Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Сөткә кая барырбыз?!

    Соңгы вакытта авылда еш булырга туры килде. Безнең инде сыер асрамаганга алты ел тулып киткән. Сөтен беркем эчми дигән сылтау белән эшләнгән иде ул. Хәзер карап йөрим: күрше-күләннәр, туганнар да сыерларын бетереп маташа. "Безнең гаиләдә юньләп сөт эчүче юк инде, ә сез нигә сыер бетерәсез?" - дип сорагач, күбесенең җавабы...

    Әмма сыерның нинди хикмәтле хайван икәнен карыйк әле. Сыер чәйнәгәндә авызын бер минутка 100 тапкыр селкетә һәм "му"лаганда 11 төрле мелодия чыгарырга сәләтле икән! Әлеге акыллы хайванның ите, сөте, тиресеннән тыш, тизәге дә файда китерә ала. Әби-бабайларыбыз үткән гасырда аны киптереп, ягулык урынына кулланса, бүген Европа белгечләре терлек тизәгеннән электроэнергия алырга хыяллана, ди. Әйе, Аллаһы Тәгалә үзенең барлык мәхлуклары кебек, сыерны да хикмәт һәм могҗизалар белән дөньяга яраткан. Әйтик, кешеләрнең бармакларындагы сырлары (отпечатки пальцев) кабатланмаган кебек, сыерларның да борын очында була торган әлеге сырлар бер-берсенекеннән аерыла. Американың кайбер штатларында югалган сыерларны әлеге аермалык аша эзләп табалар. Тагын сыерлар Җир шарыбызның магнит кырын тоя, күз яшьләрен чыгарып елый беләләр икән...
    74 яшькә җиткән әбием Гыйләҗева Илһамия Хәйретдин кызы Туембашның данлыклы сыер савучысы булган. Ул да сыер асрамый хәзер: "Сәламәтлек булса, сыерсыз тормас идем", - ди. Сөт кирәксә, үзенә күршеләр кертеп бирә тагын. "Инде җиде яшь тулганчы сыер сава белә идем. Җиденче класста укыганда колхозга мәҗбүри сыер саварга керттеләр. Хуҗалык, авыл советы рәисләре һәм парторг әни белән мине 10 сәгать буе үгетләп, кыстап утырдылар. "Безнең дә кирәк чыгар әле", - диделәр. Нәчәлникләр булгач курыктык. Сыер савуда без биш-алты кыз идек: Хәлимә, Наҗия, Сания һәм мин. Кеше башына 17шәр сыер. Иң яше булганга - холкы авыр, тибенә торган сыерларны миңа куйдылар. Шуңа өстәп, әле ике ел хуҗалык җитәкчесенең колхозга китереп куйган сыерын да саудым. Төнге сәгать өчтә торып, башта сыер асларын җыештыра идек. Кышын карларын көрәп, чана белән басудан салам алып кайтып, башакка суны су буеннан ташып, салам ягып җылыта идек. Акча түләмәсәләр дә, көзен ашлык бирделәр, хезмәт көне яздылар. Елга бер Кукмарага чакыртып, алдынгы сыер савучыларны бүләклиләр иде. Бервакыт мин районның "Иң яхшы дояркасы"на әйләндем. Казанга сыер савучылар слетына алып бардылар һәм өр-яңа җиз самавыр биреп кайтардылар хәтта! Колхозыбыз рәисе исә тегү машинасы бүләк итте. Авылда да "зур кеше" булып киттем. Аннан пионервожатый, комсомол, комсомол секретаре, авыл советы депутаты, район советы депутаты итеп куйдылар. Ел да Мактау кәгазьләре, диплом, Почет грамоталары бирә башладылар - болар безнең заман өчен зур дәрәҗәләр иде. Гамәлгә генә ярамадылар: пенсиягә чыгар алдыннан шуларны "пенсионный"га күтәреп барган идем: "Кызганыч, бу документларның хәзер бер көче юк", - диделәр. Ә мин сыерларымны да, эшемне дә яратып башкардым, Аллаһка шөкер", - дип сөйләде Илһамия әбием.
    Хәзер исә мал-туар асрау өчен төрле дотацияләр уйлап таптылар. Элек-электән авыл шәһәрне азык-төлек белән тәэмин итеп торса, киләчәктә терлекне һәр гаилә үзенә генә җитәрлек күләмдә асрамас микән? Чөнки: "Мал тотуның бер файдасы юк", - диючеләр дә бар. Әгәр хөкүмәтебез дотацияләр белән генә чикләнеп, авыл кешесенә йөзе белән борылмаса - экологик чиста ит, сөт ише ризыклар чит илләрнең ясалма продукциясенә алмашыначак. Бу проблеманы авыл халкы гына түгел, бәлки, түрәләр дә уйларга тиештер...
    Моннан берничә ел элек авыл хуҗалыгы белгечләре, авыл тормышы өчен янып-көеп яшәүче җитәкчеләр белән очрашкач, алар: "Американың 45нче президенты Джордж Буш та Офелия исемле сыер тоткан. Күреп торырсыз, киләчәктә сыерларга һәйкәл куячаклар, "Кызыл китап"ка кертәчәкләр әле", - дип сөйләгәннәр иде. Сыерга һәйкәл дөньяның бөтен илләрендә диярлек куелган, кайбер төрләре "Кызыл китап"ка кертелгән үзе. Әмма иң мөһиме - бу сүзләр чынга ашты: авылларда сыерлар саны кимеде.
    Шул нисбәттән уйлап торам: әллә әти-әнине, сыер ук булмаса да, кәҗә алырга күндерергә микән?! Кәҗә сөтенең файдасы сыерныкы белән "почти" бертөсле, диләр бит. Югыйсә, күршеләр дә сыерларын бетерсә, сөткә кая барырбыз?..

    Реклама
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: