Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Шәмсенур әбинең йөрәге боларның барысына да ничек түзде икән?

    Якты дөнья йөзеннән киткәненә инде шактый еллар булса да, Зур Кукмара авылында яшәгән Шәмсенур әби Хәернасова хәтеремнән җуелмый. -Мин үлемнән курыкмыйм, чөнки үземне ни көткәнен беләм. Зиратта да тормыш бар, анда минем ап-ак бүлмәм булачак. Бу хакта Кукмарада мәрткә китеп уянган хатыннан белдем, ул "теге" дөньяда ни күргәннәрен бәян иткән...

    Якты дөнья йөзеннән киткәненә инде шактый еллар булса да, Зур Кукмара авылында яшәгән Шәмсенур әби Хәернасова хәтеремнән җуелмый.

    -Мин үлемнән курыкмыйм, чөнки үземне ни көткәнен беләм. Зиратта да тормыш бар, анда минем ап-ак бүлмәм булачак. Бу хакта Кукмарада мәрткә китеп уянган хатыннан белдем, ул "теге" дөньяда ни күргәннәрен бәян иткән иде, ләкин бу хакта сөйләргә ярамый,- диде ул миңа. Шулай итеп, серне үзе белән мәңгелеккә алып китте ул.

    Шәмсенур әби үлемнәр белән күп тапкырлар очрашкан, йөздән артык авылдашын дини йолалар буенча соңгы юлга озаткан, аларның кайгыдан сыгылып төшкән якын кешеләрен юатырдай сүзләр таба алган хөрмәтле зат иде. Мәетләрне юу өчен кыю йөрәкле булу кирәк, әлбәттә. Саваплы гамәл булса да, моны һәркем булдыра алмый. Фаҗигале төстә үлгән кешеләр дә булган бит арада. Шәмсенур әбине ачы язмышы чыныктыргандыр, дип уйлыйм.

    ...Дәһшәтле Бөек Ватан сугышы башланганда яше 30га да җитмәгән Шәмсенурның Кукмара киез итек фабрикасында эшләгән чагы була. Көнне төнгә ялгап, "Барысы да җиңү өчен!" дип, икешәр смена рәттән эшлиләр. Тик җиңүгә кадәр әле ерак, сугышның төпсез канлы авызы корбаннарын йота тора.

    1942 елның салкын кышында Шәмсенурның 3 һәм 5 яшьлек сабыйлары үлеп китә. Икесе дә бер көндә. Ничек түзгәндер ана йөрәге ул кайгыга? Җирләргә дә җибәрергә теләмәгәннәр бит эш урыныннан. "Бар, әмма соңыннан үзеңә авырлыклар тумасын",- дигәннәр.

    Ул хәсрәтле көннән соң, ике-өч ай үткән микән, райкомда эшләгән ире авырып, урын өстенә егыла. Аның соңгы көннәре якынлашканын тоеп, Шәмсенур фабрика директорыннан өч көн ял сораган. "Мин сине өч көнгә җибәрсәм, 600 солдатыбыз фронтта яланаяк йөрерләр бит",- дигән җитәкче.

    Беркөн яшь хатын, күңеле нидер сизеп, эшен ташлый да, өенә йөгерә. Кайтып керүгә иренең әле суынып бетмәгән гәүдәсенә каплана...

    Эшеннән рөхсәтсез киткән өчен Шәмсенурны дүрт айга ирегеннән мәхрүм итәләр. Бары алты айдан соң гына , аягын сындырган килеш, таякка таянган хәлдә көч-хәл белән өенә кайтып егыла ул. Шул көе, бер ел буе юньләп йөри алмыйча, урын өстендә ята.

    Кыска гына вакыт эчендә гаиләсен югалткан хатынга кая барырга? Әлбәттә, Кукмарадагы балалар йортына. Юаныч таба алмый бәргәләнгән җанының җылысын, барлык назын ул язмыш тарафыннан рәнҗетелгән үксез сабыйларга бирергә тели.

    Балалар йортында эшләгән еллары (1944-1951) Шәмсенур әбинең йөрәгенә тирән уелып калган. Күп еллар үтүгә карамастан, һәрбер диярлек баланы хәтерендә саклавын сөйләде ул. Шул чакта йөзендәге җыерчыклары язылып киткәндәй булды, күзләренә җылы нурлар иңде. Тик бераздан бу күзләргә моң сарылды.

    -Кайчак уңайсызланып та куям озак яшәвемнән. Шул сабыйларның гомерләрен яшим кебек, - дип, шомлы елларда дөньяның ни икәнен дә белми үлеп калган нарасыйларны искә төшереп, көрсенеп куйды.

    ...1944 елның кышы. Чатнама суыклар. Балалар йортының барлык эшчеләре утын юнәтү белән мәшгуль. Кешеләр яшәми торган иске йортларны сүтеп алып кайталар, кисәләр, яралар. Әмма болай табылган утын гына зур бинаны җылыта алмаган шул. Шуңа күрә хәйләгә керешми булмаган: кайчак авыл урманнарыннан райком өчен дип агачлар кисеп алып кайтканнар.

    Шул кышны балалар йортына читтән унике күкрәк баласын алып киләләр. Хезмәткәрләр сабыйларга, бүлмәдәге салкыннан күшеккән куллары белән угалап, тыннары белән җылытырга тырышып, башка киемнәр кидертәләр. Ә икенче көнне бәбиләрнең барысы да чирләгән була.

    Шәмсенур, ут кебек кызышкан бичараларны күкрәгенә кысып, бер-бер артлы дәваханәгә илтә. Кайберләре юлда ук, хатынның кочагында җан бирәләр. Аларны инде дәваханәдә кабул итмиләр, кире балалар йортына да алып кайтырга ярамый. Шәмсенур, дәваханәнең төзелеп бетмәгән урынында бер бүлмә табып, күз яшьләре аша барлык белгән догаларын укып, һәр сабыйның гәүдәсен юа да, рус зиратына илтә. Анда балалар йорты өчен участок бирелгән була, каравылчы Миннехәй белән нәни гәүдәләрне шунда җирлиләр.

    Сабыйларның дәваханәгә ятарга калдырылганнары да озак тормый, үлеп бетә. Шәмсенурга унике баланы да бакыйлыкка озатырга туры килә.

    Шул вакыттан соң ике ай да үтмәстән, балалар йортына унике хатын-кыз килеп керә. Алар үзләренең балаларын эзли икән. Йөрәк парәләренең җир куенына керүләрен белгәч, хәсрәтләнүләренең чиге булмаган. Арада берсе идәндә тәгәри-тәгәри елаган, "Зинһар, каберен булса да күрсәтегез",- дигән.

    Сөйләүләренчә, имчәк балалары булу сәбәпле, эшкә чыкмаган икән алар. Шуннан соң бәбиләрен тартып алганнар, ә үзләрен колониягә озатканнар. Шикаятьләре тиешле урынга барып ирешкән, күрәсең, бераздан бу хатыннарны азат иткәннәр.

    Мондый хәлнең кайда булганын исендә калдырмаган Шәмсенур әби. Йөрәк өшеткеч башка вакыйгалар да җитәрлек иде аның хәтер янчыгында. Берсен генә сөйлим. Бервакыт үтеп баручылар зират эчендәге кызчыкны күреп алалар. Бу нәни җан иясе башта сөенә-сөенә чәчәкләр белән уйнап утырган, ә аннан куркып елап җибәргән. Аны балалар йортына алып кайтып, русча исем кушалар. Бераз үскәч, өч яше тулган сабыйлар белән Казанга озаталар.

    Күпме үксезләрне кочагына алып сөйгән, елаганда күз яшьләрен сөртеп юаткан, алар белән шатланган, ана җылысын бирергә тырышкан Шәмсенур әби дөньяда юк инде. Үзе алдан ук күзаллаган ап-ак, якты бүлмәдәдер аның ахирәттәге урыны. Ә соңгы урыны, шәт, җәннәттә булыр.

    Элеккеге балалар йорты бинасында хәзер 10нчы районара салым хезмәте һәм җәмәгать суды урнашкан.

    фото: http://voshod-chr.livejournal.com/256230.html

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: