Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Сөт бәясе: Манзараста – 15,Поч. Кучукта – 20 сум

    Шәхси хуҗалыклардан җыелган сөт бәясенең төрле җирлектә төрле булуы халыкта урынлы борчылу тудыра. Чыннан да, сөт җыючы эшмәкәрләр аны продукция эшкәртүчеләргә бер үк хак белән тапшыралар бит, ә җитештерүчеләргә - мал хуҗаларына төрле бәядән исәп-хисап ясыйлар. Мондый төрлелек юл чыгымнары белән бәйле, дияр кайберләре. Әмма бер җирлектә бер-берсеннән 1-2 чакрым...

    Шәхси хуҗалыклардан җыелган сөт бәясенең төрле җирлектә төрле булуы халыкта урынлы борчылу тудыра. Чыннан да, сөт җыючы эшмәкәрләр аны продукция эшкәртүчеләргә бер үк хак белән тапшыралар бит, ә җитештерүчеләргә - мал хуҗаларына төрле бәядән исәп-хисап ясыйлар. Мондый төрлелек юл чыгымнары белән бәйле, дияр кайберләре. Әмма бер җирлектә бер-берсеннән 1-2 чакрым ераклыкта гына урнашкан авылларда төрле бәя булуны ничек аңлатырга? Мисал өчен, Түбән Үрәс җирлегендәге Түбән Үрәс, Танькино авылларында сөтнең һәр литры өчен ноябрь аенда 15 сумнан түләгәннәр, ә Иске Оча, Үрәсбаш авылларында 16 сумнан исәп-хисап ясалган. Әмма анда әле октябрь ае өчен генә түләнгән, югыйсә, инде декабрь төгәлләнергә дә санаулы гына көннәр калып килә. Пычак авыл җирлегенең Пычак авылында сөт җыючы Борис Степанов продукциянең һәр литрына октябрь аенда 17 сумнан түләсә, Арпаяз, Әсән-Елга халкы 16 сумга канәгать булып калган. Биредә яшәүчеләр дә ноябрь, декабрь айлары өчен тизрәк акча түләнүен көтә. Югары Чура, Поч.Кучук авыл җирлекләрендә дә төрле бәяләр булу аңлашылмый. Ә Түбән Өскебаш авыл җирлегендә Красная Гора авылында сөткә түләү нигәдер август аенда ук 14 сум 50 тиен белән тукталып калган. Шул ук вакытта Күкшел, Мәмәшир авылларында сөт җыючылар мал хуҗалары белән көн саен исәп-хисап ясыйлар, бүгенге көндә сөт бәясе төрле авылларда 17 сум - 17 сум 50 тиен тәшкил итә. Биредә дә 50 тиен аерма булу аңлашылып бетми. Зур сумма түгел, әмма тиеннәрдән сумнар җыела бит.
    Сәрдекбашта сөт җыючы Рәдиф Әхмәтов ноябрь ае өчен 17 сум 50 тиеннән түләгән. Югары Чура, Каенсар, Лельвиж, Нырья, Олыяз, Ош.Юмья, Туембаш, Ядегәр, Янил, Байлангар, Зур Кукмара, Зур Сәрдек авыл җирлегендә исә ноябрь аенда 17 сумнан исәп-хисап ясалган. Иң түбән бәя һаман Нырты авыл җирлегендә - Мөнип Һадиев сөтнең литрына 15 сумнан, Дусай җирлегендә исә 16 сумнан түләгән. Башка кайбер эшмәкәрләрнең дә сөтне төрле авылларда төрле бәядән җыюлары гаҗәпләндерә. Күрәсең, конкурентлык булган җирлектә алар югарырак бәя куярга тырыша, конкурентлар булмаган авылларда исә түбән бәядән булса да, барыбер сөтне тапшыралар дигән күзлектән чыгып эш итә. Ә иң югары бәя - Пчеловод авылында (сөт җыючы Райнур Әхмәтов) сөтнең һәр литры 18 сум, Поч.Кучукта (Зөлфәт Ибраһимов) - 20 сум 50 тиен тора.
    Бүген кибетләрдә сөтнең литрын 30-40 сумнан сатып алабыз. Аны җитештерүчеләргә исә бу акчаның яртысы да эләкми. Шуңа да сөт җыючы эшмәкәрләр авыл халкының хезмәтенә карата гадел булсыннар иде.

    фото http://newsland.com/news/detail/id/804780/

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: