Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • "Шигърият - күңелләрдә туган якты нур ул"

    Хәле булса, кеше җирдә мәчет сала, Кеше китә, ядкарь булып мәчет кала. Кайберәүләр ташлар түши олы юлга, Мәңгелеккә юллар сала борма-борма. ...Шигырь укый Тәслимә ханым. Зал тын да алмый, әсәрләнеп, аның күңел җәүһәрләрен тыңлый. Әнә, Янсуфый чишмә табып, иң беренче ут тергезеп учак яга, авылга нигез сала. Көянтәле яшь киленнәр,...

    Хәле булса,
    кеше җирдә мәчет сала,
    Кеше китә,
    ядкарь булып мәчет кала.
    Кайберәүләр
    ташлар түши олы юлга,
    Мәңгелеккә
    юллар сала борма-борма.
    ...Шигырь укый Тәслимә ханым. Зал тын да алмый, әсәрләнеп, аның күңел җәүһәрләрен тыңлый. Әнә, Янсуфый чишмә табып, иң беренче ут тергезеп учак яга, авылга нигез сала. Көянтәле яшь киленнәр, әлеге чишмәнең изге суын алып кайтып, бер-бер артлы шук нәниләр таба. Авыл үсә, ике мәчет калка... Авыл халкы исә бик күп төрле һөнәр белгән, эрләгән, тукыган, бау ишкән.
    Ихластан ташып чыккан хисләрне тыңлаганда бар да күз алдына килеп баса - хәтфә төсле яшел үлән, җанга рәхәтлек бирә торган бөтнек исе килеп киткәндәй була. Тәслимә ханым безнең тарихыбыз, яшәешебез турында әнә шулай шигъри телдә яза, оста итеп сөйли. Тыңламас җиреңнән тыңларсың. Ә бу фикерләрне әйтү өчен туган туфрагың белән араны суытмау, табигатькә, аның һәр үләне, бөҗәгенә гашыйк булу, чын мәгънәсендә табигатъ баласы булу кирәк.
    Янсыбы авылы кызы, бүгенге көндә чал тарихлы Алабуга шәһәрендә яшәп ятучы Тәслимә апа Кәримова белән район Мәдәният йортында үткән "Авылның кадерен белик" дип аталган фольклор фестивальдә танышкан идек. Зур Кукмара, Янсыбы, Иске Йорт авыллары үзешчәннәре белән берлектә әзерләнгән кичәдә катнашып, үзенең шигырьләрен укыды ул. Тамашачылар, әйткәнемчә, аның иҗатын бик җылы кабул иттеләр. Тәслимә ханымның тормыш һәм хезмәт юлы, шигьрият, шигырь тугандагы эчке кичерешләр турында сөйләшүебезне икенче көнне редакциядә дәвам иттек.
    Элеккеге елларда Янсыбыда бау ишү цехы булуы, аның даны еракларга таралуы, сугыш вакытында да әлеге цехта үрелгән бауларның киң кулланылуы турында хәзер бик аз кешеләр генә беләдер. Тәслимә ханымның әтисе байлардан калган әлеге цехта җитәкче булып эшли. Соңыннан урта мәктәпне тәмамлаган кызына җитәкчелек эшен тапшыра да, үзе лаеклы ялга китә. Шулай итеп, 17 яшьтән кызның хезмәт юлы башлана. Химия фәненнән данлыклы педагог Нәсимә апа Афзалованың белем бирүе тәэсире булгандырмы, цехта эшләве белән беррәттән яшь кыз КДУның химия-биология факультетына да читтән торып укырга керә. Диплом алгач, Байлангар урта мәктәбендә балаларга белем бирә башлый.
    Сөйләшә-сөйләшә сүзебез янә балачакка, мәктәп елларына барып тоташа. Мәктәптә укыган чорда Тәслимә апа спортчы буларак та танылу ала.
    -Янсыбы башлагыч мәктәбен тәмамлагач, мин Кукмара 1нче урта мәктәбенә йөреп укый башладым. Авылдашым, сыйныфташым Рәкыйп белән иртәнге сәгать 6нчы яртыда җәяүләп укырга чыгып китә идек. Кышларын чаңгы белән йөрдек, физик яктан нык булып, чыныгып үсүемнең файдасыдыр инде, спортка тартылып киттем. Яшь кенә физкультура укытучысы Хәйдәр Измайлов ярышларга йөртә башлады. Чаңгы буенча 1 разрядым бар иде. Казанда үткән бәйгедә җиңеп, сыйныфташым Габдрахман Һадиев белән 1967 елда, Татарстан данын яклап, Мәскәүгә кадәр бардык. Россиянең төрле почмакларыннан килгән 54 команда арасыннан 11нче урынны алган идек, - дип, ул чакларны елмаеп искә алды әңгәмәдәшем. - Йөгерү буенча 200, 500 метр дистанцияләрдә республикада I урыннарны алганны хәтерлим.
    Байлангарда укыткан чорда ул сыйныфташы, Сазтамак егете Фәһимгә кияүгә чыга һәм Кайбыч сельхозтехникасында баш инженер булып эшләүче ире аны үзе белән алып китә. Тәслимә апага Кайбычта чын мәгънәсендә үзен яхшы, белемле укытучы икәнен күрсәтергә, расларга туры килә. Чөнки ул район халкы арасында "көчле" дигән дан алган, атказанган исеме булган укытучы урынына эшкә урнаша. Кайбычта 10 ел эшләү дәверендә Тәслимә ханым мәктәп бакчасын республикада алдынгы бакчаларның берсенә әверелдерә, сценарийларын үзе язып, төрле тематик кичәләр үткәрә, Байлангарда укытканда да, Кайбычта да стена газеталары өчен шигырьләр яза, укучыларда химия-биология фәннәренә карата кызыксыну уяту өчен вакытын да, көчен дә кызганмый. Укучылар да аның дәресләрен көтеп ала. Күкебаш, сәрдәнә, җилдәк кебек без белгән һәм белмәгән үлән-чәчәкләр турында шигъри телдә укытучы-шагыйрә апаң сөйләсен әле, дәресне белмәс җиреңнән белерсең.
    Фәһим абый Алабугадагы сельхозтехника берләшмәсенә баш инженер вазыйфасына эшкә алынгач, гаилә Алабугага күченеп китә. Кызганычка каршы, берничә елдан иптәше фаҗигале төстә вафат була, Тәслимә апа 3 баласы белән тол кала. "Акыллы, булган кеше, математикадан бик көчле иде иптәшем. Аның да фикерен белергә теләп, мин аңа шигырьләремне укый идем. Кирәк чакта төзәтте, кирәк чакта үсендереп җибәрде ул мине", - ди Тәслимә апа, үткәннәрне искә алып.
    Сөйләшүебез үзеннән-үзе шигърияткә ялганып китә.
    -Шигърияткә мин кечкенәдән гашыйк. Яшь вакытта күбрәк мәхәббәт, табигать күренешләре турында язасың инде ул. Ил, халык, җир язмышы, дуслык темаларын да каләм тибрәтүче кем генә читләтеп узар икән?! Лирика синең күңелеңдә бит ул. Хисләр белән эш итәм: ә аны тотып та, йөгәнләп куеп та булмый, ул йөрәк белән бәйле. Әдәбиятның көче турында сөйләшкәндә сафлык, игелеклелек, шәфкатьлелек күз алдына килеп баса, - ди әңгәмәдәшем. - Шигърият - иңнәрдәге канат, күңелләрдә туган якты нур, илһам тулы чишмә, йөрәктәге сагыш ул. Шигырь көтмәгәндә, уйланып тормаганда да туарга мөмкин. Хәтерлим әле, берсендә кыш уртасында трамвайда барам, ә күңелемдә шигырь "бөреләнә". Берзаман карасам, вагонда беркем юк, трамваем депога кадәр барып җиткән. Шигъриятне яратуым Маһиәсма әбиемнән күчкәндер дип беләм, әни җырларга яратса, әби тарихны белә һәм бик тапкыр карчык, татар халык әйтемнәре аның ирен читләрендә генә "эленеп" тора иде.
    30 ел буе балаларга белем биргән, "РСФСРның мәгариф отличнигы", әйдәп баручы укытучы исемнәрен алган якташыбыз 1992нче елдан бирле "Чулман" әдәби-музыкаль иҗат берләшмәсенең әгъзасы булып тора. Тәслимә апа шигырьләренең күбесен яттан белә. Иҗаты төрле елларда "Мәгариф", "Аргамак", "Сөембикә" журналларында, "Ватаным Татарстан", "Шәһри Казан", "Хәзинә", "Алабуга нуры" газеталарында, төрле җыентыкларда басылып чыккан. Үзенең "Энҗе чәчәк", "Исми тор, вакыт җиле" исемле шигырьләр җыентыгы нәшер ителгән.
    Тәслимә ханым бүгенге көндә лаеклы ялда булса да, тик тора белми: аны Алабугада үтә торган төрле кичәләрдә, мәктәпләрдә чыгыш ясарга чакыралар. Тургай моңнарын тыңлый-тыңлый җәяүләп бакчасына китә, тегә, бәйли, балалары, оныклары өчен кадерле әни, әби булып яши.
    Иҗат чишмәгез алга таба да ургылып торсын сезнең, Тәслимә ханым.
    P.S. Авторның башка шигырьләрен газета сайтыннан укырга мөмкин (шигърият рубрикасында)

    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: