Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Старт уңышлы, күз тимәсен

    20 февральдә "Бөр" агрофирмасы базасында терлекләрне кышлату мәсьәләләренә багышланган киңәшмә-семинар үткәрелде. Хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, белгечләр катнашында үткән киңәшмә эшен район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Р.Хәлиуллин алып барды, район Башлыгы Р.Рәхмәтуллин киңәшмә эшендә катнашып, чыгыш ясады.

    Реклама

    Район терлекчеләре яңа елда уңышлы старт алды. Терлекләр саны арта, бозаулар алу да узган елгы чордан сигез процентка күбрәк. Гыйнвар аенда ит былтыргы чорга караганда 143, сөт 3847 центнерга күбрәк җитештерелгән. Терлекчелек өлкәсендә шөгыльләнүче җитәкче, белгеч, хезмәткәрләрнең фидакарь хезмәт нәтиҗәсе бу. Шуңа күрә районыбыз бу өлкәдә дә республика күләмендә лидерлар сафында ышанычлы атлый.
    Елның беренче ае нәтиҗәләре уңай булса да, киңәшмәдә файдаланылмаган резервлар, алда торган киеренке бурычларны хәл итү юллары турында тәфсилле сөйләшү булды. "Бөр" агрофирмасының Купка, Чишмәбаш, Зур Сәрдек авылларындагы мөгезле эре терлек фермаларында булган киңәшмә-семинарда катнашучылар биредәге терлек каралты-кураларның бөтенлеген, терлекләрнең чисталыгын, азык белән тәэмин ителешен, оешканлыкны күрделәр. Соңгы елларда данын югалта барган хуҗалыкның киләчәге өметле күренә.
    Кыш-җәен җыеп алган уңышларны бәрәкәтле тотып, терлекчелектә мул итеп ит, сөт, җитештерү чоры. Хуҗалыклар төп керемне нәкъ менә терлекчелек продукциясеннән ала, салымнарны, хезмәт хакы түләүнең төп чыганагы ул. Ахыргы нәтиҗәләр тагын да күркәм булыр иде, тик һәр җирдә дә оешканлык җитеп бетми. Сәбәпләрен аңлатып була әмма аклап кына булмый: районда бары "Дружба" агрофирмасында һәм Үрәсбаш ярдәмче хуҗалыгында гына мөгезле эре терлекләрнең баш саны кимүгә юл куелган!
    Киңәшмәдә фермаларда элементар тәртип булдыру, һәр терлекченең үз вазыйфаларын төгәл үтәве, һәр тармакта ныклы күзәтчелек булдыру бурычы куелды.
    Кайбер хуҗалыкларда чыгымнарның нормадан артык тотылуы күзәтелә. "Восток" хуҗалыгында бер сыерга исәпләгәндә 500 сумлык электроэнергия кулланылса, "Кукмара" агрофирмасында ул дүрт тапкырга артыграк! Терлек азыгын җитештерүгә киткән ягулык-майлау материалларының чыгымнары да гаҗәеп төрле. Гадәттә, КамАЗлар көнгә 70-80 литр ягулык кулланса, кайбер хуҗалыкларда ул ике-өч мәртәбә күбрәк ягыла. Төгәл исәп булмавы, контрольсезлек нәтиҗәсе бу.
    Районда якын елларда 50 гаилә фермасы эшен оештыру күздә тотыла. Хәзер эшләп килгән 20 гаилә фермасыннан тыш, быелның 1 сентябренә тагын 15 яңа төзелгән гаилә фермалары сафка басачак. Аларда сыер саву, тирес чыгару кебек эшләр механикалаштырылган булачак.
    Зур Сәрдек авылындагы машина-трактор паркында язгы кыр эшләрендә катнашачак техника ремонты барышы белән танышып, аны 1 апрельгә әзерләп бетерү бурычы йөкләнде. Орлыкларны югары кондициягә китерү, яңа сортлар игү, ашламаларны рациональ куллану турында да эшлекле сөйләшү булды.
    -Эре хуҗалыкмы ул, гаилә фермасымы - фән-техника яңалыкларын кулланып, яхшы оешканлык белән эшләп, мул продукция алу өчен даими тырышлык кую һәм халыкның тормыш-көнкүреш дәрәҗәсен күтәрү безнең төп максат булып тора, -дип йомгаклады семинар-киңәшмә эшен район Башлыгы Рауил Рәхмәтуллин.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: