Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Социаль гарантияләрнең иң зурысы - пенсия

    22 декабрь - Пенсия фондының туган көне уңаеннан, без ПФның Кукмара районындагы идарәсе башлыгы Әлфинур Гайсә кызы Сабитова белән әңгәмәгә үткәрдек.

    Реклама

    -Соңгы вакытта гына ил җитәкчеләре тарафыннан Пенсия реформасының барып чыкмавы һәм яңадан пенсия системасын үзгәртергә кирәклеге турында әйтелде. Шул турыда үзегезнең фикерегезне җиткерсәгез иде.
    -Дәүләт башлыкларының фикерләрен мин анализлап тормыйм. Тик шулай да, законнар кабул ителеп, теге яки бу өлкәдә реформа башланган икән, бу законнарны үтәтерлек рычаглар да кабул ителергә тиеш, дип уйлыйм. Миңа калса, пенсия системасын реформалау дөрес башланган иде. Иске законнардан аермалы буларак, яңа законнар эш стажына чикләүне бетерде, пенсия туплануга чикләү юк. Гомер буе эшлисең, гомер буе пенсия капиталы туплыйсың. 5 еллык хезмәт хакын эзләп йөрисе юк. Ул акчалар Пенсия фондында тупланып бара. Закон кабул итүчеләр эш бирүченең хезмәт хакларын бик түбән тотуын һәм аны түләмәүләрен дә күз алдында тотмаганнар шул. Реформаның уңышлы үткәрелүе өчен эш бирүченең хезмәт хакларын түләп, Пенсия фондына үзвакытында һәм тулысынча иминиятләү взносларын күчереп баруы кирәк. Ә күп генә эш бирүчеләр бүген бу законнарны үтәми, теге яки бу юл белән взнослар түләүдән кача. Оешмаларның таралу процессы дәвам итә. Законнарны хөрмәт итмәгән, үз вазыйфаларын үтәмәгән җитәкчеләрне тиешле җәзага тарта алмыйбыз. Кирпеч заводын гына алыйк. Бер оешманы башта 3-4кә бүлде, 3 елдан 3 елга исем алыштырды, соңыннан Әлмәткә алып китте. Болар барысы да шул салымнардан, иминият кертемнәреннән качу өчен эшләнә бит. Андыйлар тагын да бар районда. Бүген оешмаларның пенсия фондына 24 миллион сум әҗәтләре җыелды. Бу акчаларны без суд аркылы, суд приставлары белән берлектә, банклардагы счетларына арест салып, эзләп алабыз. Һәрбер түләнмәгән көн өчен пеня исәпләнә бит әле. Предприятиеләр пеня түләп тә бик күп акчаларын җилгә очыралар.
    Шуңа да карамастан, үткән 12 ел эчендә пенсия белән тәэмин итүдә Россия Пенсия фонды өзеклек булдырмады. Нәкъ 12 ел элек пенсия билгеләүне һәм аны түләүне Пенсия фондына йөкләгәннәр иде.
    Шушы чор эчендә уртача пенсиянең күләме 8,5 тапкыр артып, бүгенге көндә 8000,0 сум тәшкил итә. Ел дәвамында районыбызда 1 миллиард 470 миллион сум пенсия, 170 миллион сум айлык түләүләр (ЕДВ), 160,0 миллион сум ана капиталы түләнде. Бу эшләр барысы да үзвакытында башкарылды.
    -Пенсиянең тупланма өлешен бетереп, иминият өлешенә кушарга дигән фикерләр бар.
    -Дөрес әйтәсез, бар андый фикер. Минем дә бу уңайдан үз фикерем бар. Тупланма өлешен иминият өлешенә кушып кына Пенсия фондындагы дефицитны хәл итеп булмас. Әгәр эш бирүчеләр взнос түләүдән шулай качып йөриләр икән, 1-2 елдан ул дефицит тагын килеп туар.
    Ә бит пенсиянең бу моделе белән күп кенә алга киткән илләр яшәп килә. Һәм без ул илләрдә пенсионерларның ничек яшәгәнен дә чамалыйбыз. Нишләп бездә эшләмәскә тиеш ул модель?
    Пенсия реформасының асылы да бит шунда. Кеше эшли башлаган беренче көннән үк пенсиягә әзерләнә башларга, ягъни пенсия туплый башларга тиеш. Бу юнәлештә гражданнарга дәүләтнеке булмаган пенсия фондлары, идарәче компанияләр ярдәм итәргә тиеш. Профессиональ буларак, алар тупланган акчаларны эшкә җигеп, табыш алырга, бу табышны булачак пенсионерларның шәхси счетына бүлеп салырга тиеш. Бу уңайдан "Солид-менеджмент" компаниясенең уңышлы гына эшләвен әйтеп үтәсе килә. Чөнки 2003 елда безнең районда бу компания вәкилләре бик актив эшләп, 6800 кешене үзләренә тарткан иде. Быел бу компаниянең табышы 13,6 процент.
    Дәүләтнең "Софинансирование" Программасына килгәндә, (2000,0+2000,0 сум) ул уңышлы гына эшләп килә. 1 июльдән түли башларга дигән закон кабул ителде. Әмма бүген гариза яздым - иртәгә алдым түгел. Гариза язып, кулга акча кергәнче 2 ай вакыт уза. Бу законда шулай каралган.
    Бу Программага керү срогы чикле - 2013 елның 1 октябренә кадәр. Кем кереп өлгерә, ул 10 ел буена дәүләттән бергә бер ярдәм ала. 10 елдан соң да акчаны үзеңнең счетыңа күчереп бара аласың, әмма дәүләт ярдәме генә булмый. Сүз шул турыда бара.
    Сүз ахырында шуны әйтәсем килә. Һәр кеше үзенең картлыгы өчен үзе кайгырта. Картайгач дәүләт ташламас әле, дигән фикерне баштан чыгарып ташларга, пенсия туплауда бөтен мөмкинлекләрдән файдаланырга кирәк. Мин бу өлкәдә озак эшләгәч, шундый фикергә килдем. Кеше яшь чакта аз акчалы эшләрдә эшли - акчасы тормышын алып барырга җитә. Шул аз хезмәт хакыннан аз пенсия килеп чыга бит инде. Юк, бу пенсиягә мин ничек яшим, дип безгә килә. Без дә ярдәм итә алмыйбыз. Әйбәт пенсия булсын өчен 3 төп шарт кирәк.
    Беренчесе - озак тырыш хезмәт, икенчесе - әйбәт хезмәт хакы, шунда ук эш бирүченең пенсия взносларын күчереп баруы, өченчесе - тупланма өлешен тулыландыру. Шушы шартлар үтәлсә, кеше үзенең картлыгын тыныч каршылый ала.
    Барыгызга тыныч һәм бәхетле картлык телим. Яңа еллар күңелләргә тынычлык, канәгатьлек алып килсен, гаиләләрегез имин булсын.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: