсус комиссия йөри башлады. Шактый кешегә акт төзелде инде, аларга штраф түләргә туры киләчәк. Әйтик, тикшерү актларына карасагыз, бер йорт хуҗасы су исәпләгече була торып, торбаны башка урынга тоташтырып, бакчасына су сиптергән. Ул 6 мең сумнан артык штраф түләячәк. Кеше ваемсыз булмыйча, башкалар турында да уйлап яшәсен иде.
    Дәгъва белән редакциягә шалтыратучылар, яки "Их, кранны ачып тешләрне сындырырлык бер стакан су эчәсе иде", диючеләргә сүземне йомгаклап ни әйтим соң? Һәр кеше үз мәнфәгатьләрен, үз тормышын, үз бакчасын кайгыртып яшәгән заманда сабыр итәргә, көз җиткәнен генә көтәргә кала инде. Нур Баян якларында, Туеш микрорайонында яшәүчеләр өчен киләсе елда су кытлыгы булмас, ә аннан соң "Көньяк-3"тә, һ.б.ларда да бу проблема хәл ителер дип ышанып калыйк.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: