Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Сикәлтәле юллар аша килгән бәхет

    Кулымда чит-читләре таушалып, саргаем беткән кадерле истәлек- фотосүрәт. Аннан тормыш авырлыклары басса да, мөлаемлылыгын югалтмаган бер сөйкемле хатын-кыз һәм әнисенә елышып төшкән чандыр гәүдәле, зәп-зәңгәр күзле сөйкемле генә кыз карап тора. Бу нәни кыз - мине килен булып төшкән беренче көннән үк үз кызы кебек кабул иткән, киң күңелле, мәрхәмәтле...

    Кулымда чит-читләре таушалып, саргаем беткән кадерле истәлек- фотосүрәт. Аннан тормыш авырлыклары басса да, мөлаемлылыгын югалтмаган бер сөйкемле хатын-кыз һәм әнисенә елышып төшкән чандыр гәүдәле, зәп-зәңгәр күзле сөйкемле генә кыз карап тора. Бу нәни кыз - мине килен булып төшкән беренче көннән үк үз кызы кебек кабул иткән, киң күңелле, мәрхәмәтле кайнанам. Язмыш аны сынаса да, язмыш җил-бураннары адаштырырга теләп күпме генә тырышса да, адашып калмаган. Әйтерсең лә, килер көннәрнең якты булуы күңелеңә өмет өстәп, яшәү көче биргән аңа.

    Авыр, бик авыр була аның балачагы. Әтисе әнисен кыйнаганда нәни Факия шыңшып, әнисенең күлмәк итәгенә ябыша. Әтисе чыгып киткәч, әнисен кочаклап: "Әнием, мин сине генә яратам!" - дип юата. Ә әнисе нәни кызның бу сүзләреннән соң, күңеле тулып, тагы да катырак елый башлый. Әллә бәхетсез тормышын уйлап, әллә нәни кызының киләчәге өчен борчылып, күзләреннән чишмә кебек яшь ага.

    Ә беркөнне Факиянең әнисе авырый башлады. Йөзе саргаеп, ямьсезләнеп, күзләре моңсуланып китте. Әтисе дә нишләптер өйгә кайтмый. Факия әбисеннән ишетеп белә: әтисе икенче апа белән яши башлаган икән. Ул өйгә кайтмагач, өйдә рәхәт, тавыш чыгаручы юк. Тик менә әнисе генә урыныннан да тормыйча, бер ноктага карап ята. Кайчакларда нәни Факиянең чәченнән сыйпап, кочаклап ала. Ә үзенең күзләреннән мөлдерәп яшь ага.

    Иртәгәсен әнисе нигәдер озак йоклады. Нәни Факия әнисе янына килеп уятмакчы булды, әнисе генә нигәдер күзләрен ачмады. Күршедәге әби-апалар кереп тезелешеп утырдылар, нәни кызчыкка кайсы конфет, шикәр, кайсы прәннек, кайсы бакыр тиеннәр бирде. Ә әбисе нигәдер ул көнне гел елап йөрде. "Нигә елый бу әби? Әнә бит Факия күпме конфет, прәннек, шикәр, акча җыйды. Апалар чыгып киткәч, әбисе белән бергәләп тәмләп чәй эчәрләр", - дип сөенеп уйлады сабый. Ә җыелган акчаларга әтәч конфет алыр. Шундый татлы хыялларга чумган сабый йөрәге киләчәктә бу көннең тормышында иң авыр, иң ямьсез көннәрнең берсе буласын күз алдына да китерми иде әле.

    Әнисе үлгәч, Факия әбисе белән яши башлады. "Нужа йөге төялгән" арбаны бу нәни кызчыкка бәләкәйдән үк тартырга туры килде. Салкын туфрак суыта дисәләр дә, әнисен югалту Факияне, сары сагыш булып, гомер буе озата барды. Дөрес, мәрхәмәтле әбисе - тормышны күп күргән карчык, нәни оныгына ятимлеген сиздермәскә тырышты.

    Нәни Факия үзе дә бик тере, эшчән кыз булып чыкты. 11 яшендә, буе җитмәгәч, урындыкка басып, күәс чиләгендә камыр басты, сары гәрәбәдәй итеп идәннәрне юды, яраткане әбисенең яулыкларын ап-ак итеп юып куярга өйрәнде. Оныгының эшкә бик сәләтле икәнлеген күреп, әбисе бик сөенде. "Хезмәтне яратасың, тормышта югалып калмассың, балам" - дип чәченнән сыйпады.

    Һәрчак якты йөзле, үпкә-ачусыз, гади һәм риясыз булгангамы, бигрәк үз, бигрәк якын бәгырь кисәге. Ләкин үсә-үсә кызының моңсулануын, күзләренең яшьләнүен күреп, йөрәге сыкрый. Әтисенең исән булып та, урамда очраганда да кызына карамыйча узып китүен, нәни Факиясенең "Әти!" дип аның кочагына ташланасы килүен дә, яраткан әнисенең бик еш төшләренә керүен дә, иптәш кызларына сер бирмәскә теләп шаярып-көлеп сөйләшүен дә, ә кайбер көннәрдә әнисен сагынып, чарасызлыктан сыгылып төшеп, кычкыра-кычкыра елауларын да сизә, бик яхшы сизә шәфкатьле күңелле әбисе. Ятимә кызның күзләре кызарган көннәрдә, ул да елап ала, ләкин сер бирергә ярамый, йөрәгенә кан сауса да , оныгын, яшьләрен күрсәтми генә: "И, бала, бала... Якын кешең вафат булган көнне йөрәккә кырык шырпы кадалыр, көн саен берәрсе төшә барыр, ахырдан берсе гомерлеккә калыр", дигән борынгылар. Берни эшләр дә хәл юк. Алла сабырлык бирсен". Бу сүзләрне әйткәндә, әбисенең йөрәгендә "ничә шырпы кадалып торганын" Факиянең нәни йөрәге каян, ничек сизсен? Аның бары тик әнисенең йөрәгенә ишетерлек итеп: "Ник ташлап киттең, әни, бәгърем, ник?" - дип өзгәләнеп кычкырасы гына килә. Әнисен бик күрәсе килгән көннәрдә Факия авыз эченнән генә:

    Әнкәемнең алтын сүзе

    Җанга уеп салырлык.

    Авыр чакта, кызым, сиңа

    Бирсен Аллаһ сабырлык", - дигән юлларны кабатлый. Әйе, яшьтәшләрен әти-әниләре күкрәкләренә кысып сөйгәндә, бер читтә әрнеп карап торуның никадәр авыр икәнен кем аңлар икән? Аллаһе Тәгалә аңлап, сабырлык, җиңеллек бирсә генә инде.

    Бәхет... Кемгәдер ул җиңел һәм колачлап бирелә, ә кемдер аны зур сынаулар, сикәлтәле авыр юллар аша үтеп, өлешләп кенә ала. Әйе, Факиягә дә бәхет сикәлтәле юллар, зур сынаулар аша гына бирелде. Яраткан әбисенең үлеме, җиткән кызның берүзе курка-курка яшәве, 14 яшьтән фермада бозаулар каравы...

    Гомер - мизгел... ничек яшәсәң дә аккан судай уза да китә ул. Шуны аңлап, Факия дә әбисенең, әнисенең исеменә тап төшермәскә теләп, бөтен күңелен хезмәткә салды. Нинди генә эшкә кушсалар да, бер эштән дә куркып калмыйча, чын күңелдән тырышып эшләгән бу туры сүзле, гадел, эшчән кызны авыл халкы үз итте, хөрмәт итте.Тырыш хезмәте нәтиҗәсендә бик күп Мактау кәгазьләре,бүләкләр белән бүләкләнде ул. Бу уңган кызны авылның изге күңелле Нәбиулла исемле егет үзенә яр итте. Очын-очка ялгап яшәсәләр дә, парлы булуга, авыр чакта таянычың булырдай ирең янәшәдә, берсеннән-берсе уңган балаларың булуга ни җитә? Авыл халкына үрнәк булырлык дус, тату яшәгән, алтын куллы балалар үстергән бу гаиләне ничек бәхетле димисең?

    Ятимә кыз корган гаиләнең тамырлары тирән, кәүсәләре нык, ябалдашлары куе.

    Мөнәвәрә ШӘФИГУЛЛИНА, Зур Сәрдек авылы

    фото: http://dina546.my1.ru/blog/pamjatka_po_ukhodu_za_novorozhdennym/2014-04-06-1

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: