Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Социаль пакет яки акчамы?

    Кайсын сайларга? Социаль хезмәтләр җыелмасына хокуклы авырулар, көннәр көзгә авышуга, әнә шундый сорау алдында кала. 1 октябрьдән соң инде, теләсәң дә, карарны үзгәртеп булмый. Акчаны сайлагансың икән, чир көчәеп китеп, кыйммәтле дарулар кирәк була башласа, аларны бушлай алып булмаячак. 30 санлы үзәк район даруханәсе мөдире Мөнир Гыйниятуллин сүзләренә колак салу...

    Кайсын сайларга? Социаль хезмәтләр җыелмасына хокуклы авырулар, көннәр көзгә авышуга, әнә шундый сорау алдында кала. 1 октябрьдән соң инде, теләсәң дә, карарны үзгәртеп булмый. Акчаны сайлагансың икән, чир көчәеп китеп, кыйммәтле дарулар кирәк була башласа, аларны бушлай алып булмаячак.

    30 санлы үзәк район даруханәсе мөдире Мөнир Гыйниятуллин сүзләренә колак салу зыян итмәс:

    -Даруларның бәясе гел артып кайта. Нерв, онкология, шикәр диабеты, бума ютәл белән авыручылар өчен препаратлар аеруча кыйммәт. Йөрәк-кан тамырларын дәвалау өчен дару бәяләре дә шактый күтәрелде. Шуңа күрә социаль пакеттан баш тартырга ашыкмагыз, дияр идем. Мәсәлән, инсулин препаратының бер кабы 3-4әр мең сум тора. Кайберәүләр аны аена берничәне куллана. Әйтик, Нырты ягыннан бер ханымга 3-4 кап кирәк. Диагнозларына карап, бер айга 40-50 меңәр сумлык даруга мохтаҗлар да бар районда.

    Үзеңә сатып аласы булса, бу кадәр сумманы ничек тапмак кирәк? Үз сәламәтлегең турында кайгыртмау гына түгел, гаиләңне, якыннарыңны борчуга салу дигән сүз бу. Ә бит шундый мөшкел хәлгә калмам дип беркем дә "кистереп" әйтә алмый. Чирдән исән-сау котылдым, инде мине аяктан ега алмас, дип исәпләүчеләр үзләренең физик мөмкинлекләрен белеп бетермәскә мөмкиннәр. Шуңа күрә иң элек дәвалаучы табиб белән киңәшләшергә, барысын төптән уйлап-исәпләп карарга кирәк. Дарулар өчен түләнә торган 679,05 сум акчага (дәвалану һәм юл йөрү өчен бергә 881,63 сум) кызыгып, соңыннан "терсәкне тешләрдәй" булмасын. Ялгышулар һәлакәткә илтә, дип юкка гына җырда җырланмый. Үзәк район дәваханәсенең баш табиб урынбасары Раиф Мортазинга мондый хәлләрне күрергә туры килгән инде:

    -"Яман чир таптылар үземдә, Казанда йөз мең сумлык дәва алып кайттым инде, кыйммәтле дарулар кирәк хәзер. Социаль пакеттан баш тарткан идем, үзгәртеп булмасмы карарымны? - дигән гозер белән килүчеләр булгалый ел дәвамында. Эш узгач, ярдәм итү мөмкин түгел шул: Пенсия фондына бирелгән гаризалар 1 октябрьдән соң яңартылмый, -дип сөйли ул.

    Социаль пакетның шәфкатьлелекне сыный торган тагын бер ягы бар. Үзара ярдәмләшү кассасы кебек бит ул.

    Реклама

    -Инвалидлар арасында еллар буе аена 15-20 мең сумлык дарулар кулланып яшәүчеләр бар. Мондый мөмкинлек биргәннәре өчен алар башка инвалидларга, авылдашларына, күршеләренә бик рәхмәтле. Һәркем социаль пакетны акчалата алу ягын караса, дарулар ярдәме белән генә тормышка җан-фәрман тотынып торучы бу авыруларга ни калыр иде?- дип дәвам итә сөйләвен Раиф Мортазин.

    Шуңа карамастан, бездә инвалидларның сиксән проценты, ягъни биш инвалидның дүртесе социаль пакет урынына акча алуны кулай күргән моңарчы. Башка авыруларның өлешенә керү түгелме соң бу, җәмәгать? Киләсе яртыеллыкка федераль дәрәҗәдәге бушлай даруларга заявкаларны районнардан инде август аенда ук таләп итүләрне исәпкә алсаң, ел азагына кадәр өстәләчәк авыру-инвалидларга да өлеш чыгарырга кирәк булачак бит әле.

    Дөрес, ташламалы дару алуның мәшәкатьле булуыннан зарланучылар да җитәрлек. Мөнир Гыйниятуллин әйтүенчә, бу кыенлыкларны киметү өчен төрле чаралар күрелә:

    -Табиблар белән даими элемтәдә торабыз, бездә бушлай бирелә торган даруларның кайсылары бар - бу мәгълүматны атнага ике тапкыр "онлайн" режимында, бер тапкыр язма рәвештә җибәреп торабыз. Алар да рецептларны шушы исемлеккә таянып язарга тырышалар. Бушлай дарулар айга бер тапкыр гына кайта, бу көндә даруханә сабантуй мәйданы, диярсең: зур чиратлар җыела. Бу проблеманы хәл итү өчен даруларны хәзер айга ике-өч тапкыр кайтарту күздә тотыла. Моннан тыш, үзәк дәваханәнең үзендә дә даруханә ачу мәсьәләсе көн тәртибендә тора: ташламалы даруларны шунда ук алу мөмкин булачак,-ди ул.

    Сөйләгәннәрдән чыгып, тиешле нәтиҗә ясарга вакыт күп калмаган: көз җиткәне сизелмәс тә. Әлбәттә, кешене акчадан баш тартырга өндәү мәгънәсез. Бу мәсьәләгә һәркем үз мәсләгеннән чыгып фикер йөртә. Шулай да уйлап карау кирәктер. Ә инде социаль хезмәтләр җыелмасын алучылардан яңадан гариза язу соралмый.

    Пенсия фонды идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә районда 7790 инвалид бар, шуларның 504е социаль хезмәтләр җыелмасыннан тулысынча баш тарткан.

    фото: http://vkurse.ua/analytics/38-ukraincev-imeyut-socialnyy-paket.html

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: