Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Сәламәтлек – иренмәүдән башлана

    Кышның уртасы узып, көннәр бераз озыная башладымы - күпләр төрле чирләргә сабыша башлый. Авитаминоз, хроник авыруларның кискенләшү чоры, сезон адаптациясе - табиблар моны төрлечә атый. Хәер, андый вакытта берәр җиребез сызласа, яки чеметеп куйса, күбебез үзбелдеклегебез белән төрле дарулар йотарга, телевизор рекламалаган препаратлар кулланырга тотына яки еллар дәвамында сыналган табибы...

    Кышның уртасы узып, көннәр бераз озыная башладымы - күпләр төрле чирләргә сабыша башлый. Авитаминоз, хроник авыруларның кискенләшү чоры, сезон адаптациясе - табиблар моны төрлечә атый. Хәер, андый вакытта берәр җиребез сызласа, яки чеметеп куйса, күбебез үзбелдеклегебез белән төрле дарулар йотарга, телевизор рекламалаган препаратлар кулланырга тотына яки еллар дәвамында сыналган табибы янына юл тота. Пычак авыл җирлегендә инде 39 ел фельдшер-акушер булып хезмәт куючы Рауза Гарифҗанова да көненә 20ләп авыруны кабул итәм, ди. Аның карамагындагы 3 авылда 758 кеше исәптә тора. Рауза ханым белән очрашып, медицина өлкәсендәге тәҗрибәсе белән таныштык.

    -Рауза ханым, сез эшли башлаган елларда салкын тиюне ничек дәвалыйлар иде?

    -Бер тиенлек "От кашля" һәм "Мукалтин" дарулары белән. Икесе дә үләннәрдән ясалганлыктан, авыруларга аларны курыкмыйча билгели идек. Хәзер әйләнә-тирәбезне көчле вируслар басты, күрәсең, үләннәрнең генә көче җитми. Кулланылышка антибиотиклар үтеп керде һәм кеше организмы шуларга ияләште. Тик аяк туңудан, юеш һавада озак вакыт йөрүдән, дөрес тукланмаудан, организм көчсезләнүдән килеп чыга торган салкын тиюме, яки башка авырумы, дәвалану нигезендә - иренмәү ята. Әйтик, суган белән сарымсакта фитонцид дигән матдә бар, ул вирусларны антибиотик белән бер дәрәҗәдә дәвалый. Йокларга ятар алдыннан бал белән кайнар сөт эчү, көн дәвамында гөлҗимеш төнәтмәсен куллану да салкын тиюне тиз ала. Йөрәк-кан тамырлары эшчәнлеген көйләү өчен кабыклы мич бәрәңгесе, йөзем файдалы. Бу гап-гади кагыйдәләрне һәркем белә, иренмичә үти дә ала.

    -Шәһәр кешесенең еш кына авылны "курорт" белән тиңләвен ишеткән бар. Курортта яшәүчеләр авырырга тиеш түгел дә кебек...

    -Заман чирләре "курорт"ларны да урап узмый шул. Әйтик, бүген җирлегебездә 13 кеше шикәр диабеты белән исәптә тора. Югары кан басымы, йөрәк-кан тамырлары, симерү белән авыручылар да елдан-ел арта. Өйдә бертуктаусыз телефон, кесәдә кәрәзле телефон шалтыравы, тәмле ашау, күп йоклау, аз хәрәкәтләнү исә йөрәк авыруларын китереп чыгара да инде. Шунысы гаҗәп, авыл халкы җәен хуш исле болыннарда рәхәтләнеп җиләк җыя, печән чаба да, көзгә кергәч, хәрәкәтләнү кимегәнлектән авырый башлый. Әле беркөнне ике хатын-кызның чаңгыда тауга менеп баруларын күреп сөендем. Әллә нишләп күңелле булып китте шунда!

    -Ни уйлыйсың, шуның белән авырыйсың, дип әйтүләре, сезнеңчә, дөресме?

    Реклама

    -Халыкта татар юрап китерер, дигән сүзләр бар. Әгәр бик уйланып йөрсәң, башыңа теләсә нинди авыру төшәргә мөмкин. Зур ихтыяр көченә ия кешеләр генә сирәк авырый. Чир, гадәттә, шикләнүчән, юк-барга шомланучан, ялыктыргыч кешеләргә килә. Андый авырулар янына ак халаттан килеп керү дә җитә. Шунда ук бөтен сырхаулары юкка чыга.

    Казан медицина училищесын тәмамлагач та, башта дүрт ел юллама буенча авылда, берәр ел Казанда хирургия, Алабугада травматология бүлекләрендә эшләдем. Аннары язмыш мине кире авылга кайтарды. Һөнәремне гел яратып башкардым. Ә зарарлыкка килгәндә, өйдәге техника күпкә зыянлырак тоела, чөнки компьютер, кер юу машинасы, телевизор, микродулкынлы мичләр безне аз хәрәкәтләнергә өйрәтте. Кышын көнозын газ янып тора. Адәм баласына саф һава кирәген дә онытып җибәрәбез. Йортыбызның һавасы нинди генә рәхәт, җиңел кебек тоелса да, урамга чыккач, сулыш иркенәя, тын юллары ачылып китә түгелме?!

    -Сәламәт яшәү рәвеше турында күп сөйлиләр һәм язалар. Сез бу юнәлештә нинди ысуллар кулланасыз?

    -Өйне көнгә ике тапкыр җилләтәм. Тагын миллеккә мәтрүшкә, ылыс ботагы кушып, мичкә пихта мае сибеп, чабына-чабына мунча керәм. Ләкин йөрәк-кан тамырлары авырулары булган кешеләргә эссе мунчаны табиб киңәше буенча гына керәсе. Даими рәвештә үлән, гөлҗимеш чәйләре эчәм, саф һавада еш булам. Майлы итләр, кыздырган ризыклар кулланмаска тырышам. Кичке сәгать алтыдан соң, гомумән, берни ашамыйм. Организм төнгә каршы ял итәргә тиеш. Сәламәтлекнең бер өлеше физик хәрәкәт, күтәренке кәефтән торса, икенче өлеше дөрес туклануга кайтып кала.

    -Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Рауза ханым!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: