Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Шәһәр уртасында

    Шәһәрнең кайнап-гөрләп торган уртасында үз йорты белән яши ул. Бер ягыннан автомобиль юлы үтә, шалтыр-шолтыр килеп, трамвайлар йөреп тора, икенче ягында күккә ашкан күпкатлы йортлар тезелеп киткән. Ул дигәнем - яше җитмешкә якынлашкан чандыр гәүдәле татар карты. Хәер, өлкән яшьтә дип уйламассың да үзен. Яшьрәк күренергә теләпме, шәһәрчә киенүеме: җәен...

    Реклама

    Югары каттагы фатир тәрәзәсеннән караганда әлеге хуҗалыкның шактый зур икәне күренә. Йорты ярыйсы ук иске булып, бүрәнәләре каралып китсә дә, әле нык булырга охшаган. Каршысында галәмәт биек, киң ябалдашлы юкә агачы үсә. Ботакларын тирә-якка җәеп, биредәге тормышны ят күзләрдән яшерергә омтыла кебек ул. Мөгаен, бу юкә йортның үзеннән дә күпкә өлкәнрәктер.
    Ишегалдындагы каралты-кура да яңа түгел. Кырыйларына, түбәләренә иске-москы такталар, башка әйберләр өелгәнлектән, аларның абзармы-сараймы икәне аермачык күренми. Якын-тирәдә яшәүче кайбер кешеләр, фатирларына ремонт ясаганнан соң, ташларга җыенган иске ишекләрен, тәрәзә рамнарын, искергән яки "мода"дан чыккан карават-диваннарын, шифоньерларын бирегә китерә. Хәстәрле хуҗа аларны ишегалдына өеп-җыеп бара, кайчан үзе дә ташланганны кыстырып кайта. Тормыш булгач, һәр нәрсәнең кирәге чыгуы бар, дип уйлыйдыр инде.
    Тик торырга яратмый, күрәсең, бу йорт хуҗасы. Бозаулар асрап интекмәс иде, югыйсә. Аларны йорт тирәсендәге чирәмлеккә чыгарып арканлаганын күргәнем булды. Шәһәр балаларына кызык уенчак яшь бозауларны күзәтү! Калган аш-суны, икмәк сыныкларын чүплеккә озатмыйча, бирегә китереп бирүчеләр дә бар, моның өчен карт капка төбенә махсус савыт куйган. Үзе якын-тирәдәге үләнне дә әрәм итми, чалгы белән чабып алып керә. Шулай итеп, шәһәр үзәгендә елына берничә бозау симертеп, ит сата икән. Пенсиясенә шәп өстәмә бу. Ишегалдының бер почмагына бәрәңге утырткан, яшелчәләрне дә үзенә җитәрлек итеп үстерә. Ялгыз башына күп кирәкмени!
    Картның шулай аерым хуҗалык булып, үз көенә гомер итүенә кызыгып караучылар юктыр, димим. Тар фатирга караганда үзеңнең иркен ишегалдың, бакчаң эчендә яшәү начар түгел бит. Өстәвенә әлеге өй эчендә барлык уңайлыклар бар икән, шәһәр суүткәргеченә һәм канализациягә тоташтырылган. Быел картның улы йорт-җирне өр-яңадан профнастил койма белән әйләндереп алган.Чикләрне бераз зурайткан да кебек тоела.
    Бу шәхси хуҗалык шәһәр дигән зур диңгездәге кечкенә утрауны хәтерләтә. Ә куе бөдрә чәчле карт үзе Робинзон Крузоны искә төшерә.
    Мин аны юлымда бер генә тапкыр очраттым. Өеннән сирәк чыга, кеше күзенә артык күренеп йөрми икән ул. Үзенең көн күрмеше турында язарга омтылган журналистларны якын да китерми, диләр, шуңа күрә мин дә әрсезләнеп маташмадым. Тик шунысы кызык: картның тормышы беркемгә дә сер түгел, ахры. Мине утырткан такси шоферы: "Ә-ә, ул картны әйтәсеңмени? Күпне өмет иткән ул, шуңа аздан коры калган", - диде.
    Бу урында күп еллар элек авыл булган. Шәһәр төзелеше башлангач, фатирларга күченергә тәкъдим иткәннәр. Нишләсен халык: гомер иткән өйләрен җимерүгә, авылның юкка чыгуына риза булып күченгәннәр инде. Бәлки, каршы килүчеләр дә булгандыр арада. Бу карт кына (ул чакта ир уртасы булган) форсаттан файдаланып калырга уйлаган: өч фатир бирүләрен таләп иткән. Шул рәвешле балаларын да фатирлы итмәкче булгандыр. Шәһәр башлыкларына аның нәфесе ошамаган. Шулай итеп, бу йорт ялгызы утырып калган. Әмма карт оттырган дип әйтеп булмый: аның участогы чама белән егерме миллион сум торырга мөмкин, диләр. Баксаң, миллионер икән бу агай. Подъезд төбендә бер яшь хатынның икенчесенә:
    -Вәт бу бай картны кармакка эләктерсәң, шәп булыр иде, - дип сөйләнгәнен ишетеп калдым бервакыт. Кылын чиртеп караучылар да бардыр әле.
    Карт үзе ни уйлыйдыр, анысын белгән юк. Бер бүлмәсенең тәрәзәсендә генә ут сүнми, төннәр буе яна. Ялгызы йокларга куркамы, үткән тормышын, хәләлен юксынамы, җир йөзеннән бетереп ташланган авыл урамнарын сагынамы... Әллә аяк терәп сорарга иде фатирларны, дип үкенәме икән?

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: