Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Сөт елгалары нигә сай?

    Районыбыз һәр сыерга исәпләгәндә уртача көнлек савым буенча республикада дүртенче урында бара. Ләкин бу югары күрсәткечкә нигездә Вахитов исемендәге, "Урал", "Восток" хуҗалыклары исәбенә ирешелә. Агрофирмаларда узган ел белән чагыштырганда сөт җитештерү ике тапкыр артса да, әле булган мөмкинлекләр тулысынча файдаланылмый. Узган шимбәдә "Тукай" агрофирмасы базасында үткәрелгән семинар-киңәшмәдә әнә шул резервлар...

    Реклама


    Мөмкинлекләр чыннан да зур: соңгы елларда терлекчелек тораклары яңартылып, эш шартлары сизелерлек яхшырды, фермаларда кул хезмәте куллану күпкә кимеде. Быел терлек азыкларына да кытлык юк. Тукайлылар 60 мең тонна тупас һәм сусыл азыклар әзерләгәннәр. Бер елга 40 мең тонна азык кирәк дип исәпләнелә, димәк, әле ярты еллык запас та калачак. Әлбәттә, моның өчен аны әрәм-шәрәм итмичә, ныклы исәп-хисап булдырып кулланырга кирәк. Азыкның мал авызына барып җитүе, туйганчы ашавы да мөһим. Шул чагында биредә дә һәр сыердан көнгә 7 килограмм сөт белән генә канәгатьләнмәсләр. Бу күрсәткечне 10 килограммга кадәр күтәрү бурычы куелды.
    "Гигант" бүлекчәсенең Югары Шөн фермасында абзарлар әле кайчан гына буш тора иде. Хәзер исә торакларда мал асрау өчен бөтен шартлар булдырылган. Иске ат абзарын да үгезләр асрарлык хәлгә китергәннәр. Мал симертеп сатып, шуннан кергән акчаны хезмәт хаклары түләү өчен файдаланырга уйлыйлар. Хезмәткә түләү һәр эш бирүче өчен беренче чиратта торырга тиеш, әмма агрофирмаларда бу мәсьәләдә еш кына өзеклекләргә юл куела. Кадрлар проблемасы нигездә шуның нәтиҗәсендә килеп чыга.
    "Таң" бүлекчәсенең Битләнгер фермасында да элек буш торган тораклар маллар белән тулы: биредә 401 мөгезле эре терлек асрала. Абзарлар чиста, әмма территорияне әле тулысынча тәртипкә китерергә кирәк. "Тукай" бүлекчәсенең Ташлы-Елга комплексын төзекләндерү өчен дә инвестор ярдәме белән зур чыгымнар тотылды. Иркен утарлар, бетон юллар, "Делаваль" җиһазлары урнаштырылган тораклар, уңай микроклимат булдырылган бозаулар абзары, кыскасы, биредә түбән продукция белән генә канәгатьләнергә бер сәбәп тә юк кебек.
    -Сөт җитештерү буенча республикада беренче урында барган Актаныш районына тәҗрибә өйрәнергә баргач, без мондый яхшы комплексларны очратмадык. Ләкин начар гына шартларда да менә дигән итеп эшлиләр. Ә без үз мөмкинлекләребездән файдалана белмибез. Терлекчелек тармагына кертелгән чыгымнарны кайтарыр вакыт җитте. Моның өчен урыннарда хезмәтне оештыруга игътибарны арттыру таләп ителә, - дип билгеләп үтте район Башлыгы Рауил Рәхмәтуллин үзенең чыгышында.
    Киңәшмәнең пленар өлешендә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рафак Хәлиуллин, терлекчелек бүлеге начальнигы Рамил Гафиятуллин, ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Николай Андреев чыгыш ясадылар. Терлекчелектә елны үсеш белән төгәлләү, хезмәтне әлеге тармакта табыш алырлык итеп оештыру, кышлату чорын нәтиҗәле үткәрү, малларның сакланышын тәэмин итү һәм башка бурычлар куелды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: