Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмарада сөтлебикәләрнең сөте нигә аз?

    Бер авыл агае да абзарда терлек булсын өчен генә сыер асрамый. Мал бар икән, ул сөтен, елга бер бозавын бирә. Үз гаиләңнән арткан продукцияне сатып, акча эшләргә дә мөмкин. Район буенча авыл хуҗалыгы тармагыннан алынган керемнең дә 80 проценттан артыгын терлекчелек бирә. Әмма ни өчен агрофирмаларда мал асрау көтелгән нәтиҗәне...

    Бер авыл агае да абзарда терлек булсын өчен генә сыер асрамый. Мал бар икән, ул сөтен, елга бер бозавын бирә. Үз гаиләңнән арткан продукцияне сатып, акча эшләргә дә мөмкин. Район буенча авыл хуҗалыгы тармагыннан алынган керемнең дә 80 проценттан артыгын терлекчелек бирә. Әмма ни өчен агрофирмаларда мал асрау көтелгән нәтиҗәне бирми, сөт-ит җитештерү һаман түбән булып кала? Узган атнада "Кукмара" агрофирмасы базасында үткәрелгән семинар-киңәшмәдә әнә шул сорауга җавап эзләнде.

    -Терлек асрау, хезмәтне оештыру өчен фермаларда шартлар начар түгел. Азык та җитәрлек - бер шартлы малга исәпләгәндә 40 центнер азык берәмлеге хәзерләнде. Торакларда маллар да бар. Әмма продукция җитештерү шушы тармактан табыш алырдай дәрәҗәдә түгел. Сатарлык ит-сөт булмагач, хезмәт хаклары да түбән дигән сүз. Ә бу кадрлар проблемасын китереп чыгара, - дип билгеләп үтте район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин, агрофирмалардагы эшнең торышыннан канәгать булмавын белдереп.

    Күрсәткечләр, чыннан да, уйланырлык һәм бик чуар. Бүген 6 агрофирма барысы бергә көнгә 32 тонна сөт сата. Ә "Урал" хуҗалыгы берүзе, рассветлылар саткан сөтне дә кушып исәпләгәндә, көн саен дәүләткә 27 тонна сөт озата. Вахитлеләр дә 24 тонна сөт сата. Сыйфаты да яхшы булгач, аның һәр килограммы өчен 20-22 сум акча алалар. Ә кайбер агрофирмаларда сөте дә аз, сыйфаты да канәгатьләнерлек түгел, шуңа бәясе дә 13-14 сумнан артмый. Югалтулар менә кайда ул!

    Ит җитештерүдә дә тәнкыйтькә эләгердәй мисаллар күп. "Урал"да, мәсәлән, бозаулардан тәүлегенә уртача 856 грамм, дуңгызлардан 579 грамм артым алына. Ә "Әсәнбаш" агрофирмасында мөгезле эре терлекләрнең тәүлеклек үсеше 500 граммга да җитми. Бозаулары "Урал"ның дуңгызларына караганда да акрынрак үсә дигән сүз. Бу граммнар, килограммнар хуҗалык кассасын читләтеп үткән меңләгән, миллионлаган сумнарны тәшкил итә дә инде. "Рассвет" агрофирмасында, әнә, 10 айда бер сыерга исәпләгәндә акча кереме 107 мең сумлык булса, "Кукмара" агрофирмасында бу күрсәткеч 17 мең, "Яңа тормыш"та 20 мең сумнан артмый.

    Җитештерүнең һәр урында да канәгатьләнерлек булмавы район буенча күрсәткечләрне дә артка сөйри. Ә бит районыбыз ничә еллар дәвамында сөтчелек буенча республикада алдынгылар сафында атлый. Киләчәктә дә шуннан чигенмәс өчен һәр мөмкинлек эшкә җигелергә тиеш.

    Реклама

    Терлекләрне кышлату чоры әнә шундый бурычны үз эченә ала. "Кукмара" агрофирмасының "Ярыш" бүлекчәсенә караган Зур Кукмара комплексында бүген һәр сыердан көнгә уртача 6 литр сөт савыла. Агрофирманың генераль директоры Илнур Фәтхуллин әйтүенчә, ел башыннан 400 бозау алганнар. Узган елга караганда 69га күбрәк булса да, үрчем алу буенча әле эшне яхшыртырга кирәк. Ә комплекста шартлар начар түгел: тораклар төзек, чиста, территориясендә дә, элеккеге фермалардагы кебек, тездән пычрак ерып йөрмиләр. Утарларга бер еллык салам, печән кертелгән. Маллар да көр. Димәк, көнгә 6 килограмм сөт белән канәгатьләнергә һич җирлек юк.

    Кыр эшләре төгәлләнсә дә, игенчелек тармагында да кышкы йокыга талып булмый: язгы чәчү турында бүгеннән кайгыртырга кирәк. "Правда" бүлекчәсенең Өлге машина-трактор паркында хәзерге вакытта тагылма машиналарны ремонтлау бара. Тырма, культиваторлар инде төзекләндерелгән, чират чәчкечләргә җиткән. Көннәрнең җылы торуы ремонт эшләре өчен уңай, әлбәттә. Ә салкыннар башлангач, цехларны җылыту өчен алдан ук чарасы күрелгән: мичләр ясалып, утын хәстәрләп куелган. "Кышкы айларда да эшне туктатмаска исәп", - диләр тармак белгечләре.

    Чыннан да, язга кадәр 4-5 ай тиз арада үтеп китәр...

    Гөлгенә ШӘРИПОВА

    фото: http://www.o-moloke.ru/federalmznuee-novosti/altajskoe_hozyajstvo_narawivaet_pogolove_krs.html

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: