Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Сиваш кичкән Гаяз батыр

    Исән булса, райондашыбыз Гаяз Хәсәнов Кырым ярымутравының һәм Севастопольнең Россиягә кушылуына бик сөенер иде. Ник дисәң, ул бу җирләрне фашист илбасарларыннан азат итү өчен көрәшкән. Зур батырлыклар күрсәтеп, Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителгән. Әмма югарыдагы җитәкчеләр күпсенгәннәрме - бу мактаулы исемне расламыйча, аны Кызыл Байрак орденына лаек дип тапканнар....

    Исән булса, райондашыбыз Гаяз Хәсәнов Кырым ярымутравының һәм Севастопольнең Россиягә кушылуына бик сөенер иде. Ник дисәң, ул бу җирләрне фашист илбасарларыннан азат итү өчен көрәшкән. Зур батырлыклар күрсәтеп, Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителгән. Әмма югарыдагы җитәкчеләр күпсенгәннәрме - бу мактаулы исемне расламыйча, аны Кызыл Байрак орденына лаек дип тапканнар.

    Гаяз фронтка 1942 елның май аенда чакырыла. Сарапулдагы запас полкта артиллерия курсларында өйрәнү үткәннән соң, Сталинград өчен барган (1942 елның ноябре - 1943 елның феврале) хәлиткеч сугышка җибәрелә.

    -Бик суык иде. Солдатларга тәүлекләр буе окопларда булырга туры килде, чөнки блиндажлар җитми иде. Салкынга бигрәк тә яңа килгән Урта Азия егетләре чыдамады: йә йоклаганда туңып үлделәр, яисә төнге кар явулар вакытында кар катламы астында тончыгып харап булдылар, - дип искә ала ул соңыннан. Батырлыгы белән исә мактанмаган. Ә бит Сталинград җәһәннәмендә аның җитәкчелегендәге расчет фашистларның 16 техникасын, 11 пулеметын, 380 солдатын һәм офицерын дөмектергән. Моңа әле дотлар белән дзотларны да өстәргә кирәк.

    Аннары сержант Гаяз Хәсәнов җитәкләгән отделение 4нче Украина фронтының 346нчы Дебальцево укчы дивизиясе составында көрәшә. 70 елдан артык вакыт узганнан соң, бу урыннарда сугыш уты янә кабыныр, Украина фашистлары баш күтәреп, йөрәк өшеткеч ерткычлыклар кылырлар, "Дебальцево казаны"ннан сводкалар тыңларбыз, дип кем уйлаган?

    1943 елда, немецларның бик көчле каршылыгын сындырып, безнең гаскәрләр әлеге шәһәрне азат итә һәм Мелитополь тимер юл станциясен кулга төшерә. Шулай итеп, Кырымга таба юл ачыла. Бу яу кырында якташыбызның отделениесе дошманның ике танкын, егерме солдатын юк итә. Үзләреннән ике тапкырга күбрәк, дигән сүз бит бу! Гаяз Хәсәнов үзе генә дә биш фрицны "теге" дөньяга озата. "Батырлык өчен" медале шул каһарманлыгы хакында сөйли.

    Совет гаскәрләре, дошманны куа барып, Перекопка һәм Азов диңгезенең Сиваш култыгына чыгалар. Ярның икенче ягындагы биеклектә немецлар ныгып урнашкан, безнең як аларга уч төбендәгедәй күренә. Сазлыклы култыкны кичеп чыгу мөмкин хәл түгелдер кебек тоела. Өстәвенә һава торышы да кырыслана: 12 градус салкыннар тора.

    Бернигә карамастан, төп көчләр алга кузгала. Бу хакта пехота батальоны командиры Иван Волковның мондый истәлекләре саклана: "1 ноябрь, иртәнге сәгать 4. Дөм караңгы. Аяклар ләмгә бата, тозлы су кием эченә үтеп кереп, тәннәрне өтеп-көйдереп ала. Башта сазлыкны билдән ерып бардык, аннары су муенга җитте. Бомбалардан һәм снарядлардан хасил булган чокырларга эләгеп, баштанаяк суга чумгаладык, күпләр - инде бөтенләйгә... Дәшмичә, ярсу белән алга атладык. Үзебез белән кораллар, сугыш кирәк-яраклары күтәреп бардык. Сазлыкның чиге юк кебек тоелды, немец снарядлары һәм бомбалары сугышчыларны бер-бер артлы "чүкеп" кенә торды. Һәм менә яр. Солдатлар, чабып ташлагандай, салкын, юеш комга аудылар. Селкенерлек тә көч калмаган, тозлы су аякларны, тәнне "ашаган" иде. Юеш киемнәр бозланып катты".

    Якташыбыз Гаяз Хәсәнов та шушы сафларда булган. Күз алдына китерүе дә кыен: ул үзенең солдатлары белән сүткән хәлдәге 45 миллиметрлы пушканы һәм аңа кирәкле сугыш кирәк-яракларын күтәреп алып чыккан. Шуннан соң берничә торак пунктны азат итүдә катнашып, егермеләп дошман солдатын юк иткән. Менә шушы батырлыгы өчен тәкъдим ителгән инде ул иң зур бүләккә. Югарыдагылар расламаганнар. Югыйсә, бу тәмугны кичкән һәр солдатка герой исемен бирерлек.

    Кырым өчен көрәш аеруча аяусыз булган, һәр метр җир өчен бик күп кан түгелгән. Севастополь каласын Сапун тавында ныгып урнашкан дошманның тоташ стенадай уты астында азат итәргә туры килгән. Гаяз Хәсәнов, пушкадан атып, әлеге таудагы 2 дзотны, 2 пулемет ноктасын, дошманның 11 солдатын һәм офицерын юк иткән. Шушы батырлыгы өчен III Дәрәҗә Дан орденына лаек булган. Бөек Җиңүне ул Венада каршылаган. "Венаны алган өчен" медале дә бар.

    Шунысы гаҗәп: өч ел буе ут эчендә йөреп, бер дә яраланмаган ул. Моны Аллаһка ышануы һәм һәрчак догада булуы белән аңлаткан. Венадан аны Совет һәм Англия гаскәрләре урнашкан Иран дәүләтенә җибәргәннәр. Алнашка ул 1945 елның декабрендә генә әйләнеп кайткан. Янә хәзерләүләр конторасына урнашып, тире склады мөдире булып эшләгән.

    Гаяз Хәсәнов тормышта бик тыйнак кеше булган. Бүләкләрен дә күрсәтмичә, сандык төбендә саклаган. Кызганыч, сугыштан соң ул нибары 15 ел гына яшәп калган. Салкын окопларда ятулар, бозлы Сиваш суын ерып чыгулар ничек эзсез үтсен, ди!

    Батыр якташыбыз Гаяз Хәсәнов онытылмасын иде. Аның исемен, Арпаяз авылының башлангыч мәктәбенә биреп, мәңгеләштерү яхшы булыр иде, минемчә.

    Кукмара туган якны өйрәнү музее фондыннан алынган мәгълүматларга караганда, Гаяз Хәсәнов 1907 елда районыбызның Арпаяз авылында дөньяга килгән. Аның бер кыз туганы, җиде абый-энесе булган. Гаилә ишле булса да, фәкыйрьлек күрмәгән, чөнки патша Россиясендә ир затларына имана җирләре бирелгән бит. Ә җир инде ул - ныклы тормыш нигезе, дигән сүз. Гаязга мәктәпкә йөреп, 7 сыйныф белем алу бәхете дә елмайган. Әмма 30нчы еллар башында, күрәсең, кулакларны сөрү сәясәте башланачагын сизеп, гаилә әгъзалары читкә китәргә мәҗбүр булган. Төп йортта өлкән абыйлары Әхсән генә калган.

    Гаяз Соликамск шәһәренең калий заводында, аннары Гознакның Краснокамскидагы кәгазь фабрикасында эшләгән, шуннан аны Ленинградка укырга җибәргәннәр. Әтисенең теләгенә каршы килмичә, зур каладан кайтып, әти-әниләренә якынрак урында - Удмуртиянең Алнаш авылында төпләнеп, хәзерләүләр конторасында эшли башлаган. 1937 елда Вятка Аланы районының Урта Шөн авылы кызы Бәрия Дәүләтшина белән кавышып, матур гаилә корган.

    фото: https://yandex.ru/clck/redir/EIW2pfxuI9g?data=UlNrNmk5WktYejR0eWJFYk1LdmtxdU9HMEpJSUJ4STZTY0VPUWQxeG9IeDVLU1pIX1FaZ1dmWG5CWEJPR0NscDdDYnJWd2ZkcGN2ZndBdlZtVFdvZFhMbGd4MDNybmpmckhFbmJPdEl5cVVHWUpUazdoVmhDTTVReV9hd0d4TzBFRGpyS2liemdIYUZiT3NBWURaM0dqRWFLRnoxLU9pMGJWNVMzcTJQRG5NdVZwNHJWRFU3b0pkNUwydUFPelZMaE11NU12LVZLY0pGaWN0OXlqT2w4Vm5yMFk4MUxtcHA3dVdSeFpjSE5JYw&b64e=2&sign=f6d1faa5c1c9ce0f20c5276d1dd1d7a7&keyno=0

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: